Көмеш кыңгырау

Балык җене кагылган Ильяс

Нурсолтанның әтисен авыл халкы «балык җене кагылган Ильяс” дип йөртә. Күпме генә тырышса да, Нурсолтан бу сүзләрнең мәгънәсенә һич төшенә алмый.

Ярар балыгын аңлый, анысы суда яши. Ә менә җен дигәннәрен күргәне юк бит аның. Әбисе дә: “Җен” сүзен җенем сөйми, син дә әйтмә, үз исемнәрен ишетүгә яныңа килерләр дә, начарлыкка котыртырлар ул имансызлар,” – ди. Аңламассың инде, әтиемә кагылганнар, ә минем янга нишләп килергә ярамый аларга, ә?
Нурсолтанның әтисе бит бик яхшы кеше. Аны өйдә дә, эшендә дә гел мактап кына торалар. Урамга чыккач та: “Әтиең кебек акыллы батыр бул!” – диләр Нурсолтанга. Ул кечкенә булса да, шулар турында уйлый-уйлый аптырап бетә. Нурсолтанның әтисе әз генә вакыты булса, балыкка барырга ярата. Иртә дими, кич дими, салкын дими, кыш дими, кармагын ала да балыкка китә. Бер тапкыр үзе белән Нурсолтанны да алып барды ул балыкка. Ләкин балык тотуы гына охшамады аңа. Ул черки тешләве, тын да алмыйча тик кенә утыруы бер дә кызык булмады.
Бүген дә иртән иртүк чыгып киткән әтисе төш вакытында лачма су булып кайтып керде.
- Абау, Ходаем, нәрсә булды? Әллә су төбенә төшеп киттеңме? Гомерләрең булган икән, и балам-балам. Шул балык дип үләсең инде, балык җене кагылган нәрсә,” – дип, әбисе такмаклый-такмаклый сөйләнде. Чиста коры киемнәр кигәч, әтисе Нурсолтанны үз янына чакырып алды да, каты итеп кочаклап, тез башына утыртты.
- Улым, син безнең бердәнбер акыллы улыбыз. Син әтиең, әниең, әбиең әйткәннәрне тыңларга тиеш, беләсеңме? – диде.
- Белә-әм,- дип сузды Нурсолтан.
- Белсәң, менә шул, бүген 2 шук малай су буена килгәннәр дә, шуабыз дип, бозга кергәннәр. Ә хәзер боз юка. Алар уйнаган урында ярылып киткән дә, малайлар суга чумган. Ярый әле мин яр буенда гына балык тота идем. Нинди тавыш микән дип барсам, чәбәләнеп яталар.
- Язгы боз, ястык калынлыгы булса да, ышанма, - дип сүзгә кушылды әби.
- Көч-хәл белән сөйрәп чыгардым тегеләрне. Өшеп, туңып беткәннәр, хәтта кечкенәсенең еларга да хәле калмаган иде. Менә шул улым, боз өстендә бөтенләй уйнарга ярамый, аңладыңмы?
- Аңладым!- диде Нурсолтан.
Шулчак ишек ачылды һәм бусагадан күрше Раилнең әтисе белән Нәфиснең әнисе килеп керде.
- Исәнмесез, Ильяс абый. Синең алда без бурычлы, сиңа бик зур рәхмәт инде. Балаларыбызның гомерен саклап калгансыз бит. Мәгез әле әзме-күпме күчтәнәч, - дип берсе 3 литрлы банка белән бал, ә икенчесе акча сузды.
- Мин бурычка эшләмим. Балаларыгыз исән калган икән, гомерләре булган димәк. Ә бу күчтәнәчләрегезне әнә Әнисәнең ятим балаларына кертегез. Һәм тагын: балаларыгызга бозда уйнарга ярамаганлыгын яхшылап аңлатырга кирәклеген онытмагыз, - диде Нурсолтанның әтисе.
- Шулкадәр яхшы кеше булсаң да булырсың икән, Ильяс абый, - диде Нәфиснең әнисе.
- Күзләр генә тимәсен, Ходай озын сәламәт гомер бирсен сезгә, - дип, кул биреп саубуллашты Раилнең әтисе.
Бу хакта бер генә түгел, мең мәртәбә сөйләде авыл халкы. Нурсолтанның әтисе генә берәүгә дә мактанмады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: