Алмагач читекләре
«Мин хәзер алмагачларга ак күлмәк кидерәм» диде Наил.
Гөрләвек буйлап йомычка көймә агызып, шул көймә артыннан йөгереп арыды Наил. Өйләренә кайтса, бабасы бакчада алмагач төпләрен акшарлап йөри. Пумаласын чиләктәге акшарга батыра да кара-кучкыл кәүсәләрне буйый. Әнә бакча түрендәге алмагачның һәммәсе ак киез итек кигән сыман булган. Наил бабасының эшенә кызыгып карап торды да:
— Бабай, хәзер яз бит инде, нигә алмагачларга киез итек кигерәсең? — диде.
— Мин аларга ак читекләр кигерәм, улым, — дип шаяртып җавап бирде бабай. — Алмагачлар чәчәк аткач, бик килешле булыр бу ак читекләр.
Наилнең дә алмагачларга читек кигерәсе килде.
— Бабай, арыгансыңдыр инде, бар, ял ит, урам як бакчадагы алмагачларны үзем буйыйм.
Иелеп эшли-эшли, бабайның биле авырта башлаган иде. Ул шундук риза булды. Чиләк белән пумала Наил кулына күчте.
Бераз ятып билен язгач, бабай ал бакчага чыкты. Чыкты да телсез калды. Алмагач кәүсәләренең урам ягы ябалдашка кадәр буялган. Үз эшеннән канәгать Наилнең авызы колагына җиткән иде.
— Күрдеңме, бабай, алмагачларга читек кенә түгел, ак алъяпкыч та бәйләдем.
— Нигә урамга карап торган якларын гына буядың? — диде бабай шелтәле тавыш: белән.
— Алъяпкычны алга гына бәйлиләр ич!
— Ә нигә читекләреңнең арты юк?
— Урам яктан кара син, бабай, урам яктан карасаң, күренмиләр алар.
— Кояш күрә! — дип тавышын күтәрде бабай. Наилнең бирешәсе килми иде әле.
— Күрәсе килмәсә, кояш урам яктан гына карасын. — Малайның тапкырлыгы бабайның усаллыгын эретте.
— Алмагач төпләрен матурлык өчен генә буямыйлар, улым, — диде ул, Наилнең башыннан сыйпап. — Язгы кояшта ялангач кабыклары ярылмасын дип акшарлыйлар.
— Күптән шулай диләр аны, бабай, — диде Наил, куанып. — Алай булгач, мин хәзер алмагачларга ак күлмәк кидерәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев