Багалмада кунакта
Баштарак танымый торды Хөсниҗамал карчык оныгын...
Сагынган, бигрәкләр дә сагынган иде Хөсниҗамал әби оныгы Нәсихны. Ничек инде сагынмасын, төпчек улы Габделрәшитенең малае ла ул. Бердәнберләре.
«Күрмәгәнемә кайчан бит үзен. Барам әле калага. Оныгымны туйганчы үчтеки-үчтеки итеп сөям әле...» — дип сөйләнә торгач, ниһаять, теләгенә иреште карчык.
Зур калада яшәүче улының ишеген ачтырып эчкә узды да, төенчекләрен аяк астына куя-куя, әлеге дә баягы шул җырын көйләргә кереште:
— Кая минем бәләкәй улым, кая минем Нәсих бәбкәм?
Тик ни хикмәт: малайның тавыш-тыны ишетелмәде. Ул-бу булмагандыр бит, дип борчыла ук башлаган иде инде әбисе. Эчтәге бүлмәләрнең берсендә Нәсихның дөбер-шатыр уйнавын ишеткәч кенә җиңел сулап куйды карчык. Шөкер, исән-сау, димәк. Ул да түгел, башы-күзе җимерелгән Нәсих җәлт кенә үзе дә килеп чыкты.
— Кил әле монда, улым, кил әле. Үзеңне пәп итә-итә тупылдатып алыйм әле,— дип, әби кеше кочагын җәйде.
Тик оныгы гына аның куенына атылырга ашыкмады. Түп-түгәрәк йөзенә: «Бу кем инде тагын? » — дигән кыяфәт чыгарып, каш астыннан карап тора башлады. Әбисе сүзен янә кабатлагач кына телгә килде. Баллы ризыкны күп итеп ашаудан бозылып сирәгәйгән тешләре арасыннан сызгыртып әйтеп салды:
— Кирәк булса, үзең кил...
Әбисе аның сүзләрен әллә ишетте, әллә юк, игътибар итмәде.
— Ай, минем багалмам, күрче ничек дәү булып үскән бит ул,— дип сөйләнә-сөйләнә, оныгы янына атлады.
Чыннан да, кай арада үскән диген Нәсих. Буйга гына түгел, туп кебек түгәрәкләнгән дә. Әнә ул, әбисе килеп җитәм дә кочагыма кысып алам дигәндә генә, бауга тагылган калай машинасын дөбер-шатыр сөйрәп, икенче бүлмәгә таба йөгереп китте. Бераздан туктап, әбисенә телен чыгарып күрсәтте дә: «Тота алмадың бит»,— дип үчекләгәндәй, кеткелди-кеткелди көләргә кереште. Янә дә йөгереп китмәкче иде, ишек төбендә әбисе алып килгән төенчекләрне күреп, алар янына килеп басты.
— Миңа ниләр алып килдең? — дип, үзе үк сырпаланырга кереште. Хәтта Хөсниҗамал әбисе сөйгәндә дә карышмады. Күзләрен ялт-йолт китереп, төенчекләрне актарырга тотынды.
— Бигрәкләр дә Габделрәшит улыма охшагансың шул, кечкенә чагында ул да нәкъ синең кебек тиктормас иде,— дип сөйләнде әби кеше.
Ә берничә минуттан малай кухняда, әбисенең алдына менеп кунаклаган көйгә, бик тәмләп коймактыр, бавырсактыр, кош теледер кебек авыл күчтәнәчләре белән сыйланып утыра иде.
Хөсниҗамал әби исә сөенеченнән гел сөйләнә торды:
— Баламның баласы балдан да татлырак шул,— дип балавыз да сыгып алды.
Бу кадәр сыйлангач, тәмам үз итте Нәсих әбисен.
Иртән әтисе дә, әнисе дә, икәүләшеп, малайны бакчага барырга күндерергә тотындылар. Тик кая ул, малай юхаланып әбисенең муенына сарылды, чут-чут итеп җыерчыклы битеннән үпте һәм тәки бу көнне өйдә үткәрергә ризалык алды.
Кичә оныгының нинди һөнәрләргә ия булганлыгын белеп бетермәгән икән әбисе. Малай иң элек уенчыкларын бүлмәләр буйлап таратып ташлады. Хөсниҗамал әби аңа карап янә төпчек улының балачагын хәтеренә төшерде. Ул да йорттагы бөтен нәрсәне шулай таратып ташларга мачтыр иде. Кире җыйнап алулары гына үлем белән бер иде. Уенчыклар белән уйнап туйгач, Нәсих туп тибәргә кереште. Аздан гына тәрәзәне чәлпәрәмә китермәде, бәхеткә, бу уены өстәлдәге чәчәк савытын идәнгә тәгәрәтеп төшерү белән генә тәмамланды. Нишләсен әби: «Ипләп уйна, улым, ипләбрәк...» — дип кисәтеп караса да, игә килмәгән оныгы турында: «Бигрәкләр дә улымның үзенә охшаган шул, ул да күпме тәрәзәнең башына җитте бит заманында»,— дип уйлану белән чикләнергә мәҗбүр булды.
Тора-бара туп тибү туйдырды Нәсихны. Берара малай, суга төшеп чумгандай юк булып торды. Карават астында яткан икән. Аннан кәшәкә белән алка сөйрәп чыгарды. Әбисенең: «Бу нәмәстәләр белән бозда гына уйныйлар бит...» — дигәненә исе дә китмәде. Карчыкның ай-ваена карамыйча ике урындык арасына — «капка »га бастырды да шалт та шолт аңа алка очырта башлады. Алка әбинең ике аягы арасыннан очып үткән саен, дөнья җимерерлек итеп:
— Ур-ра! Го-ол-л!!! — дип кычкырды.
Нишләмәк кирәк, сагынып килгән оныгы бит, түзде әби.
Хоккей уены тагын күпме дәвам иткән булыр иде, бер Аллаһ белә. Бер-бер артлы «капка »га алка кертүдән канатланып киткән малай, чираттагы һөҗүме вакытында, әбисенең тез башына кәшәкә белән кундырды. Бу юлы да әбисе ачуланып сүз әйтмәде, яраткан оныгы булгангадыр инде.
Бераз хәл алгач, малай әбисен урамга чыгарга әйдәкли башлады. «Күним, юкса йортның астын өскә китерә бу»,— дип ризалашты Хөсниҗамал карчык. Тиз-тиз киенеп, ишек төбенә килеп басты да:
— Әйдә, балам, йөреп керик алайса,— дип, оныгын ашыктырды.
Әмма урамга тиз генә чыгып китәргә язмаган икән. Нәсих кайдандыр тунын сөйрәп, шарфын, бияләен, итеген табып китереп, әбисе алдына өяргә кереште.
— Киендер мине,— диде. Әбисе:
— Кай, улым, мин сине зур үскән бу дигән идем. Ә син киенә дә белмисең икән,— дип оялтып караган иде дә, барып чыкмады.
— Киенә белмәсәм, чишенә беләм мин,— дип, аның авызын томалап куйды малай.
Җитәкләшеп урамга чыктылар. Шулай матур итеп кенә йөрерләр сыман иде. Өч-дүрт адым атларга да өлгермәделәр, малай карга бата-чума якындагы шугалакка таба элдерде. Ул әбисенең:
— Ипләп, улым, имгәнә күрмә, балам,— дип кычкырып калуына да колак салмады. Өстен-башын юешләтеп кире әйләнеп килгәнче байтак вакыт узды.
Борынын мышкылдатып, итек астын бозга катырып килгән Нәсих, мут елмаеп, әбисенең бер алдына, бер артына төште.
— Әйдә, әбекәй, сиңа үзебезнең кибетләрне күрсәтәм,— дип юхаланырга кереште.
Монысына да күнде әби кеше. Оныгы сөт, ипи кибетләрен йөгертеп кенә узды. Ишекләре мул итеп ачылып куелган ниндидер кибетнең текә баскычыннан йөгереп менеп китте дә керүче-чыгучылар арасында буталып күздән язды. «Адашып китмәгәе...» — дип пошаманга калган әби үзе дә, еш-еш сулап, аның артыннан ашыкты. Ай-һай зур иде әлеге кибет дигәннәре. Әти-әниләренә сарылган малайлар-кызлар рәтләр буйлап чабулый. Ни генә юк биредә. Уенчык машиналар, танклар, пушкалар дисеңме, барысы да: «Мине ал да мине ал »,— дип кызыктыра. Киштә башларына менеп кунаклаган аю малайлары, төлке кызлары, куян балалары үзләренә кул сузарга кушып күз кыса...
Инде кай тарафтан эзләп табыйм икән оланны, дип аптырашта басып торган әби, якында гына Нәсихның чәрелдек тавышын ишетеп, сискәнеп куйды.
— Әйдә, әби, тизрәк инде!!
Баштарак танымый торды Хөсниҗамал карчык оныгын. Бүреге бер якка янтайган, изүләре ачылган... Иңендә автомат, ике кулында тагын ниндидер ялтыравыклы нәрсәләр.
— Әйдә, әби, әйдә... Түлә дә акчаңны... Хөсниҗамал карчык бу сүзләрдән авып китә язды... ...Балалар янында байтак торырмын әле, дип кунакка килгән Хөсниҗамал әби түзмәде, бер-ике көннән: «Өйдә эшләрем өелеп калды»,— дип сөйләнә башлады. Улы Габделрәшитнең бер әнисенә, бер улына карап хәйләкәр елмаюын күрмәмешкә салышты. Кече улына бик тә охшаган оныгын әти-әнисенең үзләренә калдырып, авылына кайтып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев