Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Алсуның куллары

Әбисе Алсуны бик иркәли, бер эш тә эшләтми. Барын да үзе эшли.

Ә Алсу исә иркәләнеп кенә тора: я бакчага бара, я кояш нурларында кызына, я уйный, я көлә, я шаяра. Әнә аның куллары нинди нәфисләр бит, ап-аклар. Алсу аларны кадерләп кенә тота шул.

Иптәшләре дә Алсуның кулын күреп гаҗәпләнделәр:

—  Кара әле, Алсу, ул кулларыңны, нинди ак, нинди нәфис, — диделәр.

Ә Алсу исә аның саен кулларыннан күзләрен ала алмады. Иптәшләренең каралып, бирчәеп беткән кулларын күргәч, көлеп җибәрә язды. Иптәшләре исә:

—   Ә ул кулларың кайчан эшкә өйрәнерләр икән соң, Алсу? — дип кызны кызгандылар. Ал­су ,кинәт үзенең нәфис кулларын күреп,шундый оялды, шундый гаҗәпләнде. Иптәшләренең эш эшләп каралган кулларына кызыкты. Моннан соң ул барлык эшләрне дә үзе эшләргә булды.

Плитәгә якты, урын җыйды... Ләкин ул эшләгән эшләр берсе дә әбисенеке кебек булма­дылар. Утыны янмады, суы җылынмады, бүлмәгә төтен генә тулды. Әбисе, моны күреп, көләргә дә, еларга да белмәде. Аңа үзенә барын да кабат эшләргә туры килде. Ә Алсу аның саен иптәшләренең бирчәеп каралган кулларын күреп кызыкты, үзенең нәфис кулларына карап: "Кай­чан эшкә өйрәнер соң бу куллар?" дип көрсенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев