Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Әни нинди була?

Раксана әнисен бөтенләй хәтерләми.

Раксана әнисен бөтенләй хәтерләми. Әнисе аңа заман­ча яңгырашлы шушы исемне кушкан да ташлап киткән. Әтисе кем булган, әби-бабасы, туган-тумачалары бармы — болары кызчыкка мәгълүм түгел. Хәер, бу сораулар аны һич тә борчымый иде. Ул яши торган йортта әти-әни дигән сүзләр бик сирәк ишетелә. Раксана аларның мәгънәләренә дә төшенми. Күп алар биредә, малайлар, кызлар. Раксананың иптәшләре, абый-апалары. Ашый­сылары килсә, аларны Галия апалары ашата. Фәридә апа белән Сария апа гел алар янында була. Раксана җыласа, көйсезләнсә, зуррак кыз балалар аны юаталар, күтәреп йөртәләр, уенчыклар бирәләр иде. Раксана бик сөйкем­ле, көнбагыш чәчәге кебек сап-сары чәчле, зур зәңгәр күзле, ап-ак йөзле кызчык иде. Үзе бик хәрәкәтчән, ша­ян. Ул әле ятимлекнең нәрсә икәнен дә белми, сизми иде. Бу йортта ул иң нәние, шуңа күрә аңа игътибар да ныграк сизелә иде. Өлкәннәр аны төпчек кызыбыз дип кенә йөртәләр, шаянлык-шуклыклары өчен дә ачулан­мыйлар. Раксана үзе дә тәрбиячеләрне ярата, һәммәсенә тартыла. Тик үз тирәсендә өлкәннәр арасында иң яратка­ны Хисам бабай иде. Хисам карт биредә атлар карый, төннәрен каравылда тора, малай-шалайны чүкеч тотарга өйрәтә, ишегалдын тәртиптә тота иде. Аның үз өстенә алган вазифалары да санап бетерерлек кенә түгел. Билге­ле, балалар йорты штатында аның хезмәт хакы алыр өчен дип билгеләнгән штаты булгандыр-булуын. Әмма бу йортта ул үз кеше, йортның терәге иде. Балалар һәрчак аның тирәсендә чуалалар. Картның күңел җылысы бары­сына да җитә иде. Әле тәпи йөри башламас борын ук бүлмәгә Хисам бабай килеп керүгә Раксана гөлдер-гөлдер килеп аңа үрелә, сөенә иде. Хисам карт кызчыкны күтәреп ала, сөя, итәгенә утырта, үчтеки-үчтеки итә.

Карт китә башласа, Раксана кычкырып җылый, җибәрмәскә теләп, аңа ябыша. Еш кына ул бабайның итәгендә йоклап та китә иде. Ул чакта карт саклык белән генә аны урынына илтеп сала. «Раксананы иркәләп боза­сың», — ди иде аңа тәрбияче Фәридә Әхтәмовна. Ул үзе балаларны кырыслык белән тәрбияләү ягында иде. «Бер­ни аңламый ич әле сабый», — дип кенә җавап бирә иде карт аңа. Озаграк күрми торса, ул үзе дә Раксананы юк­сына, аның һәр сүзенә, шуклыгына кинәнә иде.

Җәйләрен балаларны Кама буена, дачага алып чыга­лар. Зурраклар өлкәннәргә бәрәңге, яшелчә үстерүдә бу­лышалар. Кышка җиләк-җимеш җыялар, һәр йорттагы кебек үк биредә дә эш кайный иде. Җәйләрен Раксана тулысы белән Хисам бабай карамагында кала. Зуррак ба­лалар иртүк я кырга эшкә, я күрше урманга походка юнәләләр. Раксана исә берни сизми тәгәрәп йоклый. Ул арада Хисам бабай атлары янында кайнаша. Раксана уян­гач, алар икәүләп, басуга балаларга эчәргә мичкәсе белән салкын су илтәләр. Бабай Раксананы хуш исле яшел печән өстенә утырта да башына ак панамасын кидерә. Арбага җигелгән Рекорд кушаматлы алаша салмак кына юырта. Хисам бабай кулына дилбегәсен тоткан килеш уйга чумып бара. Ләкин Раксана аңа озак уйланырга ирек бирми, яшел печән арасыннан тәлгәше белән кып-кы-зыл җиләк, яисә зәп-зәңгәр чәчәк таба да, сөенечен ба­басы белән уртаклаша.

— Мин таптым, менә моннан, — ди. Җиләкне берәмтекләп бүлә башлый. Бусы — сиңа, бусы — миңа, янәсе. Кызчык Хисам картның балалар йокыдан торган­чы күрше урман аланына барып, печән чабуын да, бу җиләкләрне, чәчәкләрне Раксана тапсын дип үлән ара­сына кыстыруын да белми иде.

Раксана шулай әти-әни сүзен бер тапкыр да әйтеп ка­рамаган килеш, беркемне дә юксынмый үсәр дә иде бәлки...

Көннәрдән бер көнне Талия исемле кызны алырга әнисе килде. Ник Талия әнисе исән була торып, моңа кадәр биредә яшәгән — монысы балалар өчен сер булып калды. Шунысы хак: бик ошатты Раксана Талиянең әни­сен. Искитмәле әйбәт апа иде ул. Талия белән рәттән хәтта Раксананы да кочаклап үпте. Балаларның һәрбер­сенә фантигына аю сурәте төшерелгән конфет та бирде. Талиянең шатлыгы эченә сыймый иде. Тәрбиячеләр аның документларын әзерләгән арада, әнисенең кулын­нан җитәкләп, «минем әнием, минем әнием», — дия-дия мактанып йөрде. Әнисенең күзләреннән яшь ага. Үзе зур, тупас куллары белән кызының чәченнән сыйпый иде. Моңа кадәр гел аерым игътибарга өйрәнгән Ракса-наның күңелендә көнчелек сыман хис уянды. Ул ярсып барып ананың икенче кулына асылынды, аннары Тали­ягә телен күрсәтеп: «Минем әни», — диде. Талия моңа түзеп тора алмады. Әнисенең алдына чыкты да аны ко­чаклап елап җибәрде. «Юк, юк, минем әнием, әйе бит, әни, минеке бит, әйт, әйт», — дип кабатлады. Раксананың да тиз генә бирешәсе килмәде. Талияне читкә этәреп ана­га сарылды. «Минем әни, әйе бит», — дип, ул да Талиянең сүзләрен кабатлады. Балалар моның ни белән бетәсен бик кызыксынып карап торалар иде. Талиянең әнисе дә аптырап калды. Кызының сүзен җөпләр иде, Раксана бигрәк сабый,  әнисенең  кем  икәнен дә  белмичә, өзгәләнеп аңа сарыла. Шулчак тәрбияче Фәридә апа ярдәмгә килде. Ул чүгәләп Раксананы кочаклады да: «Юк, бу апа Талиянең әнисе, тәртипле булсаң, синең әниең дә килеп алыр», — дип кызчыкны юатты. И куан­ды Раксана, шатланды. Тәрбияченең муеныннан кочак­лап кабат-кабат сорады:

— Килеп алырмы, тәртипле булсам, килеп алырмы? — диде. Тәрбиячегә: «Алыр, алыр», — дип ышандырудан башка чара калмады.

Куанычыннан нишләргә белмәгән Талияне әнисе шул ук көнне алып китте. Балалар аннан көнләшеп, кызыгып карап калдылар. Раксана өчен бу көн аеруча истәлекле булды. Ул һәр баланың, шул исәптән аның да әнисе бу­лырга тиешлеген төшенде һәм түземсезләнеп әнисенең килүен көтә башлады. Ул еш кына әнисен күз алдына ки­терергә дә теләп карый. Ләкин берничек тә булдыра ал­мый. Күз алдына гел Талиянең әнисе килә иде.

Әнисе турындагы уй Раксананың бөтен барлыгын биләп алды. Йокларга ятканда ул иртәгә көн туасын, бәлки әле ул йокыдан торуга ук әнисе киләсен уйлап ята иде. Шулай булды ич: Талия йокыдан торганда аның кой­касы янында әнисе утыра иде. Моны Раксана үз күзләре белән күрде. Раксана белән Талиянең койкалары группа­да янәшә тора. Раксана Талиядән иртәрәк уянган иде. Ниндидер таныш түгел апаның кулъяулыгы белән авы­зын каплап, Талиягә карап елап утыруын күрде. Раксана­ның уянганын күргәч, апа аңа карап матур итеп елмайды. Алга төшкән чәчләрен рәтләп куйды, тураеп утырды. Раксанага никтер бик рәхәт булып китте. Ул да елмайды. Шулчак Талия күзләрен ачты. Аптыраган кыяфәт белән апага карап торды. Апа иелеп аның маңгаеннан үбеп ал­ды һәм пышылдап кына: «Бәбкәм!» — диде. Талия башта югалып калды, аннары ниндидер көч аны апага этәрде. Таныды ул әнисен, йөрәге белән таныды һәм аның муе­нына асылынып: «Әни, әнием», — дип кычкырып җибәрде.

Шуннан бирле Раксана йокларга ятканда койкасының бер читенәрәк сыенып ята торган булды. Төнлә әнисе килә-нитә калса, иртән аңа утырырга урын булсын, янәсе. Күлмәген дә койка башына әйбәт итеп элә иде. Әнисе аның уңган, җыйнак икәнен күрсен.

Раксананың әнинең нинди булганын, кайдан килгәнен бик беләсе килә иде. Әни ничек була икән ул? Талиянең әнисе ник Талиянеке генә булган?

Ул үзеннән зуррак кызларны бу сорау белән аптыра­тып бетерде. Аның: «Әни нинди була?» — дигән соравына кызлар: «Әни әйбәт була, ачуланмый, иркәли», — диләр.

Анарның күбесе әле әниләре белән яшәгән вакытларын хәтерли. Ләкин Раксананы бу җавап кына канәгатьләндерми. Ул әнинең нинди булуы турында түгел, ничек булуы, кем булуы турында да беләсе килә. «Тыңламасаң да, тәртип бозсаң да, ачуланмыймы?» — дип сорый. «Үз әниең ачуланса да, онытыла», — диләр кыз­лар. «Минем әни чынлап та мине килеп аламы?» — дип тагын бер кат ачыкларга тели Раксана. «Килеп алырга да мөмкин», — диләр кызлар. Җирән чәчле Рузинә генә: «Минем әни бик теләсә дә килә алмый. Дөньяда юк ул», —  дип моңсу гына әйтеп куя. Раксана әле үлемнең ни икәнен белми. Шуңа күрә: «Ник дөньяда юк?» - дип төпченә. Рузинә җавап бирмичә китеп бара. «Аның әни­се үлгәнгә өч ел инде, Сәкинәнең дә, Светаның, Маша-ның да әниләре үлгән. Монда әниле кешеләр бик сирәк», — дип аңлаталар кызлар. «Ничек үлгән?» - дип аңларга тырыша Раксана. «Авырган да үлгән, аннары җиргә күмеп куйганнар», — диләр кызлар.

Раксана бу сөйләшүдән соң озак кына уйланып йөри, аннары үз-үзен ышандырып куя: «Минем әни үлмәгән, Фәридә апа әйтте, килеп ала, диде».

Бу көннәрдә яңгырлар яуды. Балалар мунча керделәр, өйдәге эшләр белән мәшгуль булдылар. Шуңа күрә Рак­сана Хисам бабай белән шатлыгын уртаклаша алмый торды. Яңгырлар туктап, көн аязуга балалар тагын утауга чыктылар. Раксана бу көнне түземсезләнеп көтеп алды. Бабай янәшәсенә, арбага йомшак печән өстенә менеп утырыр-угырмас тәтелдәргә тотынды. «Бабай, бер сүз әйтимме?» — дип кабатлады. Бик дулкынланудан аның битләре янып чыккан. Ул печән арасыннан гадәтенчә җиләк, чәчкә эзләргә дә онытты. Карт башта дилбегәне селкеп, атка чөңгереп җибәрде, аннары кызчыкка күз ташлап алды да әйтте: «Я, белик, нинди сүзен бар икән?»

— диде. Раксана күзләрен зур ачып, кулларын селтәп, бер сулыштан әйтеп салды: «Минем әнием бар, ул мине ки­леп ала». Карт кызга текәп карап куйды, эндәшмәде. Бабайның эндәшми торуын кызчык ошатмады: «Ие инде, ие, минем әнием мине килеп ала, менә күрерсең», — дип кабатлады. Карт авыр сулады. «Ярый, ярый, бик әйбәт. Тик син киткәч, мин нишләрмен икән соң? Кем белән басуга су илтермен?» — дигән булды. Раксана беразга ап­тырабрак алды. Бу турыда ул уйламаган иде әле. Хәер, са­быйлар өчен дөньяда хәл ителми торган каршылыклар юк. Раксана да бик тиз юлын тапты. «Әни сине дә үзе белән алып китәр, бергә китәрбез», — дип, кулларын чәбәкләде.

Раксана үзенең хыялы, өмете белән бәхетле иде. Бер­вакыт ул әнисен төшендә күрде. Ул Талиянең әнисенә ох­шаган да, охшамаган да иде. Өстенә Фәридә апаныкы ке­бек зәңгәр бизәкле күлмәк, чәчләре сап-сары, кер­фекләре Хисам бабай бүләк иткән курчакныкы кебек озын, үзләре еш-еш йомылып торалар. Әнисе Раксанага бер сүз дә әйтмәде, итәгенә утыртып сөйде генә. Чәченнән сыйпады, битеннән үпте. Әнисенең куллары йоп-йомшак иде, аның итәгендә утыру да шундый рәхәт. Раксананың мондый рәхәтне беркайчан да татыганы юк иде әле. Уянгач, ул як-ягына карап әнисен эзләде. Шун­дый татлы төштән аерылу авыр иде аңа. Тәрбияче Фәридә апа кызчыкның озак кузгалмый ятуын күреп, аның янына килде:

— Хәерле иртә, Раксаночка, хәерле иртә, яле кем сике­реп тора?!

Кызчык зур зәңгәр күзләрен тутырып тәрбиячегә ка­рады һәм җитди итеп әйтеп салды:

—  Мин әнинең нинди булганын беләм, ул йомшак, җылы була, — диде. Аннары үз-үзенә бик ышанып өстәде: — ул мине барыбер килеп ала, менә күрерсез, — диде.

Тәрбияче кызчыкның чәченнән сыйпады...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев