Көмеш кыңгырау

Балага — балык

— Ми-яу-у... — диде ул. — Балык бирче миңа, — диде.

Кечкенә балык алдым да чирәм өстенә куйдым.

Тыйнак кына килеп алды. Күземә бер карап куйды да чабып китте.

Янәдән килеп, яныма утырды.

— Кай арада йотып өлгердең соң?

— Ми-яу-у.. — ди.

Тагын бер балык бирдем. Янәдән борылып чапты.

Биш-алты кат шулай әйләнеп килде. Һаман туяр исәбе юк.

— Җитте, җитте, дустым. Туйсаң туярлык булды.

Яшел чирәм өстендә балык әрчергә утырдым. Гадәтем шундый. Балыкны су буенда ук чистартып, юып алып кайтам. Эчәк-куыкны тал төбенә күмеп китәм.

Бүген чирәм өстен чистартып торасы булмады. Мәчем эчәк-куыкны ашый башлады. Исем-акылым китте: бөтенесен сыпырып бара.

Кайтканда, артымнан ияреп кайтты. Күрше дача янында, ялт борылып, йорт астына чумды.

Табышмакның җавабы шунда икән! Тук корсаклы биш мәче баласы уйнап яталар.

Тамаша! Ана диген! Балага — балык. Анага эчәк-куык та ярый... 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: