Көмеш кыңгырау

Актүш

Өй буе туфрагына сузылып ятып, язгы кояш нурларының җылылыгына мәлҗерәгән Актүш ху­җасының кайтып кергәнен сизми калды.

Колак төбендә аяк тавышлары ишетүгә сискәнеп уянып, атылып торды да күзенә беренче ташланган шәү­ләгә ыргылды. Ыржайган тешләрен батырырга өл­гермәде, хуҗасының таныш исе этнең борынын ярый керде. Ул шундук ялгышлыгын тойды һәм, гафу үтенгәндәй, мескен тавыш белән чиный баш­лады.

—  Эт симерсә, иясенә ябыша, диләр, — дип, ачу ыннан ярсыган хуҗа эткә каты гына итеп тибәргә уйлаган иде, бу ниятеннән тиз кайтты. Актүш җиргә ятып чын-чынлап елый иде. Күзләре тулы мөлдерәмә яшь. Ялгышлыгын аңлап, гүя хуҗасының кичерүен сорый.

— Ярый, тор. Япь-яшь көе аяк тавышын ишет мәслек булып йоклап яту эт малайларының эше тү­гел, — дип, хуҗа аның башыннан сыйпап, сыртын­нан ышкып сөеп куйды. Хуҗаның ачуы басылуны аңлап, койрыгын болгый-болгый, Актүш хуҗа аяк астында бөтерелергә кереште.

Бу вакыйга эт өчен дә, хуҗа өчен дә сабак бул­ды. Кешеләргә ялгышлык белән ташлануыннан хә­вефләнеп, хуҗа этне чылбырга бәйләде.

Актүш акыллы эт булып үсте. Ихатадагы барлык кош кортны, мал-туарны таныды, һәрберсе белән дустанә яшәде. Шуңа күрә каз бәбкәләренә күзәт-челек итүне, көтүдән кайтмый калган малларны эз­ләп табу бурычын аңа йөкләделәр.

Көндезләрен юк-барга тавыш күтәрмәде. Төннә­рен чит-ят кешеләрне якын җибәрмәде. Хуҗалар ның рөхсәте белән генә читләргә эчкә узарга рөхсәт бирә иде. Күршеләр ихатасында ишетелгән шомлы тавышларга да битараф калмады, өй хуҗаларына хәбәр сала торган булды.

Бермәлне авылның теге очында умарта басты­лар. Угрының кемлеген ачыкларга Актүш ярдәм итте — исе буйлап эзеннән барып, аны табып бир­де. Берәүләр: «Ышанычлы эт, аны алдау читен», — дип, Актүшне мактадылар, авылда мондый сизгер эт яшәвенә икенчеләрнең эче пошты.

Бер төнне Актүшкә энә бирделәр. Җирне тырный-тырный елады мәхлук. Күрше-тирә хафага төште. Хуҗалар исә этнең үзе белән бергә яшь койдылар. Гөнаһсыз җан иясенең өзгәләнүен күреп торудан да аяныч хәл юк иде.

—  Бар әле, улым, мал врачына барып кил, ул берәр әмәлен таба алмасмы? — диде хуҗа малаена. Малай урамга томырылды. Актүшне газаптан котка­ру өчен, ул барысын эшләргә дә әзер иде.

Табиб тиз килде. Беренче елын гына эшли. Тәҗ­рибә ягы аксый, шулай да тәвәккәл егет. Эт за­тына ярдәм күрсәтү әмәлен белеп бетермидер дип икеләнеп тә калганнар иде, тик табиб кыю кыланды. Актүшнең бугазын капшаштырып, энәнең кадалган урынын тапты.

—  Энә тамак төбендә диярлек. Ул кузгалганчы, бер-бер хәл кылырга кирәк. Әйдәгез, тизрәк ветучастокка, — дип, хуҗаларны ашыктырды.

Табибның сүзләре өмет уятты. Ветеринария пун­ктына килделәр. Егет эшне тиз тотты. Эткә йоклата торган дару бирде дә, муенындагы йоннарын кисеп, энә кадалган урынны бераз ярды. Ничә минут мәш килгәндер, ризык эченә тыгып бирелгән үлем угын тамак төбеннән тартып чыгарды. Кайларда аунап яткан энә булгандыр, тутыгып беткән иде ул.

Берничә көн үтүгә, Актүш үз башына төшкән җан газабының авырлыгын оныта төште. Ай тулган­да яра тәмам төзәлеп, урыны йон белән капланды. Ветеринар егет тә үз операциясенең нәтиҗәсеннән канәгать иде. Әмма хуҗаның күңелендә генә төер калды. «Эт — кешенең дусты, ә ни өчен кайбер кешеләр этнең дусты булмыйлар икән?» — дигән со­рауга җавап таба алмый интегә иде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: