Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Ана

– Улым, исәнме, бәгырькәем! Нишләп кайтасы иттең? Кыерсыттылармы әллә? – Калтыранган тавыш белән сөйләнә-сөйләнә апа егеткә текәлде.

Автобус нигәдер озак килми торды. Көне буе җыелешып утырып талчыккан депутатларның түземлеге бетә башлады. Озакламый төнге ун тула бит.

Ниһаять, күзләрне яктыртып, автобус килеп туктады. Шофер:

– Делегатлармы? Рәхим итегез! – дип, салондагы утны яндырды.

Утыру озакка бармады. Кузгалыр алдыннан шофер, гафу үтенгән тавыш белән, безгә мөрәҗәгать итте:

– Иптәшләр, вокзалда безнең якка кайтучы бер егет бар, кереп алсак, ни диярсез? (...)

Шофер автобусын вокзалның ишек төбенә үк китереп туктатты да кереп китте һәм озак та тормый бер кулына таяк, икенчесенә кечкенә чемодантоткан егетне култыклап алып чыкты.

Егетне күрүгә арткы рәтләрнең берсендә утырган апа урыннан торды, без ни дә уйларга өлгергәнче, сүзсез генә барып, сукырны җитәкләде һәм үзенең янәшәсенә алып килеп утыртты.

Шунда кинәт, барыбызны да аптырашта калдырып:

– Әнием, исәнме, әнием! – дип егет бу апаны кочагына кысты.

– Улым, исәнме, бәгырькәем! Нишләп кайтасы иттең? Кыерсыттылармы әллә? – Калтыранган тавыш белән сөйләнә-сөйләнә апа егеткә текәлде.

Сукыр егетнең «күрәсем килде» дигән сүзе безне сискәндереп җибәрде. Йөрәкләр өзелеп төштемени!

Әлеге апа безгә аңлатма бирүне кирәк тапты:

– Бер атна элек кенә үзен авылдан машина алып, Әлмәткә сукырлар җәмгыятенә илтеп куйган идем. Әйбәт кенә эшләп калган идең бит, балам-бәгырем, ник кайтасы иттең? Кем белән кайттың?

Егет, сабый бала кебек, хатынга сыена төште:

– Ялгызым, әнием. Беләсем килде: үзем генә йөри аламмы икән? Яңадан мине илтеп йөрмәссең, әнием, үзем генә барырмын. Атна саен кайтып сине күреп торырмын. И-и әни, кешеләр барысы да шундый яхшылар, безнең авылдагы кебекләр, ярдәм итәргә генә торалар.

Автобус эчендәге саран яктылыкта ана белән баланың күз яшьләрен һәм бәхетле йөзләрен күреп, без алар арасындагы якынлыкның никадәр югары, саф, тирән икәнлегенә ышандык.

Аларның авылы Бүләккә кайтып җиттек. Автобус туктауга ана белән бала төшеп калдылар. Без аларның бер-берсенә сыена төшеп атлауларын озак карап тордык.(...)

 

Шактый баргач, тынлыкны Сабирҗан абзый бозды:

– Ә бит ул аның баласы түгел...(...)

– Чынлап әйтәсеңме?!(...)

Үзебезнең авылга кайтып җиткәнче шактый нәрсә белергә өлгердек.(....)

Сөйгән егете белән туй ясарга җыенган Факиянең туе булмыйча кала. Күршеләре Мәрдан абзый белән Зәйнәп апа, кечкенә малайлары Ришатны калдырып, бер-бер артлы үлеп китәләр. Факия малайны үзенә алып чыга, ул Факияне озакламый әни дип йөри башлый. Тик ул бала тумыштан сукыр була.

Факиянең сөйгән егете Сәйфи: «Бирнәгә сукыр бала алырга башыма тай типмәгән», – дип, башкага өйләнә. Ләкин гафу үтенеп ничә мәртәбә Факия янына килә, тегесе сөйләшеп тә тормый.

Башта ул Ришатны сукырлар мәктәбендә укыта. Илтеп куя, барып ала. Ялгызын бер дә юлга чыгармый. Шул бала бүген хәбәрсез-нисез кайтып төшсен инде. Күрәсең, сагынуына түзеп тора алмагандыр. Сагыну бит ул...(...)

Шунда күз алдына тагын айлы сукмактан бер-берсен җитәкләп атлаган ана белән бала килде. башкалар ничектер, әмма мин, кайберәүләр үз балаларыннан да ваз кичеп, яңадан-яңа ятимнәр йортлары ачылган бу заманда Ришат хакына яшьлек мәхәббәтеннән баш тарткан Факияне, гомерем буена белгән кешем кебек, бик якын иттем. Ул миңа баласын коткару өчен дөрләп янган ут эченә ташаланучы да, бозлы суга сикерүче булып та күз алдыма килә иде.

Нур Әхмәдиевның «Ана» хикәясе буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев