Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Әдәби сәхифә

Актәпи

Шәмсекамәр апа, шәһәргә олы малае янына күчеп кит­кәндә, җир бетереп эзләгән, диләр, ак тәпиле кара песи­ен.

Әллә бакчалар артында тычкан аулап йөргән инде Актәпи, әллә, шәһәргә китәсе килмичә, юри берәр караң­гы почмакка качып торган, — күпме генә эзләсә дә, та-балмаган шул, табалмаган Шәмсекамәр апа иркә песиен. Сызланып-сызланып булса да, песисез генә китәргә ту­ры килгән аңа шәһәргә.

Әнә хәзер көн саен елап йөри Актәпи. Аркылы-тор­кылы такта кадакланган тәрәзәләргә карап елый-елый да ул, муртайган киртәләр өстеннән тып-тын ишегалды­на сикереп төшә. Нигез буенда котырып үскән кычыт­канлыктан урап уза да бикле ишек янына килә. Ишек астындагы ярыкка борынын төртеп ала, такта башлары­на сырпалана. Аннары тагын кычкырып елый башлый.

Гөлфияләрнең өйләре Шәмсекамәр апалар каршысын-да. Урам аша гына чыгасы. Шуңа күрә бүтән күрше-тирә­ләргә караганда Гөлфияләргә ныграк ишетелә мәче елавы. Мур кырса кырмады, иртән шуның тавышы, кич тагын, — дип сукрана еш кына Гөлфиянең әтисе, эштән кайткач.

Әнисе алай ачуланмый. Тыңлап-тыңлап тора да Актә-пинең елавын: «Бичаракай, — дип куя, — бичаракай! Әбисе бик ярата иде шул аны. Иртә-кич җылы сөт белән сыйламый калмый иде. Кәҗә генә асраса да, сөтен кыз­ганмый торган иде песиеннән».

Гөлфиянең бабасы дөм сукыр. Шулай да ул ни өчен­дер матур келәм кадакланган стенага түгел, якты тәрәзә­гә карап утырырга ярата. Тәрәзәдән карап нәрсә дә булса күрә диярсең. Хәер, күрә бугай ул, чынлап та күрә бугай. Күңел күзе белән үткен күзле Гөлфия күрә алмаган нәр­сәләрне күрә бугай ул.

— Бар, кызым, Шәмсекамәр киленнең мәчесе кайтты, карыны ачкандыр, — ди ул, шулай тыныч кына ачык тәрәзәгә карап утырганда.

—  Тавышы ишетелмәде ич, каян беләсең, бабай? — дип гаҗәпләнә Гөлфия һәрвакыт.

Бабасы аны-моны дәшми. Җыерчыклы йөзен серле елмаю белән балкытып, тәрәзә каршысында утыра бирә.

Гөлфия, сапсыз чүмечкә сөт салып, урам аркылы йө­гереп чыга да, купкан койма тактасын авыштырып, Шәм­секамәр апаларның моңсу, буш ишегалларына керә; кү­рә: ак тәпиле кара песи чынлап та кайткан, үзалдына мыр-мыр килеп, азык көтеп йөри. Гөлфия басма алдына якынлашкач, ул бер аңа, бер йозаклы ишеккә карап мияу­ларга тотына. Нәзек сыйраклы, каратут йөзле, кыска күл­мәкле кызчык ишекне, Шәмсекамәр өйдә чаклардагы ке­бек, очыртып кына ачып җибәрер дип өмет итәдер, ахры.

Гөлфия сапсыз чүмечне тамчылар чокырайткан бас­ма тактасына куя, үзе дә шунда ипләп утыра, Актәпи-нең комарланып сөт эчүен кинәнеп күзәтә, үзе бабасы турында уйлый. Ничек сизә икән соң ул? Көндез еламый да ич Актәпи. Өй артындагы тупыл ботагына кош килеп кунганын да сизә, хәер, Гөлфиянең бабасы. Алай гына да түгел, нинди кош кунганын да әйтеп бирә. Ьәм мәче­не дә Гөлфиядән ким кызганмый ул. «Тамагын туйдыр­дыңмы әле бүген Актәпинең, кызым?» — дип сорашып кына тора. Туйдырмыймы соң инде Гөлфия, әтисе ачу-ланмаса, Актәпине үзләренә генә алып кереп яшәтер иде дә әле ул, әтисе ризалык бирми. «Бетмәс монда ябага мәчеләр», — ди. Җәнлек-җанварларның үзләрен ярат­мый шул Гөлфиянең әтисе, тиреләрен генә ярата. Төлке, тиен, бурсык тиреседер — бөтен читлек тулган анда.

Актәпи Гөлфиягә тәмам ияләшеп җиткән иде инде. Ләкин ул көннәрдән бер көнне һич көтмәгәндә юкка чыкты. Гөлфия бик кайгырды бу хәлгә. Ашы аш, уены уен булмады. Төннәрен йокысыннан, «пес-пес» дип, мәче ча­кырып уянган чаклары күп булды аның.

Көз үтте, кыш җитте.

Гөлфия менә бүген дә, тимер чанасын сөйрәп Инеш тавыннан менгәндә, Шәмсекамәр апаның тоташ ак җәй­мә ябынган ишегалдына, киртләч-киртләч сырынтылар зәңгәрләнеп яткан басма такталарына карап узды. Бер генә эз-фәлән дә юк иде кар өстендә. «Бүген дә кайтма­ган Актәпи, — дип уйлады Гөлфия, — йә урманга кит­кәндер дә, авылга юл таба алмыйча, адашып йөри тор­гандыр. Йә берәр ерткыч тырнагына юлыккандыр, йә ачы­гып, туңып үлгәндер. Юк, үлмәгәндер. Бик тә җитез, ша­ян, акыллы песи бит ул, үлмәгәндер».

Гөлфия кайтып кергәндә, өйдә бабасы ялгызы гына иде. Сумалалы җепләрдән кулларына буй-буй эзләр чор­налган. Киез итеккә олтан салып утыра. «Күзле кеше­дән дә җыйнаграк тегә итекләрне Каюм бабай», — дип мактый аны бөтен күрше-күлән. Дөресен дә дөрес инде. Җепләрен шулкадәр тигез атлата олтан буенча — маши­на белән чигү чигә диярсең...

— Бабай, бүген дә кайтмаган Актәпи, — диде Гөлфия, бусагада басып торган килеш, туңган бармакларына өр-гәли-өргәли.

— Кайтыр, кызым, кайтыр, кайгырма, — дип, сумала­лы җепне зыңлатып тартты Каюм бабай, — төшемдә ак юл күрдем бүген, кайтыр...

—  Кайткач әтидән качырып кына өйгә алып керербез Актәпине, яме, бабай.

— Әтиеңнән качырмыйча алып керербез, кызым, кайт­сын гына.

Гөлфия чишенеп түргә узды, идәндә чәчелеп яткан киез кисәкләреннән Актәпигә урын әзерләргә кереште.

Озакламый Гөлфиянең әтисе белән әнисе кайтты. Алар үпкәләшкәннәр иде, ахры, тавышлары бозлы тәрәзәгә җил орынып китүен хәтерләтте.

—  Ни булды тагын? — дип, тегелеп бетмәгән итеген табуретка өстенә ташлады Каюм бабай.

— Әй, шушы, — дип, карлы шәлен салып селкеде Гөл­фиянең әнисе, — кыланып йөри шунда! Үлгән елан күтә­реп кайтты.

– Кайтса ни! — дип көлде Гөлфиянең әтисе. Үзе җәһәт кенә ике көпшәле мылтыгын почмакка сөяп куйды. — Җебегәч кабыгын салдырам мин аның, берәр әмәлгә ярар әле. Гөлфия «елан» сүзеннән бик курыккан иде, әмма кар­лы чиләккә сузылып карагач, тынычланды. Еланның тәңкә ләре бөтенләй күренми дә диярлек, ул бәсләнеп кенә түгел, бозланып каткан һәм кара пыяла сыман ялтырый иде.

Нәкъ шул чагында Каюм бабайның караңгылана баш­лаган чырае ачылып китте. Ул башын келәмле стенага таба борды, берникадәр сагаеп, тынып утырганнан соң, йомшак кына итеп, Гөлфиягә эндәште.

—  Актәпи кайткан, кызым, безнең ишекне тырный. Бар, чык, алып кер...

Гөлфия, сөенеченнән сулышы кабып, ишеккә татланды.

—  Кая барасың? Йөрмә юк белән, — дип, аның юлын бүлде әтисе. — Бетмәс монда! Безгә генә димәгән урам мәчеләрен җыеп асрарга...

—  Алып керсен, баланың теләгенә каршы килмә, әнә син үзең үлгән елан күтәреп кайткансың ич әле, җаның теләгәч... Ә Актәпи тере җанвар, акыллы җанвар, — дип яклады Гөлфияне бабасы.

Гөлфия шулкадәр каушый, ашыга иде, шуңа күрә өй-дәгеләрнең нәрсә турында сөйләшкәннәрен дә аңлап бе­термәде ул. Башын бабасының колакчын бүрегенә чум­дырды да атылып-бәрелеп өйалдына чыкты, карлы бас­ма төбендә ак тәпиләрен алмаш-тилмәш селкеп утырган кара мәчене күргәч, күңеле тулып елап җибәрә язды. Гәү­дәсе ябыгып, кечерәеп калган ятим мәченең моңсу күз­ләре Гөлфиягә курку катыш өмет белән карый иде.

— Мескенем, кайларда югалып йөрдең соң, каракаем, Актәпием, мамыккаем, — дип, мыек очлары бәсләнгән песине күтәреп алды да җылы куенына кысты Гөлфия.

Актәпи, рәхмәт сиңа дигән кебек, туңган борынын Гөл­фиянең җылы иягенә төртеп алды, иркәләнеп мыр-мыр килде.

Өйгә алып кереп идәнгә җибәргәч, Актәпи, яклаучы­сының кем икәнен сизгәндәй, туп-туры Каюм бабай утыр­ган урындык астына йөгереп керде, кыска гына итеп мияулап куйды. Гөлфиягә аның мияулавы «мин бу» ди­гәндәй ишетелде. Гөлфиянең бабасына да шулай ише­телгәндер, күрәсең, ул:

—  Ә-ә, синмени бу? — диде һәм, дәү кулы белән капшана-капшана, Актәпине тотып алды, тезенә бастырып, аның юешләнгән йоннарын сыпырды. — Кешеләргә ия­ләшкәч, читенмени урман-кырларда яшәүләре? Өйне са­гындыңмыни? Җылы аш ашыйсың, җылы урында йок­лыйсың килдемени?

— Мырый, мыр-р-р, мыр, мырый, — дип җавап биреп барды Каюм бабайның һәрбер соравына Актәпи.

Кичке аштан соң Актәпи мич буендагы урындык ас­тына, Гөлфия әзерләп биргән йомшак урынга бөгәрләнеп ятты. Гөлфия көндәгечә бабасы янына үрмәләде. Әмма ул, ут сүнгәч тә, бик озак йокыга китә алмыйча интекте. Тышта җил сызгырган саен, Актәпинең япан кырда ту­ңып йөрүен күз алдына китерде ул. Актәпи турында уй­лаган саен, елыйсы килде аның. Инде йоклап киттем ди­гәндә, бабасы эндәште:

—  Гөлфия кызым, син йоклыйсыңмы?

— Нәрсә, бабай? Йөрәк даруың кирәкме? — дип, сискә­неп башын күтәрде Гөлфия.

—  Бар әле, аш өендә Актәпи нәрсәдер җимерә, әниеңнәр ишетми, ахры...

Гөлфия, йокламас өчен җай килгәненә сөенеп, идәнгә шуып төште. Бабасының дәү башмакларын сөйрәп, чар­шаулы ишек төбенә килде, ут яндырды, яртылаш ачык ишектән эчкә үтте, йомры кара бауга чорналып идәндә тәгәрәп йөргән Актәпине күргәч, ул көлеп җибәрүдән чак кына тыелып калды. Тик кара бауның песи кыймылда­маган чакта да бәргәләнүен шәйләгәч, артка чигенә-чигенә, әле генә үзе атлап кергән бусагага менеп басты, кур­куыннан дер-дер калтыранып, үз-үзен белештермичә:

—  Әни! — дип кычкырды. — Әни, әти! Елан! Елан те­релгән!

Әтисе белән әнисенең атылып диярлек йокы бүлмә­сеннән чыгуларын да, стенага елыша-елыша ишек төбе­нә килүләрен дә күз чите белән генә күрде Гөлфия. Аның бөтен игътибары идәндәге тамашада иде.

Ә идәндә йоннары тырпайган, күзләре утлы күмер ши­келле ялтыраган Актәпи тәгәрмәчләнеп-тәгәрмәчләнеп бө­терелгән кара еланның муенына тешләрен батырган да ачулы мырлый, корбанын хәлдән тайдырырга тырышып, уңга-сулга селтәнә, үзен чолгап кысарга маташкан шома кыршауны тырнаклары белән каптырырга чамалый.

Ниһаять, елан хәлдән тайды. Хәрәкәтләре салмаклан­ды, аннары бөтенләй тынып, идән буенча сузылды. Лә­кин Актәпи, тешләрен язу белән, башын күтәрде, зәһәр ысылдап, һөҗүмгә әзерләнде.

Актәпи, шуны гына көткәндәй, еланны янә җәлт кенә муеныннан каптырып алды, янә елан белән бер йомгакка әверелеп, идән буенча тәгәрәп китте.

Гөлфиянең бабасы кыштыр-кыштыр килеп җиткән­че, әтисе чоланнан көрәк күтәреп кергәнче, Актәпи, елан­ның эшен бетереп, читкәрәк китеп утырды. Шулай да корбанын күздән ычкындырмады, ак тәпиләре белән мы­екларын төзәткәндә дә, колак артыннан ук битләрен юга-лаганда да, еланның хәрәкәтсез салкын гәүдәсенә күзлә­реннән яшькелт очкыннар чәчеп алгалады.

Өйдәгеләрнең берсе-бер авыз ачып сүз әйтмәсә дә, һәм­мәсенең уйлары бу йортка кунак булып түгел, хуҗа бу­лып кайткан ак тәпиле песинең сизгерлеге, җитезлеге, батырлыгы турында иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев