Көмеш кыңгырау

Ашыгудан ни файда?

Вакыйф Нуриевның балалар өчен шаян хикәясе.

Ай-һай тиз дә үтте соң бу җәйге кани­кул! Әле кайчан гына тышына «Ну, погоди!» төшерелгән капчыкны асып авылга кайткан идем. Инде менә шушы капчыкны асып ки­теп тә барам, һәр елны каникулны авылда үткәрәм. Әби янында. Әби әйбәт минем. Бая да ул: «И улым, стансага кадәр дистә чак­рымнан да күбрәк, шәй. Бара-бара арырсың инде», — дип калды. «Арымам әле», — дигән идем дә, арымассың, көчкә атлыйм.

Нишләптер минем әби кыбырсык җан. Ар­тыннан куалармыни — ашыга. Мин үзем бер дә ашыкмыйм. Ашыгудан ни файда?

Авылга кайту белән үк ул: «Кыяр утырта­сы бар иде, улым. Мунча бакчасындагы калган урынны тирес салып китмәнләп бир әле», — диде.

— Ашыкма, әби, — дим, — утыртырбыз.

Юк, әби үзенекен итте, иртәгесен дә шул кыяр, өч көннән соң да шул кыяр, атна буена кыяр дип үзәккә үтте. Алҗыта торгач, ике атнадан соң китмәнләдем теге урынны. Дөрес, ул вакытта кешенең кыяры чәчәк ата башла­ган иде инде. Аның каравы, кеше тозлы кыяр ашаганда, без яшел кыяр ашадык. Әби әле, «сбижий кыяр» дип, күршеләрне дә сыйлап йөргән.

Бакчаны гына китмәнләп бер-ике көн үтүгә, әби:

—  Ызандагы печәнне чап, улым, — дип теңкәгә тия башлады. Имеш, күрше малайла­ры Мәүлетҗан белән Тукран-Генрих куша­матлы Насих үзләренекен чабып та куйган­нар.

— Ашыкма, әби, — дим, — чабарбыз. Чаптым. Тик тегеләр кебек җәй буена ике-өч кат түгел, бер кат кына. Күп чабуга карап печән артмый бит, чөнки үлән шулкадәр кыс­карак була. Дөрес, әби: «Картайган инде хәзер безнең печән», — дигән булды. Картайса соң... Карт кәҗәгә карт печән дә ярый ла. Аннары карт печән — экономия ул. Яшь печәнне мал хәзер ашап бетерә. Ә монысын озак чәйни. Печән дә тиз генә бетми.

Кәҗә дигәннән, көн авышып, кояш Артыш тавы битендәге корыган өянке очына кадәр тәгәрәп төштеме — әби көн саен башны әй­ләндерә. «Көтү каршына бар да, көтү каршы­на бар, зинһар, алып кайт шул кәҗәне дә, зин­һар, лапаска яп».

— Ашыкма, әби, — дим, — алып кайтыр­мын, ябармын.

Беләм ул кәҗәнең гадәтен: көтү кайткач, су буена элдертсә, тегермән бинасының үткән гасыр бүрәнәләренә ышкынып кашынмаса һәм бил тиңентен әрекмән арасында чемче­неп йөрмәсә, күңеле булмый аның. Кешеләр­нең бакчасына кереп кунак булып та чыга. Караңгы төшә башлагач кына барып алып кайтам үзен. Дөрес, әби саварга соңга кала. Аның каравы башка кәҗәләрнекенә караган­да сөте күбрәк була, тамагы туя. Минем ашык­маудан файдамы? Файда!

Әби беркөнне иртәнге сәгать дүрттә үк күрше Сәлим абыйның машинасына утырып районга китте. Кәҗәне көтүгә куарга миңа кушты: «Сәгать челтерәгәч тә торырсың, улым, яме», — дигән булды. Челтерәде будильник. Юрганнан башны да чыгармыйча, кул белән генә мендәр янындагы урындыктан капшана-капшана эзләп таптым аны, төймәсенә басып авызын томаладым. Икенче якка бо­рылдым да тагын йокыга киттем, нигә ашы­гырга? Йокыдан сәгать унда гына уяндым. Дөрес, кәҗәм көтүдән калды калуын. Аның каравы үзен кич белән алып кайтасы булма­ды.

Күрәсезме, ашыкмаудан гел файда! Тик менә каникул гына ашыкты — тиз үтте. Иртәгә Беренче сентябрь икән бит. Шуңа күрә бүген китәм. Казанда әни каршы алыр­га тиеш. Әнә станция дә күренде инде. Та­гын бер чакрым чамасы атлыйсы калгандыр. Чү!.. Минем поезд килеп туктаган да түгел­ме соң? Әллә инде кузгалып та бара? Кузгал­ды шул. Китә бит, китә. Китте, китте-е-е. Бет­те баш. Бүген башка поезд юк бит инде. Их!..

Үзем ашыгып атлаган булдым бит әле. Ашыга-ашыга шабыр тиргә баттым. Тик ни файда соң?! Үзегез күреп торасыз — ашыгу­дан файда юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: