Көмеш кыңгырау

Аяклы бәхет

Күрше апаларның песие берьюлы өч бәби алып кайт­кан иде. Шактый үскәннәр инде хәзер.

Көн саен җыйнау­лашып ишегалдына чыгалар, тере йомгаклар кебек, ком­лыкта тәгәрәшеп уйныйлар.

— Хатирә апа, әнә теге ак түшлесе кем исемле? — дип сорый Әсфән.

—  Тиктормас исемле.

—  Ә тегеләре?

—  Алары да Тиктормас.

Кызык икән! Барысы да бер үк исемдә. Ләкин ак түш­лесе арада иң матуры, иң сөйкемлесе, иң шаяны.

Кайчак Әсфән аны кулына ала, башыннан сыйпый. Тиктормас йомшак бәрхет тавышы белән мыр-р, мыр-р, мыр-р итә, Әсфәннең иягенә сыйпалана.

Шунда песине кысып-кысып кочаклыйсы килә малай­ның, тик авырттырудан куркып кына тыелып кала.

—  Бик яратасың, ахрысы, — ди Хатирә апа. — Алай кызыксаң, ал үзеңә. Тик башта әти-әниеңнән рөхсәт сора.

Бу сүзне ишетүгә, Әсфән ук булып атылды. Өченче катка менеп җиткәнче, биш мәртәбә абынып егылды.

—  Әти! Әни! Мин... Мин... Миңа Хатирә апа мәче баласы бирә! — дип кычкырды ул, ишекне ачуга.

Әтисе каршы килмәде, этләрне, мәчеләрне, төрле кош-кортны үзе дә бик ярата ул. Әмма әнисенең талканы коры:

—  Булырсың икән бу кадәр атаң баласы! Әгәр миңа мәчеңнең бәла-казасы тия калса, белеп тор, чыгарам да аткарам. Ишетсен колагың! — дип кисәтте ул Әсфәнне.

Шулай итеп, Тиктормас Әсфәннәргә күчеп килде. Әй­терсең мәче түгел, аяклы бәхет килде малайга. Шул бәхе­те белән көн уздыра, шуның белән йокларга ята. «Иртән нинди шатлыгым бар соң әле?» дип уянса, шул мәче баласы икән ләбаса! Ап-ак түшле, соры гәүдәле, йөнтәс койрыклы, тырпаеп торган кыл мыеклы, искиткеч шаян, искиткеч сөйкемле шул Тиктормас.

Тиктормас бер генә минут та тик тора белми, күзенә ни күренде — шуны пыран-заран китерә: әле өстәлгә яп­кан ашъяулыкны сөйрәп төшерә, әле сөт савытын ауда­ра... Артыннан җыештырып кына өлгер!

Көннәрдән бер көнне Тиктормас тәрәзә төбендәге гөл чүлмәген китереп төшерде. Чүлмәк чәлпәрәмә килде, туфрак идәнгә чәчелде, гөл төбеннән үк сынып чыкты.

Әсфәннең йөрәге читлеккә япкан кош кебек бәргәләнә башлады, әнисенең кисәтеп әйткән сүзләре бертуктаусыз колагында яңгырады: «Чыгарам да аткарам мәчеңне... Чыгарам да аткарам!..»

—  Чыгарып аткарса нишләрсең инде, Тиктормас? — диде Әсфән мәчесенә. — Усал этләр йөри урамда, әшәке малайлар йөри. Анда сиңа сөт бирүче дә булмас, башың­нан сыйпый-сыйпый кочаклап йоклаучы да булмас.

Боларны уйлагач, аның күзенә яшь тыгылды. Әнисе кайтып керүгә, аның каршысына йөгереп килде Әсфән.

— Әни... Мин ялгыш гөл чүлмәген төшереп ваттым, — диде ул, тотлыга-тотлыга. — Гөлгә су сибәргә теләгән идем мин, әни.

Сынган гөлне күргәч, әнисе ах итте.

— Харап иткәнсең! Тамчылы гөл хәзер беркемдә дә юк. Авылдан алып килеп утырткан идем бит. Чәчәккә күмелеп утыра иде. Су сибә, имеш! Кушсаң эшләмәс идең әле...

Бусы узуга, икенче хафа китерде юньсез Тиктормас. Әсфән рәсемле китаплар белән мавыгып утырган арада, әнисенең чигү чигә торган ефәк җебен чуалтып-чуалтып бетергән, тарткалый-йолыккалый торгач, энәсен дә чыгар­ган, башлаган чигүенең дә карар җирен калдырмаган.

Күпме тырышса да рәткә китерә алмады Әсфән чигү җебен. Тырышкан саен, тагын да ныграк чуала-чәбәләнә барды.

Песинең бу этлеген дә үз өстенә алды малай:

—  Әни, әни... Мин синең кебек чигү чигәргә теләгән идем, — дип хәйләләде ул. — Йомгак тәгәрәп китте дә чуалды, чәбәләнде...

Бу юлы әнисе, нәрсәдәндер шикләнгән кебек, озак кына Әсфәнгә карап торды.

—  Бик шуклана башладың әле син, малай актыгы! — диде ул, кырыс кына итеп. — Каян килгән чигүче?.. Җитмәсә, кибеттә андый җебе дә юк бит әле аның. Үстең, эшкә ярый башладың!..

Шактый тиргәде әнисе. Ә малай түзде. Чөнки башка чарасы юк иде.

Әмма күпме яклап калса да, акылга утырыр исәбе юк иде Тиктормасның. Киресенчә, көннән-көн азына бара.

Шулай беркөнне әнисе кибеттән тере балык алып кайтты.

—  Табан балыклар болар, — диде ул. — Күл балыгы. Диңгез балыгының бер тәмен дә тапмыйм. Әтиең кай­туына кыздырырбыз. Май алырга онытып кайтканмын икән, чыгып керим әле.

Ул китеп бераз торгач, ниндидер йомыш белән кухня­га чыкса, Әсфәннең күзе шар булды. Балыклар бөтенесе идәндә аунап ята. Берсенең башы, берсенең койрыгы чәй­нәлгән. Ә Тиктормас, әллә нинди усал тавышлар белән мырылдап, тагын бер балыкның сыртын кимереп ята. Әсфән балыкларны тиз генә җыеп табакка салып куйды.

Кайтып кергәч, әнисенең исе-акылы китте:

—  Бу ни хикмәт тагын? Ни булган бу балыкларга? Кем чәйнәде боларны шулай?..

— Әни... Мин... мин... мин үзем, — дип, кухняга аты­лып чыкты Әсфән. — Мин чәйнәдем аларны...

—  Юкны сөйләмә, малай! - диде әнисе кырыс тавыш белән. — Пешкән балыкны да ашатып булмый әле сиңа. Чи балык ашарга керешкән, имеш! Шул азгын мәчең эше бу!

Әсфәннең бөтен гәүдәсе калтырый башлады, теле тот­лыкты, күзләреннән яшь агып төште.

—  Юк, әни, юк. Диңгез балыгы тәмсез, болары — күл балыгы, тәмле балык, үзем ашадым...

Шуннан соң ни булды?

Инде барысы да бетте, харап булды дип торганда, әнисе бөтен өйне яңгыратып көлеп җибәрде.

—  Булырсың икән бу кадәр атаң баласы! — дип, еш кына әйтә торган сүзен кабатлады ул. — Син, малай, мәчеңне яклыйм дип, алдарга өйрәнеп киләсең түгелме? Тимим инде мин синең ул Тиктормасыңа. Тимим, курык­ма. Үзем дә ярата башладым инде шул юньсезне.

Ул тагын иелә-сыгыла көлә башлады.

Тыела алмыйча әнисе көлә, күз яшьләре аша Әсфән куанып көлә, почмакта, авызын ерып, мәчесе көлеп уты­ра, тышта кояш көлә.

Барысының да бәхете ташып ашкан иде бу көнне.

1986

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: