Барысы да без уйлаганча килеп чыкты...
Айгиз Баймөхәммәтов повестыннан өзек.
Барысы да без уйлаганча килеп чыкты. Дәваханәдән чыккач та, күпкатлы йортлар арасына кереп, күздән югалдык. Хәзер менә тотып карасыннар! Кешеләрдән юлны сораша торгач, автовокзалга барып чыктык. Ул шәһәрнең читендә урнашкан. Бу җирдә элегрәк булганым бар иде, шуңа да алдагы юлны яхшы беләм. Авылыбызга хәтле утыз километрлап ара бар. Юл да бормалы гына, берничә тауны менеп төшәргә кирәк.
Автовокзал янында машина туктатып маташуыбыз юкка булды. Дүртебезгә моннан утырып китүе җиңелдән түгел шул: я урыны юк, я теләге. Аптырагач, җәяү китәргә булдык.
Көннең аяз торуы кәефне күтәреп җибәрде. Кояшкай шулкадәр шаян булып чыкты. Безнең белән уйный, битне кытыклый. Машиналар җилдереп үтеп тора, алардан соң тузан гына тузып кала. Ә без, дүртебез, татлы уй-хыялларга чумып, авылыбыз ягына атлыйбыз.
Күпме барганбыздыр, белмим. Кояш апа да шаярудан туктады, бездән ераклашты. Алга барган саен атлавы да кыен. Арыгач, юл читенә утырып, ял итәргә булдык. Тавыш килгән якка карасам — милиция машинасы! Йөрәк жу итеп калды. Мөгаен, безне эзлиләрдер. Ярый әле ерактан күреп калдым. Әтү әллә нәрсә эшләтерләр иде безне! Иң кечебезне кулыма алдым да, күмәкләшеп куе урман арасына кереп яшерендек. Үзебез читтән генә күзәтеп торабыз. Уф, ярый әле милиция безне күрми үтеп китте.
— Апа, әйдә юлдан бармыйк. Тотып алсалар, — дидем куркып.
— Мин дә шулай уйладым, Ильяс, — диде Алия. — Ярый әле качып өлгердек. Тотсалар, шунда ук детдомга алып китәрләр иде. Кыен булса да, урман эченнән барыйк инде.
Чынлап та, атлавы авыр булып чыкты. Я ботакка эләгеп егыласың, я үтә алмаслык куаклыклары очрый. Ничек кенә кыен булмасын — юлга чыгарга ярамый. Түзгәнгә — түш, диләр бит. Менә хәзер шушы тауның түбәсенә генә менеп җитсәк, азак атлавы җиңел булачак.
— Апа, арыдым! — Шушы сүзләрне Зөлфирә елап, еш кабатлый башлады.
Тәүдә — мин, арысам, Алия аны җилкәсенә утыртып алып бара. Текә тауга күтәрелә башлагач, үзебезнең дә хәл бетте. Сеңлебез ничек кенә мыжымасын, аны күтәреп йөртү хәлдән килми иде.
— Әлү! — дип, урманны яңгыратып кычкырып җибәрде Алсу. — Бүтән атлый алмыйм, аягым авырта. — Качканда, бүтәннәр алдында шик тудырмас өчен җиңелчә киенгән идек. Алсу аягына чүпрәк тапочка гына эләктергән. Ул юлда таушалып, ертылып бетте. Авыртса да, безгә әйтми түзеп килгән икән. Карап җибәрсәк — табаны ярылып беткән, аннан кан тамып тора. Алия үзенең күлмәгенең аскы өлешен шарт итеп ертып алды да, юл яфрагын салып, Алсуның ярасын бәйләде.
Хәзер инде күпкә җайрак атлыйбыз. Кечебез елаудан туктамый:
— Әткәй, син кая? Әткәй, мин арыдым. Килеп ал безне...
Элек әткәй белән урманга барырга ашкынып тора идек. Ә бүген киресенчә, агачлар шыгырдавы, тукранның тукылдавы күңелгә шулкадәр шом сала.
— Кар-р-р! Кар-р-р! Кар-р-р! — Шушы йөрәкне өтеп алырдай тавыш бездән калышмый. Каян килеп чыккандыр бу карга? Җитмәсә, үзе зур, кап-кара төстә. Без барган җирдә агач башына менә дә каркылдарга тотына. Ул яхшылыкка түгел, диләр иде авылда. Шуңа да карга — иң курыккан кошыбыз. Ә ул бездән калышырга уйламый да. — Кар-р-р! Кар-р-р! — дип, баш очында әйләнә дә әйләнә.
— Апа, мин куркам! — ди Зөлфирә, туктаусыз елаудан калтыранып. — Ул килеп күзне чукыр, азак мине урлар. Куркам, аннан куркам! Әткәй, коткар инде! — Без аны тынычландырырга тырыштык.
Тау башына менеп җиткәндә генә, кинәт көн бозылды да куйды. Әллә каян кара болытлар килеп чыкты, тирә-як та караңгылана төште. Тәнне өшетеп, салкын җил исте. Күк күкрәп, яңгыр ява башлады. Ә яшене шулкадәр котыра: я алдан, я арттан ялт-йолт итеп кала. Аның дөбердәвеннән бөтен дөнья селкенеп куя кебек. Элек яшен вакытында без, юрганга төренеп, куркып кына ята идек. Ә монда бит ышыкланырга урын да юк. Тиз арада
лыч суга баттык. Эт көчекләре аналарына сыенган кебек, без дә юан карагай төбенә ышыкландык. Бер-беребезне җылытырга тырышып, дүртәүләшеп кочаклашып утырдык. Иреннәр күгәреп бетте, тешләр тешкә тими, тән туктаусыз калтырый. Алия, Алсу һәм мин авыр булса да, еларга тырышмыйбыз. Ә Зөлфирә сыктап елый да елый. Шуңа да тавышы да бетә башлады, бахырның.
Тәнебездә коры урын калмады. Ичмасам, яшене беразга тынсачы! Әнә ничек утлы кылычы белән уйный! Бездән йөз метр чамасы алдарак бер каен, дөбер-шатыр килеп, җиргә ауды. Аннан очкыннар чәчрәп киткәндәй булды.
— Хәзер безнең агачны да егачак! — дип кычкырып җибәрде Алсу.
Куркышыбыздан юлга йөгереп чыктык. Бәхетебезгә күрә, шушы мәлдә машина килеп туктады. Эчендә ир белән хатын утыра иде. Дүртәүләшеп, машина очравына ышанып бетә алмый, тиз генә артка утырдык. Тешләр-тешкә тими, калтыранышып, утырганыбызны күреп, тегеләр төпченеп тормады. Кайсы урамда яшәвебезне сорап, өебезнең алдына ук китереп куйдылар.
— Ярар, башка алай урманда ялгыз йөрмәгез, — диде абый. — Сау булып торыгыз.
Авылыбызда яңгыр булмаган. Өйне күргәч, күздән яшьләр бәреп чыкты. Туган йортыбыздан да кадерлерәк урын юк икән. Бүтән өебездән аермасалар ярар иде — бар теләгем шул булды.
Йортыбыз бикле, димәк, туганнарыбыз шәһәргә укуга киткән. Зур йозакны берничек тә ача алмагач, безне шәһәргә җибәрмим, дип талашкан Гөлнара апага бардык.
— Уй-й, балакайларым. Килдегезме? Сезнең турыда уйлана-уйлана йөрәгем калмады, — диде күрше, безне тупылдатып сөеп. — Әйдә, юрганга төрим әле сезне. Үрдәк ите белән аш пешергән идем. Хәзер ашап алырсыз.
Көне буе ризык күрмәгәч, өстәлдәге сый-хөрмәттән иреннәремне чупылдатып ялап алдым.
— Ә безнекеләр кайда ул? — дип белештем апа-абыйларым хакында.
— Бүген иртәнчәк кенә шәһәргә укырга киттеләр. Уку елы тәмамланырга тора бит. Имтихан бирергә кирәк, диделәр. Алар кайтканчы үзем сезне карап торырмын әле. Шөкер, ризык җитәрлек...
Тамакны туйдырып, җылынып, тәнгә бераз хәл кергәч, өйгә кайтырга булдык. Йозакны Гөлнара апа үзе ачып бирде. Дәү гәүдәле күрше, күп уйлап тормый, йозакны суырды да ташлады.
Өйнең җаны була диләр, шул дөрестер. Балкып торган йортыбызны алыштырганнармыни! Стеналар да, мич тә, караватлар да моңсуланган кебек.
Безнең чыр-чу тавышыбызны ишетмәгәнгә әйберләр дә күңелсезләнә микән?
Элеккедәй өйдә астын-өстенә әйләндереп, шаркылдап көлеп уйныйсы да килмәде. Йорт эчендә генә түгел, күңелдә дә зур бушлык иде.
Зөлфирә сеңлем өйдә урнашкан тынлыкны бозды:
— Әткәй, әнкәй, без кайттык, — диде, аларның стенадагы фотосына карап. Шуннан башын безнең якка борды. — Әйдәгез, әнкәйне дә, әткәйне дә алып кайтыйк. Алар да безне сагынган инде. Иртәгә үк алып кайтыйк, ярыймы...
һәрберебез үз урынына йокларга ятты. Ә иртәгә таң белән торып, тугайга барачакбыз. Анда безне берәү дә тапмас. Детдомга алып китәм дип килгән кешеләр ул якны белми дә. Әткәй белән әнкәйне дә нык сагындырды, авыл очындагы зиратка да барырбыз. Таң гына атсын! Шул хакта уйланып ята торгач, татлы йокыга талганмын.
АЙГИЗ БАЙМӨХӘММӘТОВНЫҢ "КАЛДЫРМА, ӘНКӘЙ!" ПОВЕСТЫННАН.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев