Көмеш кыңгырау

Актәпи

Актәпи яраланды.

Ни ашамый, ни эчми, ак тәпиен алга сузган да тын кал­ган. Җәмил өчен өйнең дә, урамның да яме бетте. Элек Актәпи аны мыраулый-мыраулый йокысыннан уята, әгәр малай ялкауланып ята башласа, тәпие белән йомшак кына итеп борынына кундырып ала иде. Юынганда, үзе бер әкәмәт иде. Песи баласы теш пастасының исен ярата. Җәмил тешен чистарта башласа, и сырпалана, и сырпалана! «Иә инде, әз генә исним инде», - дип ялына иде. Тора-бара Актәпи тешен үзе юарга өйрәнде. Малай бармак очына эләктереп паста ала да песи баласының иреннәренә сылый. Шуннан Актәпи чистарыныр­га тотына. Аякларының әле берсе, әле икенчесе белән бәләкәй авызын ышкый. Бу кадәрле зирәк песи баласы дөньясында юктыр!

Мәктәпкә дә Актәпи озата чыга. «Юл уртасыннан барма, койма яныннан йөр», - дип, ул Җәмилне юлдан читкәрәк чакыра. Үзе хәйләкәр, усал этләр очраса, тиз генә коймага менеп китәсе!

Бу хәбәр урамдагы малайларга да килеп иреште. Барысы да Җәмилләрнең капка төбенә җыелды. Кайсы коймак, кайсы каймак, кайсы балык тоткан. Актәпине, сыйлап, тизрәк терелтмәкчеләр.

- Ашамый, - дип кире какты Җәмил.

- Тычкан да ашамас микән?

-Юк.

- Ярасы төзәлгәнче, ач­тан үлмәсә ярый инде.

-  Әнием әйтә, кыргый җанварлар яраларын ялап төзәтәләр, ди. Борын заман­да песиләр кыргый булган икән.

-  Кайда яраланды икән ул?

-  Болай булды. Безнең чоланга күсе ияләште. Зу-ур, Актәпи хәтле ун бар. Башы еланныкы төсле, тешләре эт­неке, аягы филнеке. Көненә

Биш кило он, биш кило бодай ашый. Рекс беркөнне юлына аркылы төшкән иде, күсе, чабып килеп, эченә бер генә типте, мескен эт, чиный-чиный, оясына кереп качты. Шуннан без Актәпине чоланга яптык... Менә бермәлне ярыктан күсе килеп керә. Ул килеп керүгә, песи аңа ташлана...

Ну каты сугыштылар, дөнья җимерелә дип торам. Идәннәр сынып беткән. Актәпи тәки җиңгән тегене. Сугышканда, күсенең бер үткен теше песинең тәпи­енә тигән.

- Менә ичмасам Актәпи! - диештеләр малайлар. - Батыр дисәң дә батыр!

...Бу вакытта Актәпи сыдырылган тәпиен ялап төзәткән иде. Ул иренеп кенә урыныннан кузгалды һәм, башын кыегайтып, өскә карады. Анда, колга башын­да, күзне кыздырып, чыпчык оясы тора иде. «Менсәм, баягы кебек, тәпине ка­дакка эләктермәм микән?» - дип уйлады Актәпи.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: