Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Алты йөк кызыл балчык

Илшат Сәйфуллин (27.08.1971 - 2010) хикәясе.

Илсур, туган көненә бүләк ителгән «КамАЗ»ын Фираяга күрсәтергә дип, иртүк урамга чыкты. Тик күрше кызы күренми иде әле. Илсурга, урамда арлы-бирле йөреп, күршеләренең капкасын байтак кына күзәтергә туры килде. Кай­чан чыгар инде бу Фирая, йә? Кирәкмәгәндә йөри буталып, ә бүген юк, «КамАЗ»га тузан кунып бетә бит!

Ниһаять, атылып, Фирая капкадан килеп чыкты. Нәрсәгәдер шатлана, авы­зы колакта үзенең, яңа күлмәк алып биргәннәрдер әле, шуңа масаядыр.

«Көл, көл, - диде эченнән генә Илсур, - «КамАЗ»ны күргәч көнләшеп үләрсең әле!»

Әмма күрше кызы малайның уенчык машинасына борылып та карамады.

- Илсур, әйдә, бәбәй карыйбыз, кичә әти белән әни бәбәй алып кайтты, шундый кечкенә, матур, - дип тезеп китте ул, бер урында сикергәләп. Әйтәсе килгән сүзләрен онытты, уйлары чуалды Илсурның. Машинасын бер читкә ташлап, Фираяларга йөгереп кергәнен сизми дә калды. Ә аларда агач караватта ак юрганга төрелгән, зәңгәр тасма белән уралган курчак кадәр генә кемдер мышкылдый иде. Илсур Фираядан көнләшеп куйды. Ник дисәң, аның энесе дә, сеңлесе дә юк бит. Борынын асылындырып, малай өйләренә таба кит­те. Ашавы ашау булмады, ишегалдында яткан «КамАЗ»га да кагылмады.

«Кайдан гына бер бәби табарга? Малай булса, яхшырак булыр иде. Бергәләп басуга, яшел борчак ашарга барыр идек. «КамАЗ» белән уйнарга өйрәтер идем үзен».

Илсур, көне буе уйланып йөргәч, ниһаять, әти-әнисенә сүз катарга булды:

- Әти, әйдә, без дә бер нәни малай алып кайтыйк... Мин аны үзем карар­мын, - дип, әнисенә сыенды ул.

Әтисе малаеның үтенечен беркайчан да җавапсыз калдырмый иде, бу юлы да:

- Әле вакыт юк бит, улым, менә колхозда «уборка»ларны тәмамлагач алып кайтырбыз, яме, - дип куйды.

- Алла боерса, - дип өстәде әнисе.

«Уборка беткәч» дип тынычландырсалар да, Илсур үзенә урын таба алмады. Әгәр аңарчы малайларны алып бетерсәләр? Ә чират зур булса? Бәлки, ал­дан чиратка басарга кирәктер? Ки­беттә бит яхшы әйбергә һәрчак чират була. Тик бәби алырга кай­да чиратка басарга соң? Моны­сын Илсурга инде бер ай бала ка­раучы Фирая да әйтә алмады.

Шулай беркөнне Илсурның әни­сен больницага алып киттеләр. Әтисе һәр көн аның янына барып йөри торган булды, «уборка» да тәмамланды.

Ә бүген әтисе, әниегез янында булам, бәлки, кайта да алмам, дип чыгып китте. Кич җитүгә, абыйсы Илдар, энесен үзен генә өйдә калдырып, клубка шылмакчы иде, Илсур:

- Үзем генә өйдә калырга куркам, - дип кырт кисте.

Абыйсы аңа яшел саплы пәкесен дә, «КамАЗ»ына прицеп та вәгъдә итеп карады, тик энесе килешмәде.

Абыйсы еш-еш сәгатенә карый башлагач, Илсур, күзләрен шаян ялтыра­тып:

- Бәбиләрне кайдан алып кайтасын әйтсәң, калам, - диде.

- Шуны да белмисеңмени? - диде тегесе, шатланып. - Кызыл балчык белән комны суда изеп ясыйлар бит аларны! Малайларны да, кызларны да...

Илсур шатлыгыннан сикереп үк куйды.

Икенче көнне авыл башындагы чокырдан «КамАЗ»ы белән алты йөк кы­зыл балчык алып кайтты ул. Ә комны мич чыгарып ятучы күрше абыйсыннан сорарга булды:

- Биктимер абый, бер-ике йөк ком биреп тор әле?

- Ә нәрсәгә ул сиңа?

- Соң, кызыл балчыкка кушарга инде, үземә энекәш ясыйм...

- Ә-ә-ә, ал алайса, өч йөк итеп ал, - диде күрше абыйсы, елмаеп.

Ком, балчык ташып арыган Илсур кичен бик тиз йоклап китте. Ә икенче көнне ишегалдындагы шау-шуга уянып китте. Караса, абыйсы ишегалдын җыеш­тырып куйган, әнисе дә больницадан кайткан, әтисе исә ак юрганга төргән бәби тоткан, тик тасмасы гына никтер зәңгәр түгел, алсу төстә.

Күршеләре Зөбәрҗәт апа, бәбигә карап:

- Бигрәк матур булган кызыгыз, күз тимәсен, - дип төкергәләп куйды. «Кыз» сүзен ишетүгә, Илсурның кәефе кырыла башлаган иде, Илдар абый­сы:

- Илсур балчык белән комның яхшысын тапкан, шуңа матур килеп чык­кандыр, - дигәч кенә тынычланды.

Аннары, әтисенә килеп:

- Әти, Биктимер абый тагын ком вәгъдә иткән иде, беткәнче алып кайтыйм­мы? - дип сорады.

- Алып кайт, улым, дөрестән дә, бәлки, тагын кирәк булыр, - диде ата кеше, улының башыннан сыйпап, һәм ягымлы итеп Илсурның әнисенә карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев