Авыл тормышы
Һаман авыл кешесенең эшен санап бетереп булмый. Исем китә.
Авыл кешесенең тормышын җиңел дип әйтеп булмый. Әче таңнан сыер мөгрәвенә теләсә-теләмәсә дә уяна. Шуннан башлана инде кырыкмаса-кырык төрле, тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләре.
Йөгереп кенә малларны болынга илтеп кил, кош-кортны тәмле җим белән сыйла. Шул ук сөйкемле кошлар туздырган ишегалдын да себереп куярга онытмыйсың. Ә бәрәңге, чөгендер, кишер, суган, кыскасы, бөтен бакчаны утау. Утаган саен чүп чыга гына тора. Чәчсәң дә бу кадәр үк күп булмас. Ә печән, печән өсте! Печән ташуның, эскерт куюның тәмен, рәтен белеп эшли бит авыл кешесе. Җиң сызганып, тир түгеп тырыша. Берәр көн бил тураймый йөрү нәрсә инде ул?! Иң мөһиме, җәйнең рәхәт чагы, җырларда җырлана торган печән өсте үтеп китә.
Алтын көзгә җитүгә, кабат кулына көрәк-сәнәк ала авыл кешесе. Элекке заманнардагы кебек, трактор чәчеп, трактор алып бирми бит ипидән соң икенче икмәк булган бәрәңгене.
Яңа гасырда кул һәм ат эше өстенлек итә. Димәк, трактор кемгәдер ошамаган. Ярый, безгә нәрсә, һәр эшнең рәхәтен, кызыгын таба беләбез. Яңа бәрәңгене учакта тәгәрәтеп пешерсәң, ару-талуларың юкка чыга да куя. Кыш җиткәч, төп эшләр — кар көрәү, тирес түгү. Ләкин боларына тагын бик күп вак-төяк эш тә килеп кушыла әле.
Яза-яза яз ае эшсез калды мәллә? Зарар юк. Мунчага утын әзерләү табигать уянып, бөреләр тишелгән чорга туры килә. Ә тирә-юньдә башларны әйләндерерлек итеп шомырт чәчәк атканда, авыл кешесе кулына тагын газиз көрәген ала, бәрәңге утырта. Бер уңайдан яшелчә бакчасы казылып, яшелчә дә чәчелә инде.
Ә көтү кайтканда сыер каршы алу үзе ни тора?! Кичке эңгер-меңгер төшкәндә яңа сауган сөт исе, саф һаваны ярып, борынны кытыклый. Әй, эш андамыни әле?! Тирләп-пешеп сөтне хөкүмәткә тапшырырга кирәк. Көянтәләр генә күренеп кала. Тизрәк, тизрәк, юкса сөт машинасы китеп үк барыр. Иртәнгесен дә, кичкесен дә шулай илтәсе бар. Җәй көне сөт күп була. Аны аертып, эремчек ясап та, май итеп язып та бетерерлек түгел. Шуңа очсыз бәядән булса да илтеп тапшырасың инде.
Һаман авыл кешесенең эшен санап бетереп булмый. Исем китә. Минем әти белән әнинең эшләгән эшләрен тау иттереп өйсәң, ул тау болытларга тияр иде. Әйе, авыл халкының тормышы эштән генә тора диярсең. Табигать кочагында туйганчы ял итү, диңгез буйларында кызынып яту — татлы хыял, матур төш кенә булып санала авыл кешесе өчен.
Әй, телемә салынып һаман язып утырам икән. Кыярларга су сибәсе бар бит әле. Оныта язганмын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
1
Авылы макта, шәһәрдә яшә дип шуңа әйткәннәр
0
0