Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Бәләкәч

«Уф, тагын әрләшәләр!.. Ярдәм итмичә булмас, ахры», – сигез айлык кызчык фатирны яңгыратып елап җибәрде.

«Кыңгырау ике тапкыр зеңгелдәгәч, әни, мине курчак кебек бишегемә ташлап, ишеккә атылды. Әти кайтты бугай. Ул гына шулай кайтып керүгә, кулларын да юып тормыйча, аш бүлмәсенә йөгерә...»

– Нәрсә пешердең бүген, әнисе? О-о, хуш исенә караганда бик тәмле бугай. Яле, азрак салып бир әле. Карын ачты.

– Ашыйсың килсә, сал да аша. Болай да туйдым хезмәтче ролен үтәп. Ашарга пешер, кер ю, бала кара. Тәмам кол ясап бетердегез.

– Ярар инде, әнисе, тынычлан. Нишләтәсең бит, бәләкәчне өйдә ялгызын гына калдырып булмый.

– Нишләтәсең, имеш. Балалар бакчасына бирергә кирәк. Минем дә кеше кебек яшисем килә.

– Соң, Зөлфия, аңла инде, бер яшь тә тулмаган баланы ничек итеп балалар бакчасына бирәсең ди. Һичьюгы, тагын берәр ел түз инде. Рәисне үстердең бит.

– Ие шул, малайны мин үстердем. Хәзер синең чират. Ичмасам, булышырга да кеше юк.

– Әйттем мин сиңа: «Башта нәнкәсен, аннан бәпкәсен тап», – дип. Синеке гел киресенчә бит.

– Ах, әле син шулаймы?! Инде анысына да мин гаеплеме?

«Уф, тагын әрләшәләр!.. Ярдәм итмичә булмас, ахры», – сигез айлык кызчык фатирны яңгыратып елап җибәрде.

– Нәрсә булды, балам? – Әтисе, кабарга җыенган токмачын кире тәлинкәсенә шудырып, кызы янына йөгерде. – Әй Гөлүсә, Гөлүсә, ай үсәсен көн үсә! – дип такмаклады ул, баланы кулларына алып үчти-үчти сикерткәндә. – Ә-ә-ә-ә, у-тю-тю-тю-тют. Тынычлан, кызым.

Ул арада әнисе йөгереп килеп, Гөлүсәне ире кулыннан тартып алды.

– Тәти бит минем кызым. Еламый ул, иеме, кызым?! Әл-лә-лә, әл-лә-лә.

«Тагын үчеклиләр!.. Әллә кешечә сөйләсәләр аңламас идемме. Марсиан дип уйлыйлар бугай болар мине. Әл-лә-лә, имеш. Аңлыйм мин, барысын да ишетеп, белеп ятам. Әтинең кайвакыт сасы исле әйбер эчеп кайтуын да, әнинең минем янда утыруга караганда кибетләрдә йөрергә яратуын да беләм. Теләсәм, күптән сезнең кебек сөйләшә башлар идем инде. Теләмим генә. Болай да барысын да аңлыйсыз бит әле. Абый ун сүз әйтеп эшләмәгән әйберне мин авызымны ачуга эшләп куясыз. Аннан соң, сөйләшә башласам, балалар бакчасына бирәчәгегезне беләм бит мин. Ә анда бер дә әйбәт булырга охшамаган. Әйбәт булса, биш яшенә җиткән абый: «Бүтән анда бармыйм», – дип елап тормас иде инде...»

Бала тынычлангач, Зөлфия тузан суыртырга кереште. Илдар, залга чыгып, телевизор каршына ауды.

– Уф, арыдым, – дип сукранды Зөлфия. – Көне буе бер туктап торырга вакыт юк.

– Өй җыештыруны да эшкә санамасаң инде, – диде Илдар хатынының футбол карарга  комачаулавын өнәмичә.

– Ие, үзең эшләп кара әле менә. Рәисне бакчадан алып кайтыр идең ичмасам.

– Үзең алып кайт. Мин эштән кайттым, көне буе өйдә утырмадым.

– Минем Гөлүсәне карыйсым бар. Карыны да ачкандыр инде бәләкәчнең.

– Ачмаган, ачмаган. Тыны да чыкмый әле. Акыллы бит ул, синең кебек тикмәгә тавыш куптармый. Үзем карап торырмын.

Кинәт яңгыраган бала тавышыннан шкафтагы бәллүр вазалар зеңгелдәп куйды. Әтисе, кулына алып, тынычландырырга азапланган саен ныграк үкерде кызчык.

– Йә, ярар, мин бакчага киттем. Ашат кызыңны!..

«Менә әйбәт! Әйттем бит мине ярты сүздән аңлыйлар дип. Мин булмасам, нишләр идегез әле», – әнисе кулына күчкәч, Гөлүсә, тешсез авызын ерып, көлгәндәй итте.

Рәис белән әтисе кайтып кергәнне сизми дә калды кызчык. Тамагы туйганнан соң тыныч күңел белән мес-мес йоклый иде ул. Ярый, комачауламыйк, йокысын туйдырсын. Аның әле төн уртасында уянып китеп, үзен ялгыз калдыруларына үч алу өчен бөтенесен аякка бастырасы, әтисенә бала карауның алай ук җиңел эш түгел икәнлеген тагын бер кат төшендерәсе бар.

 Лилия Закирова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәләкәч, Лилия Закирова