Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Аккошлар килде

Аккошларга тынычлык кирәк. Тынычлык сөюче изге җаннар алар. Рәнҗеткәнне бер дә бәхилләмиләр. Шул турыда хикәя.

Кояшның иртәнге нурлары астында күзләрне камаштырып ялтырап яткан Аккүл уртасында ак керәчтәй ыспай сыннары белән аккошлар кукраеп утыралар иде. Бу горур, изге җан ияләрен күреп, көтүгә мал куып кайтучы хатын-кызлар, хәйран ка­лып, аларга карап тордылар. Авыл астыннан баш­ланып, Агыйделгә тиклем сузылган бу күлгә бай­так еллардан бирле аккошларның төшкәне юк иде. Якын-тирәдән хәтта очып үткәннәрен күрүчеләр дә булмады.

—  Хәерлегә булсын, аккошлар безнең төбәкне ка­бат якын итә башлаганнар, — диде өлкән яшьтәге апа, каш өстенә куйган куллары астыннан аларга күз йөртеп.

—  Нигә чит итеп йөрергә тиешләр алар? Таби­гатебез искиткеч матур, Хәнифә апа. Күлләребез аккошлар йөзәрлек кенә, — диде хатынның юлда­шы.

— Алай димә, Сания кызым, аккошларга су гына түгел, тынычлык та кирәк. Тынычлык сөюче изге җаннар алар. Рәнҗеткәнне бер дә бәхилләмиләр, — диде Хәнифә, аккошларның гадәте турында күпме­дер белгәнлеген сиздереп.

—  Куркытсаң, киек кошларның берсе дә якын йөрми инде. Хәтта өйнекеләр дә читләшә, — дип, үз фикерен җиткерде Сания.

—  Алай түгел, аккошлар бөтенләй икенче затлар. Алар парсызлыкны кичерә алмыйлар. Чын сөюне юкка гына аккош мәхәббәтенә тиңләмиләр, кызым.

— Берсен атсаң, икенчесе үзе үлә икән, дигән сүз­ләрне минем дә ишеткәнем бар. Әкият кенәдер ул, Хәнифә апа. Кош заты мәхәббәтнең нәрсә икәнлеген каян белсен? Таһир-Зөһрә түгелләр ләбаса!

— Аккошларның бездән бизүләре дә сыңарын ату аркасында булды. Ятим калганы үлде.

—  Үлгәнен күргәннәрме?

—  Әйе, күргәннәр. Күлнең теге ягындагы алан­лыкка егылып төшкән.

—  Хикмәтле хәл. Ышанасы килми хәтта.

—  Парын югалткан аккош ашау-эчүдән яза, ди. Юксынудан үзен кая куярга белми. Ятим калуы­на тәгаен инангач, күккә күтәрелә дә, ике канатын кысып ябып, түбән томырыла икән. Җиргә бәрелеп үлә...

Телдән телгә күчеп сакланган шушы риваятьне искә төшергәннән соң, икесенә дә авыр булып кит­те. Сөю хисләрен татырга өлгермәгән Санияне ак­кошларның мәхәббәттә тугрылык күрсәтүләре сок­ландырды. Ирен иртә югалтып, сыңар канат астын­да дүрт бала үстергән Хәнифәне ятим үткән гомере өчен үзен кызгану хисләре ямансулатты. Ирексездән күңеле тулды аның. Янәшәдә атлаучы кызга сиздерми генә күз яшьләрен сөртеп алды.

— Сыңарын кем атканын белделәрме? — дип со­рады Сания, тынлыкны бозып.

– Белделәр. Сүз шундук таралды. Изге кошларга кул күтәргән кешенең юньсезлегенә авыл рәнҗеде. Барыбер рәхәт күрмәде, эт типкесенә калып үлде, — диде Хәнифә, авыр көрсенеп.

—  Кем инде ул?

—  Кем булсын, Әчем инде!.. Ишеткәнең бармы?

—  Бар.

— Әчем Әхмәдулла атлы иде. Аксак булуына кара­мастан гомере буе сунарчылык белән шөгыльләнде. Хәтта бүреләр дә атыштырды. Олыгая төшкәч кенә, хәер, үлемнән исән калгач кына мылтыгын таш­лады.

Буранлы көнне ауга чыгып адашты Әхмәдулла. Сырынты  астында  күмелеп  калып,   төн  үткәрде. Икенче көнне генә табып алдылар. Кулларын, аякларын өшеткән иде. Кул бармаклары төште, аяклары гарипләнде. «Әчем картны аккош каргышы тот­ты», — дип нәтиҗә ясады авыл халкы.

Уйламаганда карчыгы үлеп китте. Ялгызы кал­ды. Михнәттә яшәде. «Аккош рәнҗешен татый», — дип юрады халык.

Чатнама кырлач салкында җан тәслим кылды Әхмәдулла. Каберне ике көн казыдылар. Тәннәрне өтмәле салкын, үтәли искән зәмһәрир җил зиратка килүчеләрнең тәкатен корытты. Чиратлап авылга кайтып, җылынып килеп казыдылар. Алар үзләренең газап кичерүләрен дә Әхмәдуллага төшкән аккош каргышының сөременнән дип исәпләделәр.

Хәнифә менә шушы хәлләрнең искә төшерә алган чаклысын Саниягә җиткерде.

—  Әчем бабайга шәйлә аккош каргышы төште микән? — диде Сания, гаҗәпсенә калып.

—  Ә син ничек уйлыйсың тагын? Әлбәттә, аккош каргышы. Эт үтереп рәхәт күрмәгәнне, аккош атып кем мантысын?  Гүр иясе булгач,  җавабын ничек тоткандыр әле?

Үз-үзенә сорау биргәндәй шулай әйтте дә, авыз эченнән ниндидер дога укып, битен сыйпады. Са­ниянең моңа исе китмәде. Аны хәйран калдырга­ны Хәнифәнең аккошны изге җан итеп санавы иде. Табигатьнең һәр яралгысына шулай илаһи итеп караганда гына гүзәллек сакланадыр, кешеләрнең бөеклеге артадыр кебек тоелды кызга.

Авылга ямь биреп, аккошлар күлдә көзгә хәтле яшәделәр. Вакыты белән көн үзәкләрендә югалыштырып торсалар да, иртәле-кичле гел суда булды­лар. Коенырга йөрүче балаларга да күнегә төштеләр, алардан куркып ераклашмадылар.

Өлкәннәр дә яр читенә еш киләләр, ак мәрмәр төсендәге горур кошларның килешле кыяфәтенә, талгын хәрәкәтенә мөкиббән китеп, озак-озак ка­рап торалар. Бирегә тукталучыларны бала кулы белән «Аккошларны рәнҗетергә ярамый, кар­гышлары төшә» дип язылган такта каршылый иде. Хәрефләре уңганчы эленеп торды. Берәү дә ка­гылмады. Күптән түгел Сания үзе кубарып алып кайтып китте тактаны. «Хәзер кирәге калмады, халык аңлады», — дип исәпләде. Бәлки, язуның чыннан да тәэсире тигәндер, авылда аккошларны өркетергә ниятләүчеләрнең барлыгы сизелми.

Сания җиткән кыз инде. Ел саен беренчеләрдән булып аккошларны күрергә күл буена килә. Мәр­тәбәле кунак кебек итеп көтеп ала кыз аларның килүен. Аккошлар үзләре дә кызны таныйлар ши­келле. Ул күл буена килгән саен, канат җилпеп, сә­ламләп каршылыйлар үзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев