Җәрәхәтле агач
Агач ул, кайда үссә дә, безнеке.
Алим бабай белән оныгы Рамил күрше авыл базарыннан кайтып баралар. Алим бабайның аркасында биштәр. Биштәрендә — әбиләренә алган чәй, җимеш, бал, йорт кирәк-яраклары...
Күрше авыл урамыннан узып барганда, бабай зәгыйфь бер яшь агачны күреп алды. Бер ботагы сынган. Әле иртән базарга барганда, ул агач сынмаган иде. Бабай, агач янына килеп җитүгә:
— Улым, бу агачны таптап бетерәләр ич. Әйдә әле, аны бәйләп куйыйк, — дип, шул тирәдә яткан таякны алды. Рамил аңа кирпеч кисәге алып килде. Бабасы таякны, агачның як-ягына бастырып, кирпеч кисәге белән кагып та куйды. Аннан соң:
— Улым, әниеңә алган кер бавын бераз кисеп алыйк әле. Шуның белән бәйләп куйыйк, — диде. Шулай эшләделәр дә.
Агачны бәйләп бетергәч, оныгы бабасыннан:
— Бабай, бу бит безнең авыл түгел. Чит авыл урамында үсеп утырган агачны бәйләп, дәвалап йөрибез. Ник үзләре карамыйлар икән, бабай? -дип сорап куйды.
Бабасы:
— Улым, күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе — ботак тишеге, ди безнең халык. Ә агач ул, кайда үссә дә, безнеке. Базардан кайтканда, базарга барганда, гел шуннан йөрибез. Сынган агач аунап ятса, безгә дә күңелсез булыр иде. Бу җирне урап үтәр идек. Ә шаулап үсеп утырган агач яныннан үтеп йөрүе безгә дә, башкаларга да күңелле, -дип елмайды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев