Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Автографлы китап

— Кем иң кызыклы сорау биреп, язучының үз кулыннан автографлы китап ала, шуңа икенче атнада булачак контроль эш вакытында бер балл өстим!

— Укучыларны ничек «уятып җибәрергә» икәнлекне яхшы белә татар теле укытучысы Резе­да Зөфәровна. Мәктәпкә берәр танылган язучы-мазар киләсе булса, шулай берәр вәгъдә-бүләк белән алдан җайлап куя ул шәкертләрен. Аннары укучылар бер-берсен уздырып сорау бирәләр, килгән кеше, «нинди кызыксынучан балалар, укы­тучылары шулай укытадыр» дип, әле берәр гәҗиттә язып та чыгарга мөмкин.

Менә шулай киләләр дә сөйлиләр иҗатларының әһәмияте турында. Аларга кадәр андый әсәрне берәү дә язмаган, ул те­маны дөньяда беркем дә күтәрмәгән, андый искитмәле герой бары аларның әсәрләрендә генә, имеш. Аннары укучылар со­рау бирә башлый. Әкрен генә китап сату өлешенә күчәләр. Китаплар сатылмаса, директор аларны пачкасы белән үзе алып кала да ахыр чиктә барыбер укучыларга алдыртып бетерә. Йә булмаса берәр бәйрәмгә бирәләр. Яхшы бүләк, имеш. Әнә ике ай элек кенә Айрат Шәйхразый дигән язучы килде. Китабын тагы шул Диләрәнең соравы өчен генә бирде. Аның каравы калганнарын егетләргә 23 февральгә класс җитәкчебез бүләк итте. Аннары чаңгы ярышында урын алучыларга да тагы шул китапны бирделәр. Туган көннәргә дә әлеге китапны тоттырмасыннармы?! «Әле ел ахырына кадәр тагы берничә штукны биреп куймагайлары», — дип уйлады Шәмси.

Шәмси бүгенге очрашуда да, гадәттәгечә, иң арткы рәткә ба­рып утырды. Очрашуларда мәлҗерәтә башлый, йокы баса бит.

Шагыйрь икән бүгенге кунак — Райнур Камал. Шигъри юллап кына сөйли, иләсләнеп. Шигырьләренә әллә нинди пре­мияләр дә бирелгән икән. Менә әзрәк таныштырганнан соң, сорау бирү өлешенә күчтеләр.

Диләрә, гадәттәгечә, үзенең сорауларын яудыра башлады:

—  Беренче шигырьләрегезне кайчан яздыгыз? Остазыгыз дип кемне саныйсыз? Илһам кайсы вакытта килә?

Мәктәпкә килгән бөтен язучыларга шул бер үк сораулар­ны бирә ул. Язучылар исә сөенә-сөенә аларга җавап бирә, Диләрәгә автографлы китабын бүләк итә. Җыелган китапла­рыннан китап кибете ачарлык булгандыр инде өендә.

Айнур, торып, укытучы язып биргән сорауны кәгазь битен­нән көчкә иҗекләп укып чыкты:

—   Сез үзегезне татар әдәбияты дәреслегенә кертүегезне теләр идегезме?

«Шул гына җитмәгән иде анда, әле булганнарын да укып бетерә алмыйбыз», — дип уйлады Шәмси.

Бүген сорау бирү өлеше яхшы бара, ярыш кебек, теге язучы дигәне генә китап бирергә ашкынып тормый. Шуның кадәр сорау була торып, китабын бер кешегә генә бирер микән? Берәр яхшы сорау уйларга иде дә, шаккатсыннар иде. Резеда Зөфәровна атна буе мактар иде аннары үзен.

— Шагыйрь кеше кайларда эшли ала һәм күпме акча ала? — Азатның соравы бигрәк тә кызык булды.

Шагыйребез:

—  Без халык өчен эшлибез, рухи азык алабыз, безнең өчен матди байлык юк ул, — дип, күзен дә йоммый тәкрарлады.

Китабын гына бушка бирергә тормый, 100 сум, ди. «Ул ак­чага атна буе ашыйм бит мин», — дип уйлады Шәмси.

Шәмси дә читтә калмаска булды — очрашу башланганнан бирле татар әдәбияты дәреслеге артында телефонда казынып утыручы Ленарның китабын тартып алды да, язучыларның бөтенесе дә бер тирәдә кайнаша, биографияләрендә дә бары тик саннар гына алмашынып тора дип өметләнеп, күзен бер ки­тапка, бер язучыга ташлап, бер күч сораулар яудыра башлады:

—  Казанның Печән базарына китерелгәч, сезне кемнәр тәр­биягә ала? — Карашын тагын китапка тиз генә атып алды да: — «Ялт-йолт» журналында эшләгән чорда, кайсы әсәрләрегезне яздыгыз? — дип, зур канәгатьлек белән урынына утырды.

Теге Камал дигәннәре бер кызарды, бер агарды. Шәмсинең әдәбият дәреслегендәге сорауларны аңа бирүен абайлап алгач кына:

— Бигрәкләр дә шаян егет икәнсең үзең! Менә бит нинди кө­телмәгән сораулар яудыра сезнең укучылар, — дип көлеп, бер — укытучыларга, бер укучыларга карап, сүзен дәвам итте. — Без язучыларны халык тәрбияли инде, базарларга чыгып торасы юк хәзер, ы-ы, без — халыкны, халык — безне, ы-ы... «Ялт-йолт» журналына килсәк, мине анда эшкә алмадылар бит, без­дә кыскарту бара хәзер, ы-ы, үзебездә эшләүчеләрне дә кая куярга белмибез, абый, диделәр, менә шулайрак, ы-ы...

Шәмсинең соравыннан соң мәктәп җитәкчелеге тиз генә йомгаклау өлешенә күчәргә булды.

Язучы дигәннәре:

—  Уйлап-уйлап тордым да китапны шаян егетегез Шәмсигә бирергә булдым! — дип, егетнең кулын кысып, автографлы китабын тапшырмасынмы!

Шатлыгы эченә сыймады Шәмсинең. «Автор үзе сиңа ки­табын тоттырсын әле, бу сиңа чаңгы ярышында алган китап кебек түгел инде!» — дип уйлады ул. Эчендә автографы һәм теләкләре дә бар, җитмәсә: «Мин Тукай түгел! «Ялт-йолт» журналы моннан нәкъ 100 ел элек ябылган, энем. Димәк, мин кем? Җавапны — китап тышлыгыннан, ниләр язганымны — укыгач белерсең, шук егет».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев