Ат йөреше
...Җиде яшьлек Рузил унике яшьлек Ивановны телсез калдырды.
Рузил караватыннан торды да стенадагы сәгатькә карады — вакытында уянган. Юыну бүлмәсенә кереп, битен, кулларын, муенын юды, тешләрен чистартты, көзге каршына басып, чәчен тарады., Көзгедән аңа түгәрәк йөзле, коңгырт күзле, саргылт чәчле, ап-ак тешле малай елмая иде. Рузил баш бармагын тырпайтты да: «Во!» — дип куйды. Әнисе пөхтә итеп үтүкләгән кара чалбарын, ак күлмәген киде. Абыйсы Рамил белән бергә чәй эчте.
Рамил, спорт киемнәрен алып, стадионга китәргә әзерләнде. Бүген анда яшь футболчылар уйный. Чыгып китешли, энесенә:
— Җиңеп кайт! — диде һәм кулын сузды. Рузил Рамилнең учын шапылдатты:
— Син дә!
Ручкасын, яшел тышлы дәфтәрен кулына тотып, Рузил ишек төбенә килеп басты. Бүген ул шахмат клубында үткәреләчәк ярышларда катнаша. Дүртенче разрядлы шахматчы булу өчен көрәшә. Узган ярышларда җыелган дүрт очкосы бар инде аның. Тагын бер уенда җиңсә, башкаларында отышсыз уйнау да җитә.
Шахмат клубы балалар белән шыгрым тулы иде. Икенче катка күтәрелделәр. Рузил стеналарга эленгән дипломнарга, пыяла шкафлардагы кубокларга кызыгып карап барды. Шундый кубок аның бүлмәсендә дә торса, ул бик бәхетле булыр иде. Ярыш узачак бүлмә янына килеп җиткәч, әтисе тәрәзә янындагы диванга утырып калды, Рузил, кыю гына атлап, яп-якты бүлмәгә килеп керде. Тренер абыйсының өстәлен яшь шахматчылар урап алган иде.
— Исәнмесез!
— Исәнме, Заһиров! — Тренер өстәлендә чәчелгән кәгазьләрне тәртипкә китерде дә: — Иванов! Заһиров! Өченче өстәл янына утырыгыз! — дип, урыныннан торды. — Син, Иванов, аклар белән уйныйсың, Заһиров — каралар белән!
Иванов Рузилдән бер башка озынрак иде, бәлки, шуңа күрәдер үзен эре тотты:
— Йокың туйдымы, егет? — дип, өстән аска карап алды.
— Әллә кайчан тордым инде мин, — дип үртәлде Рузил.
— Ничәнчедә укыйсың?
— Беренчедә.
— Фи! Әйтәм аны...
Иванов уенны пешка белән башлап җибәрде. Рузил дә ферзь алдындагы пешканы алга этте. Иванов филне алгарак чыгарып бастырды. Рузил эченнән генә: «Җиңел генә мат бирмәкче буласыңмы?» — дип уйлады һәм шундук саклык чарасын күрде: король алдындагы пешканы алга чыгарды. Иванов күзләрен челт-мелт иомгалады: «Каты чикләвек бугай бу!»
...Җиде яшьлек Рузил унике яшьлек Ивановны телсез калдырды. Менә сиңа мә! Иванов мат алды. Рузил көндәшенең кулын кысты һәм, тренер янына килеп:
— Абый! Мин оттым! — диде.
Тренер абыйсы борыны мышкылдаган Ивановны икенче өстәлгә күчерде, Заһировка бер очко өстәп язып куйды.
Рузил тагын ике уен уйнады. Почык борынлы Сәлимне ун йөрүдә җиңгәч, Рузил өстәле янына күбәләк сыман алсу бантиклар таккан Алсуны утырттылар. Бигрәк чая кыз булып чыкты ул. Иреннәрен бөрештереп, бантиклары белән уйнап утыргандай итте дә, өч-дүрт тапкыр шах биргәннән соң:
— Мат! — дип, шоколад исе килгән учын малайга сузды.
Кызга оттыру Рузилнең кәефен кырса да, ул әллә ни аптырап тормады: дүртенче разряд алу өчен аның очколары җитә иде инде.
Тренер абыйсы, Рузил янына килеп:
— Молодец, Заһиров! Алты очкоң җыелды. Дүртенче разрядлы шахматчы булдың! — дип котлады.
Малайның түбәсе күккә тиде.
— Киләсе атнада өченче разрядны алу өчен уйный башларсың!
— Мин бүген үк уйныйм, абый... Тренер малайга сынап карады:
— Арыдың, егет. Бүгенгә җитәр.
— Юк. Бүген уйныйм.
Тренер малайның үҗәтлеген белә иде инде. Буе орчык кына булса да, тоткан җиреннән өзә торган малай бу. Тренер Рузилне күрше бүлмәгә алып керде һәм:
— Ярар, уйна! Бу юлы йөрешләреңне дәфтәреңә язарга туры киләчәк. Көндәшеңнең йөрешләрен дә теркәп бар. Өеңдә һәр уеныңны кабат уйнап, тикшереп чыгарсың. Кайда нинди хата җибәрүеңне ачыкларсың... — диде һәм каршы өстәл янында басып торучы озын малайга дәште: — Илдар, кил монда! Заһиров белән уйна!
Илдар белән Рузил уртак нәтиҗәгә уйнадылар. Рузилнең булган очколарына тагын ярты очко өстәлде.
Коридорга чыгып, бераз ял итеп кергәч, Рузилнең өстәле янына Саша килеп утырды.
Узган ярышларда Рузил Сашаны ике тапкыр откан иде инде, шуңа күрә ул артык борчылмады. Саша кул сузгач, Рузил дә аңа кул бирде. Уен башланып китте.
Саша ферзь каршындагы пешканы алга этте. Рузил дә шул ук йөрешне кабатлады. Саша ферзьне алга чыгарды. Рузил, офицер каршындагы пешканы алга этеп, офицер өчен уен кырына чыгу юлын ачты...
Уен озакка сузылды. Уен кыры төрле-төрле фигуралар белән чуарланды. Әле Рузил, әле Саша шах бирде. Өстәл өсте уеннан чыккан пешкалар, офицер, атлар белән тулды. Озак тартыштылар. Кинәт Саша мат куйды. Көтелмәгән йөрештән Рузил кечерәеп калды, ни әйтергә белмәде. Саша болай уйнар дип уйламаган иде ул. «Барыбер җиңәрмен!» дип башланган уен җиңелү белән тәмамланды.
Тренер абыйсы Рузилне ишек төбенә хәтле озата чыкты. Аның әтисенә:
— Тырыш егет! Булдыра! — дип елмайды да Рузилнең кулын кысты. — Разрядлы шахматчы булуың белән котлыйм!
Әтисе дә:
— Молодец, улым! — дип, малайның чәченнән йомшак кына итеп сыйпады.
Мактасалар да, Рузилнең кәефе кырылган иде. Соңгы уен, дөресрәге, оттыру аңа тынычлык бирмәде. Ничек булды соң бу?
Өйгә кайтып ял иткәч, Рузил белән әтисе кабат шахмат уйнарга утырдылар. Иң элек малай мат алган соңгы уенның йөрешләрен тикшерде. Әтисе сары чәчле Саша булып уйнады. Дәфтәргә теркәлеп барган һәр йөреш кабат йөрелде. Ниһаять, Рузил җиңелү сәбәбен тапты: ул ат белән ялгыш йөреш ясаган.
— Ашыкканмын. Сулга китәсе урынга уңга киткәнмен, әти. Сулга киткән булсам... Эх!
Рузил төшендә дә шахматлар күрде. Елгада су эчкән атка атланып маташа, имеш. Ат кешни икән. Малай, куе ялга ябышып, атның сыртына ук менә һәм аны сулга бормакчы була, ә ат, киреләнеп, уңга каера. Малай — сулга, ат — уңга...
— Нигә киреләнәсең? — дип сорый малай. Ә ат, кешни-кешни:
— Масайдың бит, егет, үзеңне җиңмәсләр дип уйладың, көндәшеңә өстән карый башладың. Шуңа күрә мин, сине тыңламыйча, уңга киттем, — ди икән.
— Мин башка алай эшләмәм, һәр уенга әзерләнермен, һәр уенчыны хөрмәт итәрмен! — дип ялварды малай.
— Алай булса, мин һәм башка фигуралар да синең боерыкларыңны үтәргә әзер. Сиңа әле бик күп уеннар уйнарга туры киләчәк, Рузил! Чемпион булырсың! Әмма биргән сүзеңне онытма. Уеннарга яхшы әзерлән, көндәшләреңне хөрмәт ит! — Шулай диде дә ат күздән югалды.
Рузил ат кешнәгән тавышка уянып китте. Әтисе белән абыйсы телевизор карап утыралар иде. Рузил телевизорга карады. Экранда, башларын чөеп кешни-кешни, атлар чабалар икән.
Малай төшендә күргән атның сүзләрен исенә төшерде. Ат аңа: «Чемпион булачаксың!» — дип әйтте ләбаса. Аның өчен ай-һай күп тырышасы бар әле. Масаерга гына ярамый. Рузил тылсымлы атка биргән вәгъдәсен тагын кабатлады һәм, ниһаять, тынычланып йоклап китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев