Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Алдау көне

Бүген дә, һәрвакыттагыча, дәреснең яртысы узгач кына сыйныф ишеген шакыды Илнур.

Сыйныфташларының шаркылдап көлгән авазлары астында сорамый-нитми генә үз урынына үтте дә, каш астыннан усал карап торган укытучы нидер әйтергә өлгергәнче, соңга калу сәбәбен аңлатырга кереште:

– Беләсезме, Дилә Галимовна, – дип башлады ул сүзен, – юлда бәхетсез очракка тап булдым бит әле мин. Күрпге малаен эт тешләде. Елавыннан туктатып, медпунктка кадәр озатып куярга туры килде үзен. Йөгерә-йөгерә көчкә килеп җиттем.

– Утыр, Габдуллин, – диде биология укытучысы, ни өчендер авыр сулап. – Икенче юлы өеңнән иртәрәк чыгарга тырыш.

– Күрдеңме абзацны?! – дип, партадашы Нәфискә төртеп алды Илнур. – Мондый көнне алдасаң да хәрәм түгел. Беренче апрель ич бүген!

– Ышанмады ла ул сиңа! – Нәфис йокы чүлмәгенең кыланышын хупларга теләмәде. – Әрләп рәт чыкмасын белгәнгә генә дәшмәде...

Әлеге сүзләре өчен сыйныфташыннан икенче тәнәфестә үк үч алды Илнур. Нәфис коридордан үтеп барганда, директор кабинетының ишеген шакыды һәм үзе шунда ук юк булды...

«Истәлекле дата»ның икенче корбаны отличник Нурзидә булды. Контроль эшне күчертмәгәне өчен. Монысына, укытучылар бүлмәсенә кертергә куштылар дип, сыйныф журналын тоттырды Илнур. Эченә «Безнең мәктәп җүләрләр йорты...» дигән язу кыстырган иде.

Шуларга тагын мәктәптән кайтышлый юлда очраган колхозчы абзыйга биш ел түләмәгән хезмәт хакын бүген кәнсәләрдә биреләчәген хәбәр итүен, урам уртасында тиктомалдан «Янгын!» дип кычкырып йөрүен, күрпге әбине якмаган мунчага чакыруын да өстәсәк, шактый гына этлекләр кылды Илнур. «Рәхәтләнеп башкалардан көлмәгәч тә, ниемә соң Көлке көне», – дип уйланды малай өенә якынлашканда. Кинәт үзенә таба җан-фәрманга йөгерүче энекәше Айратны күреп алды ул.

– Абый, – диде малай, сулышы кабудан еш-еш сулап. – Анда әти... синең тәмәке тартуыңны белеп... кулында каеш... Ярам, ди!..

Илнур сумкасын энекәшенә тоттырды да, кисәтүе өчен рәхмәт әйтергә дә онытып, түбән очка йөгерде. Әтисе тәрәзәдән күреп калмасын тагын! Андый чагында күзенә чалынмавың хәерлерәк.

...Өйгә караңгы төшкәч кенә кайтып керде малай. Куркудан дер-дер калтыравын сиздермәскә тырышып, диванда чалкан ятып гәҗит укучы әтисе янына үтте. Тик, ни гаҗәп... Илнурны күргәч, каешына үрелмәде әтисе. Улына күз сирпеп кенә алды һәм яңадан гәҗитенә текәлде. «Өйдә кеше булмаганда тәпәләргә уйлый» дигән уй яндырып үтте малайның йөрәген. Әнисе өйдә вакытта эшләрне җайлап калырга кирәк.

– Әти... – Малай мөмкин кадәр мескенрәк тавыш белән сөйләргә тырышты. – Әти... Мин бүтән тәмәкене авызыма да алмыйм. Мин...

– Нәрсә дидең?! – Әтисе яткан җиреннән сикереп торды. – Син нәрсә, малай актыгы, икелегә укуың гына җитмәгән, инде тәмәке дә тарта башладыңмыни?

– Син... син белми идеңмени? – диде малай, тәмам аптырашта калып.

– Әллә белгертеп үк тартмакчы буласыңмы, малай актыгы!..

...Тәмам чыгырыннан чыккан әтисенең каешка үрелүен күргәч, абыйсын Көлке көне белән котларга теләгән нәни Айрат шыпырт кына үз бүлмәсенә сыпыртты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев