Көмеш кыңгырау

Аккош (Гарәфи Хәсәнов)

Аккош күле! Бу күлгә алар, бары тик алар гына ху­җа. Башкалар, шуны белеп, китеп баралар икән.

Һәр тарафта тынгысыз гөрләвекләр челтери. Инде су чит­ләре боздан арчылган. Ләкин әле яр буйларында, агач, куак төп­ләрендә ап-ак кар ята. Кичләрен, кояш баер алдыннан, кар өсләре алсу төскә керә. Шул чакны күктә биектә, алсу күл өстендә, алсу кошлар төркеме пәйда була...

Озын зифа муеннары алга сузылган, кыска, көчле аяклары — артка... Киң канатларын гаять салмак селтиләр. Алар, ерак юллар кичеп, тәмам арыганнар, хәлдән тайганнар. Син аларны кызганып куясың, камышлы күлгә төшеп, бераз ял итүләрен телисең. Ләкин алар баш очыннан гына узып китәләр. Хәер, арадан бер пары, иптәшләреннән аерылып, түбәнрәк төшә түгелме соң?.. Әйе, әйе!.. Димәк, бу күл шушы пар аккошның туган төбәге, Аккош күле! Бу күлгә алар, бары тик алар гына ху­җа. Башкалар, шуны белеп, китеп баралар икән.

Төшеп җитәрәк аккошлар муеннарын аска бөктеләр, канат­ларын җилгә каршы җилпи башладылар, аякларын тырпайтып алга суздылар. Шул рәвешчә, саллы гәүдәләренә «тормоз» ясап, су өстенә төшеп утырдылар...

Алсу күл өстендә алсу кошлар йөзә. Күкрәкләре суга шактый тирән кергән, гәүдә-койрык ягы кыйгачланып өскә күтәрелгән, ак муеннары мәһабәт бөгелеп, зур сары томшыклары су көзгесенә үк иелгән.

Менә алар икесе ике якка аерылып китәләр дә, кинәт борылып, бер-берсенә каршы килә башлыйлар. Бераздан, бөтенләй якын­лашып, томшыкка томшык килеп терәләләр, гүя исән-имин туган якларына кайту шатлыгын уртаклашалар, үзләренчә тәбрик­ләшәләр. Ул да булмый, томшыкларын зәңгәр күккә сузып, көмеш быргы авазлары чыгарып, кычкырырга тотыналар. Бу — аларның язгы җыры, бу — аларның туй башлап җибәрү турында аваз салу­лары...

Син, аларның табигатькә, гүзәллеккә мәдхия җырлауларына сокланып, сак кына күл читенә якынлашасың. Ә алар игътибар да итми. Ләкин ул беренче карашка гына шулай тоела. Әгәр дә син, әрсезләнеп китеп, бу тирәдә артык буталсаң, еш килеп, та­вышланып йөрсәң, аккошлардан җилләр исәчәк. Бу күлгә хәтта алдагы елларда да әйләнеп кайтмаячаклар.

Аккош күле. Кайда гына юк андый исемдәге күлләр! Ләкин хәзер күбесенең исеме бар, җисеме юк. Аларны әрсез бәндәләр биздергән, шуңа күрә аккошлар безнең якларда бик аз калган.

Сез шуны һәрчак исегездә тотыгыз: аккошлар — сак кош­лар. Алар тынычлыкны хуп күрәләр, саф һава, көмештәй саф су яраталар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: