Көмеш кыңгырау

Айваз — Болгар улы

Айваз күктән сәер кешеләр очып төшүгә шаһит була. Кемнәр алар - әлеге кешеләр, алар Айвазга зыян салырмы, әллә киресенчә, аңа илен дошманнардан сакларга ярдәм итәрме? Заһид Мәхмүтовның балалар өчен фантастик хикәясе.

Кояш шәһре Болгарның каравыл манарасы белән тигез­ләшкән иде. Офык ягы торган саен караңгылана барды. Болын­да бер-берсен уздырып чикерткәләр җыр суза, җилбәзәк күбә­ләкләр әйләнә, кемне тешлим икән дип, усал кигәвеннәр очып йөри иде әле. һәркайсының үз шөгыле, үз мәшәкате...

Яр буенда аякларын салындырып утырган Айвазны бөтен­ләй икенче нәрсә кызыксындыра иде. Дулкыннар өстендә бөте­релгән елак акчарлакларны көннәр буе күзәтеп утыра ала ул. Әллә никадәр биеклектән бармак буе балыкны да күрә алар. Их, күзләрең менә шундый үткер булсын иде ул!

Якында гына утлап йөргән Алмачуарның пошкыруына Ай­ваз сискәнеп куйды. Көтү кая китте соң әле? Һәй, бу сарык­ларны! Туймас тамаклар!

— Әйдә, кил монда, кил, Алмачуар,— диде Айваз.— Көтү кай­тыр вакыт җитте, ашыгырга кирәк.

Тик шулчак урман авызында торган кешеләрне күреп, малай өнсез калды.

Өчәү   иде   алар.   Өсләрендә   балык   тәңкәсе   кебек   елтырап торган әллә нинди көмешсу кием.

Айваз капланып җиргә ятты. Дошманнар түгелме икән? Шәһәрдә күптәннән имеш-мимешләр йөри иде... Әмма бераз күзәтеп яткач, малай бу уеннан кире кайтты. Яннарында су­гыш кораллары да күренми. Юк, илбасарлар түгел бу. «Урман ияләредер әле,— дип уйлады Айваз.— Һич адәм затына охша­маганнар бит».

Урман ияләре, Алмачуарны күреп булса кирәк, Айваз ят­кан җиргә борылдылар. Малайның коты ботына төште. Кая качарга? Кальгага кадәр ерак — куып җитәчәкләре көн кебек ачык. Бердәнбер чара — елгага сикерү.

Малай, ике дә уйламыйча, суга сикерде. Өскә калыккач, ул үзенең бишмәт якасына ябышкан яшел чырайлы кешене күр­де. Аның киң шыксыз йөзе, мәченекедәй соры күзләре, сарык танавыдай очлаеп киткән ияк сөяге теләсә кемнең котын алыр­лык иде.

Коты очкан малай, билбавына кыстырылган хәнҗәрен чы­гарып, үкерә-үкерә селтәнергә тотынды. Көтелмәгән һөҗүм яшел кешене куркытыр дип уйлаган иде ул. Алай булып чыкмады, теге нидер кычкырып, өч бармаклы кулы белән аның нечкә белә­геннән эләктереп алды. Малай куркуыннан аңын югалтты.

...Айваз күзләрен ачканда, күктә эре-эре йолдызлар җе­мелди иде. Ул башын күтәреп, әйләнә-тирәгә күз салды. «Раб-бым, бигрәк куркынычлар инде!» — дип уйлады малай, баш очында утырган урман ияләрен күзәтеп.

—  Кем сез? — диде ул, бизгәк тоткан кешедәй калтырап.— Болгар ханлыгын вәйран итәргә килгән булсагыз, шуны беле­гез: бездә хатын-кызлар да юлбарыс кебек сугыша. Сез җи­ңеләчәксез!

Урман ияләре елмаешып куйдылар.

—  Курыкма, без юлбасарлар түгел,— диде аларның картрак чырайлысы, болгар телендә.— Күктән төшкән кунаклар без. Си­ңа да, Болгар ханлыгына да начарлык теләмибез. Йә, таныш булыйк: минем исемем — Ку, бусы — Зи, ә тегесе — Ши.

—  Сез күктән төштегезмени?! Белдем, сез газраилләр!

—   Юк, энем, без ерак йолдыздан очып килдек. Безнең пла­нетада атмосфера бик пычранды, шуңа күрә озак яшәүчән яңа вируслар барлыкка килде. Без моны абайламый калганбыз... Ике елдан артык котырган коточкыч эпидемиядән соң исән калган туксан дино сапиенс галәм буйлап төрле галактикалар­га таралышты, һәм, менә без алтау ике мең ел чамасы җиһан киңлекләрен айкый торгач, Кояш системасына килеп чыктык. Безнең кораб һиндстан ярымутравына төште. Кирәкле азык таб­леткалары әзерләгәч, без яңадан очып китәчәкбез. Монда калыр­га ярамый, чөнки теләсәк тә, теләмәсәк тә, җирле халык белән бәрелешергә, кеше үтерергә мәҗбүр булыр идек. Бездә бит бө­җәк үтерү дә зур җинаять санала.

—  Ә бездә кеше кадәр кешене чебен урынына кыралар,— диде Айваз, исе китеп.

—  Элек бездә дә шулай булган. Вакыт үтәр, сез дә без­нең кебек булырсыз әле.

Аннан соң Ку үзләре яшәгән планетаның яшел тәнле кеше­ләре, аларның гореф-гадәтләре турында сөйләде. Ул арада Ши белән Зи, урман авызыннан корыган чыбык-чабыклар җыеп, учак кабыздылар.

—  Үзебездә чакта, без дә менә шулай учак яга идек,— дип дәвам итте сүзен баш кунак, моңсу гына елмаеп.

Айваз тәмам тынычланды.

—  Ку абый, нигә сез яшел?

—  Монысын инде Зи абыеңнан сора,— диде Ку.— Ул — био­лог, бу сорауга яхшырак җавап бирер.

Яшь чырайлы Зи ялындырмады:

—  Җирлеләр маймылдан азганнар,— дип сөйләп китте ул,— ә безнең борынгы ата-бабаларыбыз — стенонихозаврлар.— Ике аяклы кәлтә еланнар. Акрынлап алардан безгә охшаган дино сапиенслар барлыкка килгән.

Авыз ачып тыңлап утырган Айваз боларны шаяру дип уйлады. Янәсе, көлмәкче булалар, адәмнең балчыктан ярал­ганын яхшы белә лә ул. Әмма яшел кешенең йөзе бик җитди иде. Малай аптырады: ни ышанырга, ни ышанмаска бел­мәде.

Кайдадыр еракта сузып-сузып бүре улаганы ишетелде:

—  Харап булдым! — диде Айваз, кымыз төсенә кереп.— Сарыкларны бүреләр ботарлаган булса, Канак бай мине этләр­гә ыргытачак.

—  Борчылма,— диде Ку, аны юатып,— байгураларга бил бөгәсең килмәсә, безнең белән очып кит.

—  Канатсыз ничек очып булсын ди?

—  Без апеорда очып китәчәкбез. Ул безнең телдә «канатлы кашык» дип атала.

—  Кашык? Булмас ла...

—  Кашыкка охшаган очкыч ул,— диде Ку, малайның арка­сыннан сөеп.— Соңрак барысын да аңларсың. Йә, ризамы безнең белән очарга?

—  Риза. Тик әткәм-әнкәм белән хушлашырга иде.

—  Ә алар кайда яши?

—  Күктау авылында.

—  Еракмы?

—  Йөз чакрым булыр.

—  Безгә бүген Җирдән очып китәргә кирәк,— диде Ку, бе­ләгендәге аксыл пластинкага карап.— Безнең карамакта өч сә­гать вакыт бар. Ул арада Күктауга барып кайтырга өлгерер­без, дип уйлыйм. Әйдәгез, апеор яшерелгән урман аланлыгына киттек!

—  Сабыр итегез әле,— диде Айваз, нидер исенә төшкән­дәй.— Алмачуарны куып кайтарып җибәрим. Канак бай мине бүреләр ботарлаган дип уйласын.

Яшел кешеләр елмаешып куйдылар.

...Төнге юлаучылар түм-түгәрәк аланга килеп чыктылар. Ур­тада кашыкка охшаган ап-ак мәһабәт очкыч күренде. Аның эче нә Канак байның алты йөз баш сарыгын да сыйдырып булыр иде, мөгаен.

Айваз шаккатып торган арада, апеор һавага күтәрелде һәм тилгән кебек әйләнеп яңадан Җиргә төшеп утырды.

—  Менә бу оча торган кашык була инде,— диде Ку, ма­лайның башыннан сыйпап.— Күктауга Ши белән очарсың. Таң атканчы әйләнеп кайтырсыз.

Очкычның ишеге майда тәгәрәгән бәрәңгедәй шома гына ачылды.

—  Бу ишек җанлымы әллә? — диде Айваз, аһ итеп.

—   Юк, ул кысылган һава ярдәмендә хәрәкәтләнә. ...Очкыч   инеш   буендагы   Күктауга   җиткәндә,   таң  беленеп

килә иде.  Бизгәк тоткан  кешедәй калтыранган Айваз, юл буе тын алырга да куркып, ике куллап утыргыч тоткасына ябышып барды. Менә-менә җиргә килеп сыланырлар кебек тоелды аңа. Очкыч җиңелчә дерелдәп, авыл кырыена кунаклады.

—   һе, безнең бакча башы бит бу! — диде малай, шатлы­гыннан балкып.

Яшел кеше малайга йодрык кадәрле авыр металл кисәген сузды:

—  Тот, алтын бу.

—  Менә рәхмәт! — диде Айваз, башы күккә тиеп.— Болай булгач, минем әти дә атлы-тунлы булачак!

Айваз бакча буйлап салам түбәле кечкенә йортка таба ат­лады.

«И куанырлар инде өйдәгеләр,— дип уйлады Айваз, ишек турысына җитәрәк.— Канак байга ялланганнан бирле, өч ел күрешкәнебез юк бит. Әни дә, улым кайтты дип, сандык тө­беннән кипкән җиләген, шомыртын чыгарыр...»

—   Каравыл! Иблис төште, иблис!

Көтелмәгән шау-шудан Айваз сискәнеп, шып туктады. Оч­кыч уты яктысында яшел кеше белән кемдер әүмәкләшә иде. Тавышы Һадикол абзыйныкы лабаса!

—   Каравыл, үтерәләр!

Ул арада бакча башында кулына балта тоткан бер карт күренде.

Айваз шул якка ташланды. Үзенә куркыныч янаганын абай­лаган яшел кеше, һадиколның артка каерылган кулларын ыч­кындырып, апеорга ыргылды. Ләкин соң иде инде. Нык бәдән­ле болгар карты балтасын аңа төбәп ыргытты. Яшел кеше чай­калып торды да гөрселдәп җиргә егылды.

—  Хуш...— диде ул әллә Айвазга, әллә инде ерактагы туган планетасына. Аннары, бик көчәнеп кенә, түшендәге шәмәхә төймәгә үрелде.

Яшен суккан агач кебек дөрләп яна башлаган гәүдәне күр­гәч, болгар картлары, җиргә йөзтүбән капланып, бар белгән догаларын укырга керештеләр.

—  Иблиснең дә иблисе бу! — дип пышылдады һадикол, ба­шын күтәргәч, йодрык кадәрле соры көл өемен күреп.— Ояда­гы баласын күрәсеңме? Син теге ни...

—  Ярар, ике тапкыр үләсе түгел,— диде балталы карт, ба­шындагы түбәтәен рәтләп, һәм апеорга таба юнәлде.

Шунда очкыч, тере кеше төсле, калтыранып куйды һәм сыз­гырып һавага күтәрелде. Ишек никтер ябылмады. Яшел кеше­нең фаҗигале үлемен күреп очкан малай ишек янына килеп басты, шунда гына балта тоткан кешенең әтисе икәнен танып алды.

—   Бәрәкәт! — дип кычкырды әтисе, Айвазны күреп.— Ми­нем малайга охшаган бит бу!

—   Тәүбә диген күрше, тәүбә диген!

—  Әти-и!

—  Улым! Аһ, алып китә! Улымны иблис алып китә!

Апеор тизлеген арттырды. Ишектән ургылып кергән көчле һава агымы инде болай да хәлсезләнгән Айвазны аяктан екты. Шулчак идарә пультында кызыл ут кабынды. Көчле тавыш яң­гырады: —  Хәзер мин идарә итәм.

Малай тирә-якка  күз салды,  әмма бер кеше дә күренмәде.

—  Тыныч бул, мине эзләп аптырама. Мин — очкычнын мие. Ниһаять, ишек ябылды. Малай тәрәзәгә капланды.

Апеор шәһре Болгар өстеннән оча иде. Шәһәр уч төбендәге кебек күренә. Әнә тегесе җәмигь мәчете, тегесе хан сарае, әнә мунча... Кальга сакчылары, җәяләрен киереп, иблис кашыгы­на ук яудырдылар. Чуар шәһәр халкы, җиргә баш ора-ора, саҗ-дә кылырга тотынды.

...Очкыч урман аланлыгына кунаклады. Айваз, ишек ачылу­га, аны-моны уйламыйча, җиргә сикерде. Мондый саксызлык ана бик кыйммәткә төшә язды.

Агач араларыннан кәкре кылычларын болгап һәм «ура» кыч­кырып атлы гаскәр килеп чыкты. Килеш-килбәтләренә кара­ганда, алар болгарлар түгел иде.

Малай кире апеорга үрмәләде. Тегеләрнең аны тереләй ала­сылары килә бугай. Юкса, Айваз алар өчен менә дигән мишень иде.

Апеорга керүгә үк баягы тыныч һәм көйле тавыш яңгыра­ды:

—   Тыныч бул!

Менә ишек ябылды! Очкыч калтыранып һавага күтәрелә башлады.

Бераздан Айваз тәрәзәгә карады. Урман шактый еракта калган иде.

—  Мин — «Комета», мин — «Комета»... Җавап бирегез!

Зәңгәрсу экранда көмештәй комбинезонлы яшел кеше сурә­те пәйда булды. Яшел кешеләрне бер-берсеннән аеру хәйран читен иде.

Ми кабат телгә килде:

—  Экипаж һәлак булды.

Экрандагы кешенең чырае караңгыланды. Аның янында та­гын   ике  астронавт  пәйда  булды.  Алар  бераз  гәпләшеп  алды лар. Аннан соң аларның берсе чак кына сизелерлек акцент бе­лән болгар телендә суз катты:

—  Исәнме, Җир улы! Ми безгә барысын да сөйләп бирде. Ул телепатик дулкыннар ярдәмендә синең психикаңны өйрән­гән. Безнең өчен син ачык китап, Айваз. Робот биргән мәгълү­матларга караганда, син яхшы күңелле... Без сиңа ышана­быз.

—  Кем сез? — дип сорады Айваз, батырая төшеп.

—  Без — Ку белән бергә очып килгән астронавтлар. Ул си­ңа безнең турыда сөйләгәндер. Без хәзер һиндстанда.

—  Әйе,— диде яшүсмер, башын кашып.— Тик менә ерак һиндстандагы кешеләрнең минем каршыда сөйләшеп утыру­лары һич аңлашылмый.

—  Син безнең сурәтне күрәсең,— диде яшел кеше елма­еп.— Айваз, сиңа «хәтер» камерасында йоклап алырга кирәк. Ан­нары, без бик җиңел аңлаша башларбыз. Зәңгәр ишекне кү­рәсеңме? Шул бүлмәгә уз да, элгечтәге башлыкны киеп, креслога утыр. Бераздан син йокыга китәрсең. Безнең планета туплаган белемнең бер өлеше сиңа да күчәр.

...Йокыдан уянгач ул, камерадан чыгып, экран астындагы кызыл төймәгә басты. Экранда янә яшел кеше күренде.

—  Мин сезне беләм,— диде Айваз.— Сез, Кассиопея йол­дызлыгыннан профессор Па Ной Найман.

—  Менә шәп булды, Айваз. Хәзер син укымышлы кеше ин­де...

—  Рәхмәт,  Па  абый! Минем  белемемнән  хәзер Якуб  ибн

Ногман, Хәмит эл Болгари кебек галимнәр дә көнләшерлек... Шулкадәр күп беләм мин хәзер! Җирнең шар икәнен дә, атом төзелешен дә...

—  Хәзер син һиндстанга очарсың, балакай. Компьютер безнең координаталарны белә.

—  Бу мөмкин түгел, Па абый.

—  Ни өчен?

—   Болгарга яу килә. Мондый авыр чакта мин илемне таш­лап китә алмыйм.

—  Алайса, сине апеор кире Болгарга илтеп куяр.

—  Мин   аны  дошманга   каршы  сугышта  файдаланачакмын. Астронавтның  йөзендә   аптырау,   үпкә  тойгылары   чагылды.

—  Апеорны сугыш максатларында файдаланып булмый. Аның вөҗдан модуле сафтан чыгачак һәм син һәлак булачак­сың.

—   Булсын!

—  Акылыңа кил, Айваз! — диде Па Ной, тавышын күтәрә төшеп.— Син — хәзер җирлеләрнең барысыннан да белемле­рәк кеше. Син яшәешнең табигыйлегенә коточкыч зыян китерә­чәксең. Кирәгеннән артык күп белү һичшиксез фаҗигагә илтә­чәк. Аңла, җирлеләр әлегә сабый бала кебек. Аларга ук белән җәя дә бик җиткән... һәр нәрсәнең үз вакыты бар, вакытны ашыктырма. Фән һәм әхлак чагыштырмача тигез барырга ти­еш. Тәҗрибә шуны күрсәтә.

—  Мин барыбер Болгарда калам, Па абый!

—   Без төзәталмаслык ялгыштык,— диде яшел кеше, хәсрәт­ләнеп.— Чөнки яңа белемнәреңне «сөрткәндә», син шәхесеңне югалтачаксың.

Па Нойның сурәте сибелгән борчактай таралып китте. «Үп­кәләде,— дип уйлады Айваз, уйга чумып.— Саубуллашып та тормады». Ләкин үзенең хаклы булуына ул чиксез ышана иде.

—  Болгар шәһәрендә янгын!

Минең шомлы хәбәре Айвазны сискәндереп җибәрде. Шу­лай да Айваз моңа инде күптән әзер иде, чөнки кыргыйлар белән булган беренче очрашуда ук ул Болгарга авыр буласын аңлады.

Шәһәрне камап алган гаскәр шуның кадәр күп иде, хәтта аларны санап бетерер өчен бер дистә хисапчы да аз булыр сы­ман.

—  Ми! — дип кычкырды Айваз, кулларын йодрыклап.— Шәһ-ре Болгарны камаган дошманга һөҗүм ит!

—  Мин үтерүче түгел.

—   Үтенеп сорыйм!

—   Минем вөҗдан модулем сафтан чыгачак, аннары логика блогы... Безне һәлакәт көтә.

—   һәр минут кадерле икәнен беләсеңме син, тимер әрҗә?!

—  Мин явыз була белмим.

—   Шулаймы?! — дип җикеренде Айваз, үзен-үзе белешмәстән.— Хәзер мин синнән тимер-томыр өеме ясыйм алайса! Мин синсез дә җиңәм аларны!

Малай күн итеге белән идарә пультына типте.

Компьютерның хисләр блогы хәрәкәткә килде. Электрон ми, вөҗдан модуленең каршылыгына карамастан, малайга ярдәм итәргә булды. Елга булып адәм каны коелган бу планетада аның модуле шактый үзгәрде бугай.

—  Мин буйсынам,— диде электрон ми.

—   Түбәнгә! — дип әмер бирде Болгар улы.

Җир өслегенә якынлашкач, апеор шәһәренең көньяк дива­рына үрмәләгән дистәләрчә вәхшине бәреп төшерде. Аннары апе­ор баш очларында кәкре кылычларын уйнатып, сөңге очларына бәйләнгән ат койрыкларын җилфердәтеп чапкан җайдаклар төркемен туктатты.

Айваз тантана итте. Шулчак апеор эченә көек исе тарал­ды. Төтен компьютердан чыга иде. «Мине вөҗдан борчый, мине вөҗдан борчый»,— дип бертуктаусыз кабатлады машина. Оч­кыч  көймә  кебек чайкалды  да   гөрселдәп  җиргә  барып  төште.

...Караңгы күктә йөзгән кургаш болытларга дөрләп янган шәһәрдән ут шәүләсе төшкән һәм алар канга манчылган тутый кош каурыйларын хәтерләтә. Тирә-юньдә мәетләр аунап ята, яралыларның ыңгырашкан, нәләт укыган авазлары ишетелә. Күзләргә, тын юлларына ачы төтен тула...

Айваз, авыр ыңгырашып, бияләй кадәр шешкән иреннәрен ялап куйды. Кайда ул, ни булды аңа? Күз кабакларын җилем­ләп   куйганнар   диярсең — көчкә   ачылалар!   Чү!   Баш   очында кәкре кылычларын кайрап кемнәр утыра ул? Әсир төшкән, ди мәк... Инде нишләргә?

Әсир янына алпамша кадәрле атлы сугышчы килеп тукта ды. Аны күрүгә, ахахайлап утырган сакчылар, дәррәү торып олылау сүзләре әйттеләр. Айвазның колагына «Естрафий баһадир» дигән сүзләр кереп калды.

Естрафий тәкәббер генә атыннан сикереп төште. Юлында, торган сакчыларның берсен тибеп еккач, ул Айваз янына чүгәләп, малайның маңгаен капшарга кереште. Иблиснең мөгез койрык ише әгъзаларын таба алмаган гаскәр башлыгы, гаҗәпләнеп, җилкәләрен сикертте.

—  Утта яндырырга! — дип әмер бирде ул.— Юлбашчыга бер тамаша булыр.

...Айвазны яр буена утыртылган имән баганага бәйләделәр. Ул, читлеккә эләккән кош кебек, ярсып тыпырчынырга тотын ды.  Тик моннан  ни  файда?   Барыбер  алда  тәмуг  газабы  көтә.

Менә аяк астына коры чыбык-чабык ташый башладылар. Яшүсмер, үзен коточкыч үлем көткәнлеген аңлап, хәлсез күз кабакларын йомды. Яндырсыннар, ләкин ул һичкайчан мәрхәмәт сорамаячак. Ул куркак җан түгел.

Ниһаять, тупырдап торган атларга атланган биш-алты җайдак, кулларында факеллар уйнатып, әсир бәйләнгән баганага ыргылдылар. Бер башына сумалалы чүбек урап кабызылга таяклар  һавада  фырылдап  коры-сары өстенә барып төштеләр

—  Вәхшиләр...— дип пышылдады Айваз, тигез сафка тезелгән җәяүле һәм атлы сугышчыларны күздән кичереп.

Төнге җылы җил аннан башка да тиз үрләгән ялкын телләренә куәт бирде. Әйтерсең лә табигать бу газапны озакка сузмаска тырыша һәм малайны кызгана иде.

Айваз, акрын гына аякларына үрләгән зәһәр ялкын телләрен күрмәс өчен, карашын болытлар артына поскан тулга айга төбәде.

Шулчак күктә гүләгән тавыш  ишетелде.  Вәхшиләр арасында кайнаш купты. Дөрләп янган учак өстендә оча торган кашык күренгәч, атлылар да, җәяүлеләр дә, коралларын ташлап, кай­сы кая кача башладылар. Айваз куе төтен аша алтынсу комбине­зонлы кешене абайлады. Ул, һичшиксез, аны коткарырга ашыга иде.

Яшел кеше дөрләп янган учакка сикерде, һәм малайны кү­тәреп алды.

—  Хәлең ничек, Айваз? — диде астронавт, аны йомшак үлән өстенә яткырып.

—  Аяклар, аяклар пеште,— дип ыңгырашты яшүсмер.

—  Түз, дәваларбыз.

—  Сез мине ничек таптыгыз, Па абый?

—  Апеор һәлакәткә юлыккач, ми координаталарны хәбәр итеп өлгерде.

—  Кичерегез мине,— диде Айваз.— Сезнең сүзне тыңлаган булсам...

—  Ярар, узган эшкә салават, Айваз!

—  Сезнең апеорның да вөҗдан модуле бардыр бит!

—  Юк, без вөҗдан модулен аерырга тиеш булдык. Югый­сә, бу вандалларга каршы ничек көрәшәсең?

Ул арада апеор җиргә кунаклады. Ишек ачылгач, минең көчле тавышы яңгырады.

—  Дошман чигенде. Җирдә ятып калганнар тиз генә аңга килә алмаячаклар, иртәгә генә аякка баса алырлар.

—  Ә мин кайчан аякка басармын икән? — дип ыңгыраш­ты Айваз.

—  Бераз гына түзәсе булыр,— диде Па, кытыршы кулы бе­лән Айвазның битен сыйпап.— Регенерация комбинезонын ки­гәч, син ике сәгатьтән сау-сәламәт булырсың. Ләкин...

Айваз аңын җуйган иде инде. Дино сапиенс малайны йом­шак креслога илтеп салды да аның кара күмергә әйләнгән балак­ларын, җиңнәрен кисеп ташлады, тәненә нидер сөртте. Аннары регенерация комбинезоны кидереп, аның шнурын электр челтә­ренә тоташтырды.

Тирә-юньгә озон исе таралды. Бераздан Айваз, ыңгырашу­дан туктап, тигезрәк сулый башлады.

...Ике сәгать узуга ул аңына килде. Астронавт Паны күр­гәч, малай елмаеп куйды.

—  Хәзер безгә һиндстанга очарга кирәк,— диде Па, белә­гендәге аксыл пластинкага күз салып.— Без иртәгә Җирдән китәчәкбез.

—   Мин монда калам. Мин бөтен белемемне эшкә җигеп, мондагы вәхшилеккә каршы көрәшәчәкмен.

—  Юк,— диде шул чакны ерак цивилизация вәкиле.— Юк, Айваз, син биредә кала алмыйсың. Сине монда һәлакәт көтә...

—  Мин туган җирем өчен шәһит китәргә дә риза! Астронавт  Па  авыр  көрсенеп  куйды.  Аннары,, Айвазны  ку-'

лыннан тотып, пәрдә белән капланган көзге каршысына алып килде. Килде дә. ефәк кебек кыштырдавык пәрдәне бер читкә шудырды. Көзгедән Айвазга... яшел тәнле дино сапиенс карап тора иде!

—  Әтекәем! Кем бу?! — диде коты очкан малай, бер адым артка чигенеп. Шул ук мизгелдә көзгедәге зат та чигенеп куй­ды.

—   Син үзең бу,— диде малайга астронавт Па, гаепле кеше сыман башын аска иеп.— Башкача мөмкин түгел иде, Айваз, һич мөмкин түгел иде, ышан миңа! Синең тәнеңнең кимендә дүрттән өч өлеше утта янган булган. Ә бу үлем белән бер. Си­не фәкать яшьлегең һәм ихтыяр көчең коткарды. Мин синең тән күзәнәкләреңне яңартырга мәҗбүр булдым. Дөресен генә әйткәндә, терелерсең дип уйламаган идем. Чөнки регенера­ция комбинезоны яшел тән күзәнәкләре үстерүгә генә исәплән­гән.

—   Кирәк түгел иде! — дип кычкырды Айваз, күз яшьләренә буылып.— Мин яшел тәнле булырга теләмим! Теләми-им!

—  Егет бул! — диде астронавт, малайны юатып.— Мин си­нең хәсрәтеңне яхшы аңлыйм. Бүтән юл юк иде, ишетәсеңме? Син яшәргә тиеш!

—  Яшәргә? Ничек итеп яшәргә? Гомер буе кеше күзенә кү­ренергә куркыпмы? Мин әтине, әнине сагындым. Минем Күк-тауга кайтасым килә!

—   Син Җирдә кала алмыйсың... Кайгырма, безнең галим­нәр сине үз кыяфәтеңә кайтару өчен барысын да эшләрләр. Аннан соң син яңадан Болгарга әйләнеп кайтырсың.

Айваз хәлсез адымнар белән иллюминатор янына килеп бас­ты. Җир белән саубуллашу минуты инде ерак түгел иде. Анда, яшел кешеләр яши торган ерак йолдызда, ул шушы елганы, шушы сусыл чирәмне, шушы ап-ак болытларны сагыныр. Чөнки алар анда юк, алар фәкать җирдә генә!

ЗАҺИД МӘХМҮТОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: