Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Актәпигә дә теш кирәк

Әтисе Чичи белән әнисе Чичия улларына Актәпи дип исем бирделәр...

Ул август аеның караңгы бер төнендә Зарифулла агайларның Сабан туе алдыннан гына бетереп кергән өйләренең идән астында дөньяга килде. Башка туганнары булмаганмы, әллә туу белән үлеп беткәннәрме — ул гаиләләренең бердәнбер сөеклесе иде. Табигать, әллә шаяртып, әллә сөйкемлелеге арта төшсен дип микән, аның сул тәпиен ак төстә яралткан иде. Менә шул тәпиенә карап, әтисе Чичи белән әнисе Чичия улларына Актәпи дип исем бирделәр.

Идән асты — Актәпинең бердәнбер патшалыгы, аның олы дөньясы да, кече дөньясы да. Аларның гаиләсе монда яшәвенә һич кенә дә үкенми. Ник дисәң, биредә дөнья җәннәте: баз тулы чөгендер, кишер, бәрәңге.

Теләгән кадәр аша. Ләкин Актәпиләр тәртип белән генә ашыйлар, туйганнан артыгына тимиләр, хуҗага үч итеп, баздагы ризыкларга корткычлык та кылмыйлар.

Тик бу базны ризыгы мул булган өчен генә җәннәт димиләр. Зарифулла агайлар мәче асрамый — менә кайда ул рәхәтлек. Мәчене бит Актәпинең әнисе Чичия дөньяда иң куркыныч җанвар ди.

Базда да, йортта да Актәпине кызыктыра торган җирләр күп. Идән ярыгыннан чыгып, ул бигрәк тә өй эчендә сәяхәт кылырга ярата. Өйдә берәү дә юк чаклар күп, ул мич башына, өстәл өстенә менә, һәр җиргә борынын тыгып карый, кызыксындырган нәрсәләрне иснәп чыга. Вакыт-вакыт өстәлдә өсте ачык савытта каймак, варенье калгалый. Әй тәмле дә соң инде алар! Чи бәрәңгеләрең бер якта торсын. Карале, ысланган казылык та ярыйсы икән бит! Исе лә исе — авыздан сулар китереп тора. Ашамас җиреңнән ашарсың.

Актәпи өчен бәйрәмнәрнең дә бәйрәме хуҗаның оныклары килгәч башланды. Башта алар икәү генә иде, соңрак өч, тора-бара дүртәү үк булдылар.

Актәпи көннән-көн йортка да, аның кешеләренә дә ныграк ияләшә барды. Хәзер инде ул кешеләр өйдә вакытта да идәндә сәяхәт кылудан курыкмый. Кайва­кыт, кәефе килеп, хәтта җырлап та җибәрә:

Чичирипү, мүчипири, Бич-бич, шип-шип!

Бу — аның үзе чыгарган җыры, һәм ул тычканнар телендә «сез дә бик матур, мин дә бик матур» дигәнне аңлата. Кызганыч, шушы искиткеч гүзәл җырны кеше­ләр ни өчендер аңламыйлар. Аңласалар, кычкырып сөйләшмәсләр, аңа җырларга комачауламаслар иде.

Актәпинең идәндә йөргәнен иң беренче тапкыр Наил күреп алды һәм:

—  Карагыз әле, тычкан баласы йөри! Бер тәпие ак,— дип сөрән салды.

Шуны гына көтеп торган кебек, балалар барысы да Актәпине тотарга ташландылар. Тик Зарифулла агай:

—  һай, рәхмәт төшкерләре, тимәгез, йөрсен! — дип, аларны туктатты.

«Безнең хуҗа бигрәк акыллы шул»,— дип уйлады­лар Чичи белән Чичия. Бүрәнә буендагы ярыктан алар шук малайлары өчен ут йотып карап торалар иде.

Зарифулла агайның ягымлы тавышын ишеткәч, Актәпи тагын да кыюлана төште. Кайвакыт ул Энҗе белән Гөлназның алларына ук менеп утыра һәм аларга үзенең ап-ак тәпиен тотып карарга да рөхсәт итә.

Балалар белән әвәрә килү Актәпигә кызык иде, һәм ул иртәләрен аларның йокыдан торуларын зарыгып кө­теп ала торган булып китте. Тик алар ашыгып торырга яратмый, ә әбиләре, үч иткәндәй, кояш шактый күтә­релгәч кенә уята. Башта һәрберсен юындыра. Аннан соң өстәл янына чакыра. Балаларга ул көн саен дияр­лек коймак йә бәрәңге шәңгәсе, йә бүтән берәр тәмле нәрсә пешерә, һәрберсенең алдына иртән сауган җылы сөт куя. Аларның ашаганын Актәпи ярыктан чыга да кызыгып карап тора. Яраса, менә хәзер үк ул өстәл өстенә менәр иде дә тәмле ризыклардан авыз итәр иде. Тукта, иң башта кайсысын кабып карар иде икән: шәңгәсенме, сумсанымы, әллә яңа аерткан каймак­нымы? Ә сөт? Ә варенье?—-

Ләкин Актәпине әнисе Чичия ашыкмаска, кабалан­маска, комагайланмаска өйрәтте. Кешеләр күргәндә, өстәл өстенә менәргә ярамый, ди ул. Сабыр итсәң, башкайларың исән-сау, тамагың тук булыр, ди. Актәпи исә әти-әнисен бик ярата: дөньяда алардан да матур­рак, алардан да акыллырак бер генә тычкан да юктыр.

Миңниса җиңги чыгып китүгә, Актәпи идән өстенә күтәрелә. Чөнки белә: моңа кадәр тәртипле генә ашап утырган балалар шаяра, уйный башлыйлар, бер-берсе белән төртеш китә, ризык коялар, кайвакыт ялгыш сөт­ләрен, чәйләрен түгеп җибәрәләр. И, ул минутлардагы ләззәт! Актәпи дә, әти-әнисе дә, корсаклары пуф бул­ганчы, тәмледән-тәмле ризык белән сыйлана, хәтта, ашый-ашый арып, идән асты патшалыгының салкынча һавасын сагына башлыйлар һәм аска төшеп, черем итеп алалар.

Балалар шаярышмаган чакта да, өстәл астына ризык җитәрлек коела. Шулай да алар ашаганда сак булырга кирәк: башыңа ялгыш берәр кәнфит төшсә, әнисе әйткәндәй, Алла сакласын! Күзеңә ипи валчыгы керсә дә рәхәт түгел: затлы ризыкларны калдырып, әнисе янына чабасы була. Ярый әле, әнисенең белмәгәне юк, күзенә ни генә керсә дә, теленең очы белән ала.

Балаларның йокыдан торганнарын көтәргә тәкате җитмичә, бер-ике тапкыр Актәпи аларны уятмакчы булып карады. Барып, Энҗенең юрганын тартып төшермәкче иде, көче җитмәде, һи, Актәпиме соң аптырап калучы! Аның бит әле үзе шома, үзе кырыкка бөгәрләнә алучы койрыгы бар! Ул койрыгы белән Равилнең борын очын кытыклады. Равил төчкереп җибәргәч, тычкан малае куркуыннан ничек өстәл астына төшкәнен сизми дә калды. Кирәкми, үзләре уянсын.

Ашап туйгач, балалар өйнең астын өскә китереп уйнарга керешәләр. Башта Энҗе белән Гөлназ курчак­лар белән мәш килә: берсе — табиб, берсе сырха­уга әверелә. Үзләренчә бер-берсенә укол да кадаган булалар. Абау, ул укол дигәннәренең энәсе бик очлы, авырттырадыр, ничекләр итеп түзәләрдер. Ярый әле, тычканнарга укол ясамыйлар.

Докторлы уйнау туйдыргач, Энҗеләр кибетле уйный. Берсе сата, икенчесе ала. Сата торган товарлары авы­зыңнан сулар китерерлек: ипи, кәнфит, печенье. Кай­вакыт кызлар кулыннан төшеп киткән ризыклар туп-туры идән астына эләгә. Шуны гына көткән тычкан кавеме аны әрәм итмичә ашап та куя.

Малайлар исә бөтенләй бүтәнчә уйный. Аларның бар белгәне машина да мылтык белән пистолет. Әллә нинди куркыныч авазлар чыгарып, машина йөртәләр, пух-пах мылтыктан аталар. Аннан соң Равил белән Наил куыша, көрәшә башлыйлар. Мондый чакта өй дер селкенеп тора.

Баштарак бу тавыштан Актәпинең коты ботына җитә торган иде. Чичия улын тыныч булырга өйрәтте. Хәзер тычкан баласының моңа исе китми, чөнки малайларның уен гына уйнауларын белә.

Малайларның, кызларның уйнаганына кызыгып карап тора-тора да Актәпи аларга ничек кушылып киткә­нен сизми дә кала, аяк астында буталырга керешә.

Чын мәхшәр барысы бергә уйнарга керешкәч баш­лана. Менә шунда өйнең асты өскә килә. Берсендә Равилнең Наилгә ыргыткан мендәре кадакка эләгеп ертылды һәм өй эче каз мамыгы белән тулды. Тычкан гаиләсе рәхәтләнде генә мамыкка — Миңниса апа җыештырып алганнан соң да, идән асты патшалыгында Актәпиләрнең һәрберсенә зу-ур түшәк ясарлык мамык калган иде. И, ул мамык түшәкләрдә йоклауның рәхәт­леге, анда күргән төшләрнең тәмлелеге!

Көне буена уйнап арыган балалар кич белән телеви­зор карарга утыра. Әллә нинди мавыктыргыч та, куркы­ныч та сурәтләр күрсәтәләр анда. Рөхсәт булса, Актәпи аны көне-төне карар иде. Тик Чичия:

— И юләрем, акылсызым минем, телевизорны күп карарга ярамый, югыйсә күзең авыртыр, ә без тычкан­нарга үткен күзле, сизгер колаклы, очлы борынлы булу кирәк,— дип, тормыш дәресләрен бирә.

Йорт хуҗасы Зарифулла агай көне буена эштә. Көндез ашарга кайта кайтуын. Ә кайвакыт кайтмый да кала. Агара башлаган мыеклы бу агай бик тыныч таби­гатьле, оныкларының шуклыкларына да сүз әйтмәс. Хатыны берәр хәбәр җиткерсә, «рәхмәт төшкерләре!» дип, борын астыннан гына елмаеп куя.

Йорт хуҗасының Актәпине кызыктыра торган бер­нәрсәсе бар. Ул да булса — аның теш протезы. Йок­ларга ятар алдыннан, Зарифулла агай аны башта юа, соңыннан сулы стаканга салып куя. Протезын салгач, агайның яңаклары, ияге эчкә батып керә, матур йөзе күләгәләнеп, төссезләнеп кала. Ә киеп җибәрсә, чыра­ена кабат нур куна.

Актәпигә ул протез сихри көчкә иядер сыман тоела. Кайвакыт ул көзгедән үз кыяфәтенә күз сала. Чү, аның да авызы очлаеп, яңаклары эчкә батып тора түгелме соң? Әгәр хуҗаның протезын киеп җибәрсә? Менә шәп булыр иде, ичмасам!

Менә шул минуттан бу протезны кулга төшерү Актә-пинең яшәү максатына әверелде.

Озак кызыгып йөрде ул бу тешләргә. Ничә тапкыр, ут сүнеп, хуҗалар йоклаганнан соң, үзенең әле ак, әле кара тәпие белән аны стаканнан сөйрәп чыгарырга тырышып карады, барып чыкмады. Койрыгын ыргак ясап төшерде — көче җитмәде.

Актәпи, бик тырышса, стаканны аудара да алыр иде. Тик андый эшне әтиләре хупламый, аннан соң хуҗалар уянуы да бар.

Аның кыланмышыннан әти-әнисе туйганчы көлде. Соңыннан әтисе әйтте:

— Актәпи улым, кирәкми, юкка кызыкма. Әле бер генә тычканның да авызына протез киеп йөргәне юк.

һәм йөрмәс тә. Безнең тешләребез болай да арыслан­ныкыннан ким түгел.

Әтисе белән килешкәндәй итсә дә, күңеленең ерак бер почмагында протез турындагы татлы бер хыял сак­ланып калды.

Тукта, Актәпи! Бу төндә синең бәхет сәгатең сукты түгелме соң?!

Җәй узып, көзге елак көннәр башланган иде. Онык­лары күптән шәһәргә кайтып китеп, әби-бабай үзләре генә яши башладылар. Өй бушап калды. Хәтта Актәпигә өйдә ямь кимеде сыман.

Көннәрдән бер көнне Зарифулла агай иртә таңнан урман кисәргә китте. Ул китеп озак та үтмәде, вак кына салкын яңгыр яварга тотынды.

Көне буена яуган яңгырдан агай тәмам чыланып, туңып, бөрешеп кайтып керде. Ул бик нык арыган иде. Ашап-эчкәч тә, көндәгечә гәҗит-мазар карап тормады, телевизорны бөтенләй кабызмады да, карчыгы җәйгән урынга барып ятты. Бу юлы ул ирендеме, хәле юк идеме, әллә онытып җибәрдеме, юганнан соң протезын гадәт­тәгечә стаканга салмады, өстәл өстендә калдырды. Моны күреп, Актәпинең шатлыгы эченә сыймады. Ул әтисенең кисәтүләрен онытты. Йөрәге дөп-дөп килде, күзләре янды. Куанычыннан хәтта кайсы аягының ак икәнен дә онытты.

Утны сүндерүләрен ул көч-хәл белән көтеп алды да ниятен тормышка ашырырга кереште. Башта урын­дыкка, аннан өстәл өстенә сикереп менде. Аһ, бу про­тез! Аннан йорт хуҗасы исе, күптән түгел ул ашаган симез сарык ите исе килә. Тизрәк, тизрәк Зарифулла агай сизгәнче алып таярга кирәк!

Актәпи протезны өстәлдән идәндәге паласка төшер­де. Аннан соң, әле сөйрәп, әле этеп дигәндәй, почмак­тагы ярыкка кадәр алып килде. Ура! Хәзер протезны ярыктан идән астына алып төшәсе дә киясе генә калды!

Аның сулышы кысылды, авызы кипте, аякларының егәре бетеп, таеп-таеп китә башлады. Аһ, үкенеч, нишләп соң әле күпме вакытлар төшләренә кереп интектергән, авыз сулары корыганчы кызыктырган шул протез ярыкка сыймый? Нинди гаделсезлек! Инде ни эшләргә?

Юк-юк, сез әле Актәпи атлы тычкан егетен начар беләсез. Ни өчен аңа бу кадәр зур протез? Аңа бит кечерәге дә, ярыкка сыя торганы да ярый. Артыгын өзеп калдырырга кирәк.

Тфү! Гайрәтләнеп капкан иде, тешен чак сындыр­мады. Кара, кара, тычкан тешеннән дә каты инде әллә? Әле моңа кадәр аларның үзе балта, үзе пычкы, үзе өтерге һәм борау да булган тешләренә тимердән кала бирешмәгән бер генә нәрсә дә юк иде.

Сынар өчен, ул тагын бер омтылыш ясады — шул ук хәл. Тик Актәпи ярты юлда кала торганнардан түгел. Аның башында яшен тизлегендә яңа карарлар уянды: протезга теш үтми икән, идән ярыгын зурайтырга кирәк!

Актәпи, тырышып-тырышып, чыршыдан эшләнгән идән тактасын  кимерергә тотынды. Ул  алны-ялны белмичә эшләде. Караңгы базда да энә саплардай күзләренә кимерәсе тактадан гайре берни күренмәс булды, көчәнүдән яңак сөякләре сызлый башлады. Соргылт төстәге нәфис туныннан гөрләвектәй су акты.

Тик, иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, диләрме әле? Инде генә протез сыярлык тиштем дигәндә, таң атты. Зарифулла агай йокысыннан уянды һәм гадәттәгечә, юынып-киенеп, табын янына утырыр алдыннан, протезын кияргә теләгән иде, куйган уры­ныннан тапмады. Гаҗәпләнеп эзләргә кереште. Өстәл өстендә юк та юк инде, карават, диван өсләрен карады, идәнне күздән кичерде, почмактан табып алгач, җиңел сулап куйды. Протезның бер очы идән ярыгына кысыл­ган иде.

— Һай, рәхмәт төшкере! — диде Зарифулла агай.— Монда ничек килеп эләккән? Әллә йорт иясе шаярамы?

И беркатлы хуҗа! Ничек инде син Актәпинең дә про­тезлы буласы килгәнен белмисең?! Белсәң, бу проте­зыңны аңа биреп, үзеңә икенчесен ясатыр идең. Актәпи идән астында яшәве һәм кешеләр дөньясы белән артык нык аралашмавы аркасында Зарифулла агайның бу протезны ясатыр өчен елга якын чират торуын һәм район үзәгенә әллә ничә тапкыр барганын белми иде.

Алдагы төн Актәпи тормышына зур үзгәреш китерде. Әнисе аны күрше йортның базында яшәүче Бичи атлы тычканнарга йомыш белән җибәрде. Шунда Бичинең төпчек кызы Чәбияне күреп аһ итте, йөрәге аңлатып бирә алмаслык наз белән тулды. Бу аның егет булып тәмам өлгереп җитүе һәм гашыйк булуы билгесе иде.

Чәбиянең утлы карашы теш протезы турындагы хыялын мәңгегә башыннан куып чыгарды. Чиби белән Бичи ыруы өч көннән соң ике яшьнең туен уздырды.

Зарифулла агай белән Миңниса җиңгәй һәм аларның шук та, шаян да, сөйкемле вә акыллы оныклары, еллар узса да, сул тәпие ак тычкан баласын сагынып искә төшерәләр һәм моңсу гына елмаялар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нур Әхмәдиев!!!!