Көмеш кыңгырау

Алтын балык

Нәзберек, затлы балыклар пычранган, тынчыган суда яши алмый. Шуңа күрә кайбер балыклар хәзер бөтенләй юкка чыккан.

Әтисе, Сәйдәшне ияртеп, балык тотарга китте.
—  Әтием,— диде Сәйдәш,— безнең кармакка алтын балык эләгерме?
— Алтын балык әкияттә генә була,— диде әтисе.
—  Ә үзең,— дип эләктереп алды Сәйдәш,— әкият тормыштан алып языла,— дисең.
—  Элек,— диде әтисе, улына яхшылап аңлатырга тырышып,— матур, алтын сыман балыклар күп булган...
—  Элек булган, ни өчен хәзер беткән? — дип төпченде
Сәйдәш.
—  Ул суның чисталыгына бәйле, улым. Нәзберек, затлы балыклар пычранган, тынчыган суда яши алмый. Шуңа күрә кайбер балыклар хәзер бөтенләй юкка чыккан.
—  Алтын балык тамы?
— Алтын балык та.
—  Киләчәктә «Алтын балык турында әкият» тә булмасмы?
—  Әкияте булыр...
Әти кеше бераз уйланып торды да:
—  Әгәр син зур үскәч күп итеп чәчәкләр, агачлар утыртсаң, олы абыйлар елга-күлләргә агулы калдык-постык, әшәке чүп-чар ташламаса, алтын балыклар, бәлки, терелер,— дип җавап бирде.
—  Ә мин чәчәкләрне хәзер үк утырта алам. Минем көчем күп, менә кара...— диде ул, ашыгып. Әтисенә беләкләрендәге мускулны күрсәтте. Шатлыгы хәрәкәтләренә, тавышына күчте.
—  Әкрен, улым! Балык тотканда тавышланырга ярамый,— диде әтисе.
Алар балыкны шактый тоттылар.
Өйгә кайткач та, чәчәк орлыкларын кайдан алу, кайда утырту турында озак сөйләште алар. Кич белән бер-берсенә хәерле төн теләп йокларга яттылар.
...Төшендә Сәйдәш янына алтын балык йөзеп килде. Дөресрәге, ул чын алтынсу төстә түгел. Җитмәсә, бик күңелсез иде.
Сәйдәш аңа үзе үстергән кашкарый чәчәкләрен бирде. Кашкарый чәчәкләре ал, кызыл, сары, зәңгәр, шәмәхә, алтынсу төстә иде.
Алтын балык чәчәкләрне алды. Сәйдәшкә рәхмәт әйтте, һәм Сәйдәш бүләк иткән кашкарый чәчәкләреннән, күз ачып йомганчы, такыя үреп киде. Иң алга алтынсу төстәгеләрен куйды. Алтынсу төстәге кашкарыйлар ялык-йолык килә. Алардан төшкән нур балыкны да алтын төскә мана...
— Алтын балык терелде! Алтын балык терелде!..— дцц кычкырып җибәрде Сәйдәш, йокысыннан тора-торышка. һәм тиз генә әтисе янына килде.
—  Әти, әтием, мин алтын балыкны коткара алам! — диде ул, үзенә нык ышанып.— Безгә кашкарый чәчәкләре утыртырга кирәк. Бүген үк, хәзер үк! Аның чәчәкләре алтынсу төстә булырга тиеш!..
Әтисе кечкенә Сәйдәшне, күтәреп, күкрәгенә кысты. Битләреннән үпте дә:
—  Бик матур төш күргәнсең, ахры, улым! — диде.
Эльмира Шәрифуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 13 июнь 2020 - 19:31
    Без имени
    👍👍👍