«Авыру»
Лилия Закирова хикәясе.
– Торасыңмы син бүген, юкмы?
Әнисенең ачулы тавышына уянып китте Илназ. Сәгатькә күз салды. Унбиш минуттан сигез тула. Ә күзләренең бер дә ачыласы килми. Әйтерсең лә бер потлы гер белән бастырып куйганнар. Их, йоклыйсы иде тагын бер... юк, ике генә сәгать!
— Тор тизрәк, болай да соңга калдың бит инде!
Аш бүлмәсе ягыннан тагын әнисенең тавышы ишетелде.
Илназ авырлык белән генә торып утырды. Әмма киредән урынына ауды. Юк, булмый. Кичә телевизорны озаграк караганмын. Карарсың да! Супер-боевик иде бит! Ул андагы сугышулар! Сигез яшьлек энесе Илдар да карарга маташкан иде дә, утырган җирендә үк мышмыш килеп йоклап китте. Әнә ул инде әллә кайчан мәктәпкә киткән. Кечкенә шул әле, йокының тәмен белми...
Илназның күзләре тагын йомыла башлады. Дивардагы сәгать, ачуны китереп, минутларны саный. Дәрес башланырга да күп калмагандыр инде.
Шулчак Илназның башына шәп бер фикер килде. Йөзен чытып, әкрен генә әнисе янына аш бүлмәсенә керде ул.
— Әни, башым әйләнә, косасым килә. Кичә мәктәптә чаңгы шуган идек, салкын тигән бугай миңа...
Әнисенең йөзе үк үзгәрде.
— Ятып тор, хәзер дарулар бирәм, улым. Бүген мәктәпкә бармассың, − диде ул.
Илназ, эченнән генә тантана итеп, яңадан урынына барып ауды.
Тиздән әнисе эшкә китеп барды. Әтисе командировкада. Малай өйдә берүзе калды. Ни гаҗәп, йокы качкан иде инде. Беренче эш итеп әнисе калдырган даруларны чүп чиләгенә илтеп түкте. Аннары телевизор каршына килеп утырды. Тик иртә таңнан телевизор карыйсы килми иде. Денди уйнарга да кулы ятмады. Ялгызыңа гына бик күңелсез икән.
Аптырагач, гомердә булмаганны китап укырга тотынды. Юк, бу да кызык түгел. Кинәт тәрәзәгә күзе төште. Ур-ра-а-а! Малайлар елгага хоккей уйнарга төшеп баралар! Шундук авызы ерылды малайның. Ишегалдыннан тиз генә кәшәкә таягын табып алды да, ишекне тибеп ачып, түбән очка йөгерде.
Җан-фәрманга элдерткән уңайга, тыкрыктан килеп чыккан укытучыга килеп бәрелүен сизми дә калды малай. ыйныф җитәкчесе, берни булмагандай, өстен каккалап: — Исәнме, Илназ, — дигәч кенә аңына килде.
— Ник мәктәпкә килмәдең? — дип сорады укытучы, баягыча гади генә. — Ә-ә-ә, әйе... Авырый диделәр шул сине.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев