Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Алтынкай

Оля белән Лена икесе дә бишенчедә, бер үк класста укыйлар, бер үк йортта яшиләр.

Хәтта ишекләре дә бер үк коридорга ачы­ла, кухнялары да уртак. Дәресләрен дә бергә әзерлиләр, мәк­тәпкә бергә йөриләр, бер үк партада утыралар.

Кыскасы, агылай белән тагылай.

Һәм кинәт, һич көтмәгәндә, болар арасыннан салкын җил искәндәй булды.

Ни сәбәпле, дисезме? Менә, тыңлагыз.

Оляның Алтынкай исемле кечкенә генә эте бар. Килде-китте урам көчеге түгел, өйдә яши торган затлы эт, назлы эт. Коңгырт-сары төстә. Тәпиләре, буяу савытына тыгып алгандай, кап-кара. Кәкрәйтеп сыртына салган фырт койрыгы да шулай ук чем-кара. Күргән бер кеше сокланмый калмый үзенә: «Карасана бу кыбыр­сыкны! Алтын кебек елкылдый!..»

Шуңа күрә исемен Алтынкай дип куштылар.

Алтынкай Оляны ярты сүздән аңлый, һәр кушканын үтәргә атлыгып, ашкынып тора. Әмма теләсә кемнең мактавына, төчеләнеп сырт сыйпавына һич тә исе китми, тик кәкре койрыгын гына селкеткәләп куя. Янәсе, рәхмәт инде яхшы сүзеңә, ишеткә­нем бар!..

Әгәр Оля каядыр китсә, Алтынкай коридорда өй саклап кала. Ул юкка-барга теш ыржайтмый, урам көчекләре кебек, теләсә кемгә ләң-ләң өрми, үз дәрәҗәсен белеп, ишек төбендә, йок­лагандай, тып-тын ята. Әмма ул һәрвакыт уяу: ара-тирә сыңар күзен генә ачып, тирә-ягын күзәтә, колагын торгызып, тыңланып куя.

Ленаның исә Һарун исемле песәе бар. Йөнтәс йонлы, шактый тәкәббер кыяфәтле асыл зат бохар мәчесе.

Һарун озаклап-озаклап, киерелә-сузыла, мамык мендәр өстендә ятарга ярата. Кемдер берәү килеп колак артын кашыса, мыр-р-мыр-р мырылдарга керешә, сыртын дугаландырып сыйпа­лана, иркәләнә. Карыны ачса, тотам да калмыйча, Лена артын­нан йөри, игътибар итүче булмаса, яман әче тарыш белән мияу­лый, сөт сорый, ит сорый, чи балык таптыра. Сораганын табып бирмәсәң, хет колакларыңны томала!

Көчекне дә, мәчене дә кызларга бер үк вакытта әти-әниләре бүләк иткән иде. Шуннан бирле алар һәрберсе үз бүлмәсендә, үз хуҗалары янында рәхәт, ваемсыз гомер кичерә. Кич булса, йоклау аерым, ә иртән таң атса, коридорда гел бергә. Анда инде пыр тузып куышырга да, тере йомгактай тәгәрәшеп уйнар­га да урын иркен.

Кайчак Алтынкай Оляның йомшак башмагын яки сыңар колаклы иске уенчык куянын табып ала да, әй китә ко­ридор буенча шуны сөйрәп! Бәхет кошы тоткан диярсең! Ә мә­че явыз каядыр шул тирәдә генә посып тора, кинәт кенә ук­тай атылып чыга да, «эһ» дигән арада уенчыкны эләктереп кача.

Шул рәвешле уйнап, котырынып алгач, бергә ятып йоклаган чаклары да була.

Алтынкай,  үзе  кечкенә булса  да,  кырык төрле  һөнәр  белә.

—  Утыр әле яннарыма! — дип, идән сайгагына тибеп куя Оля.

Алтынкай шунда ук арт аякларына утыра да, алгы тәпиләрен еш-еш селкергә керешә. Әйтерсең чебен куа!

—   Нәрсә чәбәләнәсең? Тик утыр, үрә кат! — дип боера Оля.

Алтынкай, шәм кебек, төп-төз катып кала. Андый чакта аңа дәшмә дә, кагылма да инде, борылып та карамас, колак очын да селкетмәс. Түм-түгәрәк яшькелт күзләрендә генә наян чаткы­лар сикерешер. Ягъни мәсәлән, уен икән, уен булсын, хәрәмләш­мә, шартын китереп уйна.

Мәктәптән кайтканда Оля уен белән мавыгып китсә, Алтын­кай аның сумкасын саклап утыра, хуҗасы кушса, китереп тә бирә. Куйган хезмәте өчен күчтәнәч-фәлән теләнми, назлап-ир-кәләп башыннан сыйпасаң, шуңа бик канәгать.

Мәченең исә һичбер төрле һөнәре юк. Ул, нәрсәдер өмет итеп, теләсә кемгә ялагайлана. Якты чырай күрсәтсәң, шунда ук алдыңа сикереп менә, ышкына, боргалана. Аннары бик җайлап кына бөгәрләнеп ята да күзләрен йома. Әгәр куып төшермәсән, мыр-мыр-р килеп, сәгатьләр буе шулай ятарга риза. Шуңа кү­рә   Оля   аны   Мырмырый   дип   атый.   Моңа   Ленаның   хәтере кала.

—  Теләсә нинди йомыш үтәп йөрергә, йолкыш көчек түгел ул минем Һарун. Иеме, Һарун? Әнә нинди ягымлы мырылдый белә бит ул! Тавышы да үзе кебек йомшак бәрхет!

—  Ә минемчә, ул — хөрәсән ялкавы,— дип ирештерә дустын Оля.— Җитмәсә, теләсә кемгә тигәнәк кебек ябыша, өнәр­сез.

Шул рәвешле көннәр, айлар узды. Үскән саен эт белән мәче арасындагы дуслык суына барды.

Хуҗасы белән кайдадыр йөреп кайтсалар, Алтынкай коридор почмагына җәелгән иске палас өстенә менеп ята. Рөхсәтсез ник бер адым атласын! Пырдымсыз сабый чаклары узган саен, хуҗа­сына тугрылык хисе дә бермә-бер арта бара. Чакырган һәр кешегә иярми, теләсә кем кулыннан азык алмый, һәрчак тәмле ризык  исе  бөркеп торган  кухня  ишегенә  дә  игътибар  итмәскә тырыша.

Һарун исә биредә үзен бөтен йортка хуҗа итеп сизә. Ашык­мый гына, вәкарь белән атлап, коридор буенча арлы-бирле йөри, һәрнәрсәне барлап, иснәп чыга, теләсә кайчан кухняга кереп иснәнә. Хуҗалардан берәү дә булмаган чакта, анда ул үзе баш, үзе түш. Алтынкай исә аның өчен әллә бар, әллә юк, бөтенләй күрмәмешкә салына. Әйе, ник әле ул аның белән ваксынып торсын! Аның ишеләр урамда һәр капка асты саен. Бәяләре — базар көнне поты бер тиен!

— Үз кадерен белә ул  минем  Һарун,— дип мактана кайчак Лена. —   Мактама инде шул мырылдыгыңны,— дип көлә Оля.— Аңа мин Алтынкайның сыңар төген дә бирмәс идем. Күптән бе­ләм аның нинди икәнен.

—   Йә, әйт. Әйтеп бетер — нинди? — дип, кашын җыера Ле­на.

—  Дөресен әйткәнгә ник ачуың килә? Үзең дә беләсең лә­баса...

Шундый бер сөйләшүдән соң Лена, кырт борылып, ишекне каты ябып, үз бүлмәсенә кереп китте. Ә икенче көнне, Оляны коридорда туктатып, йөзенә бәргәндәй әйтеп салды:

—   Синең Алтынкаең — карак!

—  Ни сөйлисең син, Лена?!

—   Ишеткәнеңне сөйлим. Күптән сизеп йөрим инде мин аның андый мутлыгын. Әйтмәгәч тә...

Ишек төбендә тын гына яткан Алтынкай, бу сүзләрне аңла­гандай, кинәт калтыранып куйды, Ленага карамаска тырышып, читкә борылды. Тик сырт йоннары гына кабарып үрә басты. Ул менә-менә өреп җибәрер, нахак яла ягучыга ташланыр кебек иде.

—  Ә-ә, шулаймы? Дөресен әйткәнгә кабарынасыңмы, карак мүчкә!—дип дәвам итте Лена.

Оля исә бу минутта тәмам телсез калган иде. Күзләрен зур ачып, ни әйтергә белмичә аптырап тора бирде. Ә Лена аның са­ен азынды:

—   Бик беләсең килсә, кухняда иснәнә ул синең кадерле .Алтынкаең!

—  Сөйләмә юкны, сөйләмә!—диде Оля, еларга җитешеп.— Аның өчен ант итә алам. Андый түгел ул Алтынкай!..

—   Ә мин әйтәм, шундый!

—  Алай бик белсәң, ник барысын да әйтеп бирмисең? Ник бушка тел тегермәне әйләндерәсең?

—   Ярар, алайса, үз күзләрен белән күрерсең. Хәзер үк. Бү­ген үк...

Лена кереп китүгә, Оля этен чакырды:

—  Алтынкай! Кил әле! Кил!

Эт нечкә генә тавыш белән чинап куйды, әкрен генә атлап, Оля артыннан бүлмәгә керде. Ул никтер элеккечә сөенеп сикергәләми, ничектер боек күренә. Әйтерсең чыннан да хуҗасы алдында   бер-бер   гаебе  бар.   Әйтерсең   ул   шулай   башын   иеп, гаебе   өчен   җәза   биргәннәреп   көтә.   Ләкин Оля аңа ышана иде.

—  Син акыллы бит, иеме, Алтынкай,— дип, башыннан сыйпады ул аны.— Акыллы бит, иеме? Лена ялгыша бит, иеме?

Җавап итеп эт янәдән әкрен генә чинап куйды, ышанычы өчен рәхмәт әйткәндәй, кытыршы теле белән хуҗасының кулын ялап алды. Ләкин Оля биргән төче коймакны теләр-теләмәс кенә ашады. Әйтерсең тамак туклыгы өчен түгел, рәхимле хуҗасының күңеле кырылмасын өчен генә ихтыярсыздан ашый иде. Башка вакытта уенга ашкынып тора торган шаян көчек бу юлы хуҗасы белән уйнарга да теләмәде. Аңлады Оля: этнең кәефе тәмам кы­рылган иде.

Ләкин, ишекне ачып, коридорга чыгару белән, Алтынкай яр-сып-ярсып өрә башлады. Бусы да сәер тоелды, чөнки Алтынкай­ның һичбер вакытта юкка-барга сөрән сала торган гадәте юк иде.

Оля, ишекне әз генә ачып, коридорга бакты: беркем дә юк. Ә Алтынкай кухня ишегенә карап өрә... һәм кинәт шунда... кух­нядан Һарун атылып чыкты. Чыкты да, атылып-бәрелеп, чүп-чар чиләкләре арасында гаип булды.

Бу хәлгә артык игътибар итмәстәнн, Оля дәресләрен карар­га утырды. Әмма озак та үтмәде, шактый каты итен ишек шакыдылар. Аннары, рөхсәт тә сорамыйча, Лена килеп кер­де. Аның йөзе чытылган, күзләрендә зәһәр чаткылар чагыла иде.  

—   Әнә, күр мактаулы көчегеңнең һөнәрен!—диде ул, ачу­лы тавыш белән.— Кибеткә сөт алырга гына чыккан идем, ә ул ачкак минем кухня өстәлендәге колбасаны сосып бетер­гән!

—   Юкны сөйлисең, Лена,— диде Оля, тыныч булырга тыры­шып.— Алтынкай ул ачка үлсә дә кухнядагы әйбер-карага ягыл­мас.

—   Ишеткән бар инде андый әкиятеңне!—дип кырт кисте Лена.— Алайса, кая киткән ул колбаса? Албасты алмагандыр бит аны!

—   Албасты түгел, үзеңнең мәчең...

Оля әле генә үз күзе белән күргәннәрне түкми-чәчми сөйләп бирде. Ләкин Ленаның үз туксаны туксан иде.

—   Шуннан ни булган? Син аның колбаса ашаганын күрмәтәнсең бит! — дип, аның саен кыза барды ул.—Әллә аны кори­дорга да чыгармас идеңме? Авызыңны үлчәп ач, тотылмаган — карак түгел!

—  Алайса, Алтынкайга яла якма!

Бу көнне ахирәт дуслар, гомерлек дошманнар кебек, дөм орынып йөрделәр. Берсе дә башлап тел ачарга теләмәде. һәрберсе күңеленнән иптәшен гаепли, үзен хаклы саный иде.

Әмма болай күркә кебек кабарынып йөрү берсенә дә рә­хәт түгел. Күңелдә таш яткан кебек, ниндидер авырлык баса. Хәтта яз кояшының ягымлы нурлары да җылытмый, куандыр­мый.

Икенче көнне инде алар артык түзмәделәр, коридорда оч­рашу белән сөйләшергә керештеләр һәм тиз арада килешеп тә киттеләр. Күңелдә калмасын өчен, барысын да азагынча ачык­ларга булдылар.

—  Әйдә, болай итик,— диде Лена.— Кичәге кебек, өстәлдә колбаса кисәге калдырыйк...

—  Әйдә, әйдә!—дип элеп алды Оля.— Үзебез минем бүлмә­дә качып торыйк. Кирәк вакытта Алтынкай хәбәр итәр. Чыгар Һаруныңны.

...Киеренке тынлык урнашты. Шактый вакыт һичбер тавыш-тын ишетелмәде. Инде түземе төкәнә башлаган Лена иптәшенә дәште:

—  Әйдә, чыгып карыйк әле...

Ләкин үз сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, коридорда Алтынкайның үртәлеп ырылдаганы ишетелде, һәм ул шунда ук ярсып-ярсып өрә дә башлады. Оля белән Лена коридорга, аннан кухня ягына ашыктылар. Өстәлдә колбаса юк иде... Ленаның мәчесе дә каядыр китеп югалган иде.

Эзләргә керештеләр. Өстәл асларын, шкафларны карап чык­тылар, хәтта плитә эчен дә тентеделәр. Юк!

Карасалар, Һарун кухня өстәле белән стена арасындагы тар гына аралыкка кереп поскан икән.

Көч-хәл белән тартып чыгардылар. Ә мәкерле мәче һич кенә дә чыгарга теләми, теше-тырнагы белән каршы тора. Сырт йон­нары үрә баскан, күзләре ут яна. Үзе усалланып мырылдый, ә авызында... колбаса кисәге!..

Карап-карап торды да Лена, мәчесен кырыс кына читкә этәрде:

—   Бар, кереп кит өйгә, юньсез нәмәстә!

Аннары, бераз вакыт идәндә тып-тын гына башын иеп утырды да, торып, Алтынкай яткан почмакка юнәлде, иркәләп-назлап, көчекне сыйпарга кереште. Үзе көчекне иркәли, ә үзе яшь тул­ган күзләрен дусты Оляга күрсәтмәскә тырышып, йөзен читкә бора:

—  Үпкәләмә миңа, Алтынкай... Йә, килешик... Юкка рәнҗет­кәнмен сине... Юкка, бер дә гаепсезгә...

Аның бү үкенү сүзләре Алтынкайга гына түгел, җан дусты Оляга да әйтелгән иде, әлбәттә.

Иван Киндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев