Көмеш кыңгырау

Аппаккай

Аппаккай белән Булатның аерыл­мас дусларга әверелү тарихы. Фоат Садриев хикәясе.

Фоат Садриевның башка әсәрләре

Булатның әнисе өйгә талдан үрелгән тирән эч­ле түгәрәк әйбер алып керде. Аның эченә сап-сары салам да салынган иде. Булат, яшькелт талчыбык­ларны тотып-тотып карагач:

—  Әни, бу нәрсә? — дип сорады.

—  Бу оя дип атала. Каз шуңа йомырка сала,— диде әнисе.

—  Ник?

—  Йомыркадан бәбкә чыгара.

Шулчак өйалдында каз каңгылдаганы ишетелде. Әнисе ишекне ачуга, ул, тупсаны атлап, өйгә керде. Муенын Булатка таба да, башка якка да сузып, баш­та ысылдады. Аннары:

—  Ка-ка-ка, га-га-га,— диде.

Әнисе казны ояга утыртты да карават астына этеп кертте, карават җәймәсен идәнгә кадәр төше­реп куйды.

—  Анда казга караңгы бит,— диде Булат.

—  Караңгы булмаса, ул йомырка салмый, бәбкә дә чыгармый,— дип аңлатты әнисе.— Тешләп ал­масын, бик якын килмә.

Әнисе маллар карарга абзарга чыгып киткәч, Булат эчтән генә көлеп куйды:

—  Җәймә артыннан берни дә күрмәгән килеш ничек тешләсен инде ул?

Шулай уйлап карават янына килүе булды, каз томшыгы белән ике тапкыр тезенә китереп тә төртте. Ярый әле җәймә калын, тешли алмады. Күр-мәсә дә сизә икән.

Шактый вакыт узгач, каз чаштыр-чоштыр килә башлады. Аннары тып итеп оядан төште дә ишек катына килде. Әнисе казны чыгарып җи­бәрде.

—  Әни, әллә йомырка салганмы? — дип сора­ды Булат.

—  Әйе.

Әнисе карават астыннан каз оясын тартып чы­гарды.

—  Кая, берни дә юк бит! — дип кычкырып җи­бәрде малай.

—  Ә син әйбәтләбрәк кара.

—  Ә-ә, йомыркасын салам белән күмгән икән. Ул йомыркага үрелгән иде, әнисе аны:

—  Йомыркасына кагылганны каз яратмый, ти­мә,— дип туктатты.

Шулай көнаралаш каз йомырка салды. Аннары йомыркалар өстенә утырды. Бу вакытта идәндә дөбердәргә дә ярамый икән. Бәбкәләр, томаланып, йомырка эчендә үләргә мөмкин, ди.

Каз ояда озак утырды. Йомыркаларын томшы­гы белән әйләндереп торды. Аларның бөтен ягы да тигез җылынсын өчен шулай эшли икән. Утырганда, каз юньләп ашамады, урамга да әллә нигә бер генә чыгып керде.

Бервакыт карават астыннан «пип-пип» дигән та­выш ишетелде. Әнисе ояны янә тартып чыгарды да каз астыннан бер йомырка алды. Аның бер башы әз генә тишелгән, ә тишектән туктаусыз пипел­дәүче бәбкәнең сап-сары борыны күренеп тора. Аңа тәлинкәдән су йоттырдылар да кире куйды­лар. Ике көн үттеме-юкмы, идәндә яшькелт-сары бәбкәләр йөгерешә башлады. Ләкин арада берсе чирле иде. Ул аксап кына йөри, юньләп ашый да алмый, борынын йоннары арасына тыгып тик уты­ра. Иптәшләре, ашап, йөгереп туйгач, «түрр-түрр» дип, әниләренең канаты астына тулып бетәләр, теге читтә кала. Кайчакта әнисе, килеп, канаты белән аны үзе каплый, тик ул мескенне башкалар канат астыннан этеп чыгара. Булат бәбкәне бик кызган­ды. Кулларына алып җылытып утырды, авызыннан төкерек эчерде.

Берничә көннән теге бәбкәнең иптәшләре яшел чирәмгә чыгып китте. Берүзе калгач, ул кызганыч та­выш белән «пип-пип» дип кычкырды. Ишегалдыннан әнисе «кыйгак-кыйгак» дип җавап бирде. Бик озак кычкыргач кына туктады бәбкә. Булат аны бик кыз­ганды. Әтисе белән әнисенә:

—  Мин бәбкәгә иптәшкә өйдә калыйм әле? — Диде.

Әтисе белән әнисе рөхсәт иттеләр. Булат аны ашатты, тәрбияләде, иркәләде. Су эчкәндә, бигрәк матур иде бәбкә. Ул су каба да, томшыгын югары күтәреп, «тәп-тәп» иттерә. Шул чакта муенындагы яшькелт-сары йоннары матур булып кабаралар, йот­канда, селкенеп-селкенеп куялар. Бәбкә акрынлап ныгый, терелә барды.

Беркөн Казаннан бабасы кайтты да Булатны ку­накка алып китте. Бәбкәне бик кызганса да, шәһәр күрәсе килү теләге җиңде шул. Ул кунакта ике атна булды. Кайтуына бәбкә өйдә юк иде инде.

—  Бәбкәң терелде, хәзер иптәшләре белән бергә йөри,— диде әнисе.

Кайтып кергәндә, Булат казның бәбкәләре белән миләш күләгәсендә ятканын күргән иде. Йөге­реп ишегалдына чыкты. Күзләре белән теге бәбкәне эзләде, тик аны башкалардан аера алмады. Алар унбиш көн эчендә шактый үскәннәр, ныгыганнар. Булат якынлаша башлаган иде, әниләре ысылдап туктатты. Шулчак уртадагы бер бәбкә басты да әз генә аксап читкә чыкты, һәм, пипелди-пипелди, аңа таба йөгерде.

—  Пип-пип-пип! — дип сикергәләде Булат сөе­неченнән.

Бәбкә килеп җитте. Булат, чүгәләп, аны кулына алды, йомшак гәүдәсен битенә терәде. Бәбкә, аның колагына томшыгы белән кагылып:

—  Пип-пип-пип! — диде. Булат, өйалдына алып кереп, аны

ашатты. Аларның дуслыгы ныгыды. Ишегалдындамы, урамдамы, елга буендамы — бәбкә аңа йөгереп килә торган булды.

Җәй бик тиз үтте. Бәбкәләр акрынлап кара-кучкыл төскә керде, аларга канат-каурыйлар чыкты, чын каз булдылар. Теге бәбкә генә ап-ак иде. Шуңа күрә аңа «Аппаккай» дип исем куштылар.

Көннәр суытты, агач яфраклары саргаеп коел­ды, яңгырлар ешайды. Инде казлар елгага төшүдән туктадылар, сарайда ашадылар, ишегалдында гына йөрделәр.

Беркөнне иртән торуга, бөтен җир ап-ак кар белән капланган иде. Булат, чанасын тартып, тау­га китте, туйганчы шуды. Кайтып керсә, өй тулы апалар, һәрберсе каз йолкый... Булат елап җибәр­де һәм:

—  Минем Аппаккайны бирегез! — дип кыч­кырды.

— Аппаккаең сарайда. Сагынып беткәндер инде үзеңне,— дип, әнисе аны тынычландырды.

Булат ишегалдына атылып чыкты. Аппаккай са­райда ялгызы иде. Ул аның озын йомшак муенын сыпырды, назлап сөйде... Өйгә караңгы төшкәч кенә керде. Йокларга яткач та әбисе белән Аппаккай ту­рында сөйләштеләр. Яратуы чиктән тыш иде,шул малайның.

* * *

Балалар бакчасына яшел чыршы куйдылар, тиздән Кыш бабай киләчәк, диделәр. Әллә шуңа инде, көнне бик нык суытты. Бакчадан кайтканда, суык Булатның борын очларын чеметтереп алды, кулы да туңды.

Капкадан керүгә туктап калды ул. Аппаккай кар өстендә бер аягын күтәреп тора иде. Аһ, мескен! Көне буе карда басып торып, тәпиләре кып-кы-зыл булып каткан. Аның бит Булатныкы төсле киез итеге юк.

Булат тиз генә итекләрен салды да башта берсен, аннары икенчесен казга киерде. Аппаккай карышты, канатларын җилпеде, тик малай барыбер үз дигәнен итте. Йон оек белән генә салкын булса да, өйгә кергәнче түзде. Ләкин Аппаккай бер аягын селтәде дә итекне салды. Аксак аягын итектән чы­гара алмады. Булат казны тагын эләктерде, итекне барыбер кидерде. Берничә адым атлагач, Аппаккай туктап калды, ник мине җәберлисең, дигәндәй, Булатка карап тора башлады. Кинәт Булат кул-аяк бармакларының энә белән чәнечкәндәй авыртуын тойды. Кулларын өреп җылытмакчы булды, ләкин «өф-өф» дигән саен, бармаклары ныграк чәнчеште, һәм ул елап җибәрде. Өйдән әбисе белән әнисе йөгереп чыкты. Әбисе карда аунап яткан бүрек белән бияләйләрне җыя башлады, әнисе Булатны өйгә күтәреп алып керде. Кайнар пәрәмәч белән чәй эчкәч, аның кул-аяклары ут булып җылын­дылар...

* * *

Яз көне Аппаккай әнисе утырган ояга күп итеп йомырка салды, нәни бәбкәләр чыгарды. Аппаккай үзе генә түгел, аның бәбкәләре дә Булатның аерыл­мас дусларына әверелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: