Көмеш кыңгырау

Аккорд

Көне шәп бүген. Күк йөзе альбом битенә сыек зәңгәр буяу түккәндәй чип-чиста.

Кояш, авыл урамына төшеп, янәшә атлап барамыни: кызу, якты нурла­ры йокыдан арынмаган күзләрдән ирексезләп яшь чыгара.

«Кемнәрдер рәхәт чигә!» — дип уйлап куйды җиденчене тәмамлаган Фә­нил. Аның күз алдына юрганын карават астына ук тибеп төшергән, башын мендәр белән каплап, мышный-мышный, өйдә йоклап калган энесе Илнур, төш вакытлары җитәрәк кенә әбиләренең җырлый-җырлый иркәләп уятула­рына күз ачучы Казаннан кайткан дус малайлары Альфред белән Марсель килде...

Аларны уйлап куйды да ачудан тешләрен шыгырдатты Фәнил. «Мин эшләп бетергәнче, күл буеннан су кереп кайтып килгән булырлар инде. Рәхәт алар-га!» — дигән йокылы-ачулы уйлары белән мәктәпкә килеп җитте. «Кем генә, кайсысы гына уйлап тапты икән шуны! Җәй көне дә мәктәпкә килеп практика эшләп йөр инде... Унике көн бит әле ул, җитмәсә!»

Узган ел яраган иде: энесен, дусларын җыеп килеп, унике көнне өч көндә тәмамлады ул. Быел исә директорлары:

—  Һәр көнне үзегез килеп эшлисез, — диде.

Сез тагын Фәнилне эшләргә яратмый икән дип уйламагыз. Тик менә... җиденче сыйныфны тәмамлаган егет башың белән кызлар кебек карлыган җыеп, чүп утап йөр инде! Хурлыгын кая куярсың! Ул өендә дә бу эшләрдән качу ягын карый бит. Ә монда иртәнге сигездән көндезге уникегә хәтле дүрт сәгать эшләргә!

Бүген исә хезмәт укытучысы Хәмит абыйлары егетләрне аерым җыеп алды:

—  Менә, егетләр, бәрәңге янында шактый җир бар. Кайчан карама, шунда барып сугышып ятасыз, әйдәгез, казыйк әле шуны! — диде.

Егетләрнең кайсы күкрәгенә таянган килеш күзен йомган, кайсы, туктаусыз авызын ачып, һава исни, кайсыберләре таррак җир эләктерү өчен тарткалаша ук башлады. Моны күргән Хәмит абыйлары:

—  Туктагыз әле, егетләр, әйдәгез, мин сезгә аерым җир кишәрлеге бүлеп бирәм. Кем кайчан үз җирен казып бетерә, өенә кайтып та китә. Ягъни аккорд була, - диде.

Малайлар шатланышып риза булды. Үзенә тигән җирне тизрәк тәмамлау өчен, барысы да тырышып-тырышып казый башлады. Хәмит абыйлары:

—  Көрәкләрегезне тирәнрәк батырыгыз, күп алдырмагыз — көрәк калынлы­гында гына булсын, — дип, күрсәтмәләр бирде дә китеп барды.

Вәт башланды мәхшәр! Кем ничек булдыра, шулай тырышты: Маратның көрәгенең җиргә очы гына тия, Инсаф, күп-күп алдырып, тиз эшли. Ә Фәнилнең үз уе, үз планы бар иде. Ул әле генә калдырып киткән җылы юрганын исенә төшерде дә, күп уйлап тормыйча, эшкә тотынды. Бер сәгать уздымы-юкмы, Фәнилнең кишәрлеге кап-кара җир булды. Әле яртысына да җитмәгән малай­лар шаккаттылар.

—  Минем аккорд! — дип кычкырды Фәнил горур тавыш белән. — Мин кай­тып киттем!

—  Тукта, ашыкмале, Фәнил, — диде әллә кайдан гына килеп чыккан Хәмит абый. Ул серле елмайды һәм, кулына Фәнилнең көрәген алып, кишәрлекне тикшерә башлады. Кап-кара балчыкны бер сыпыруга, астан көрәк очы да тимәгән ямь-яшел чирәм калкып чыкты. Моны күреп барысы да гаҗәпләнделәр. Бары Фәнилнең ничек эшләгәнен сиздермичә читтән карап торган Хәмит абыйларының гына исе китмәде. Чөнки ул Фәнилнең көрәген ара-тирә генә батырып, калганына шул балчыкны сибеп, кишәрлеген күмеп кенә чыкканын күреп торды.

...Берәм-берәм аккорд алып өйләренә таралышкан сыйныфташлары артын­нан кызыгып, боегып карап калды Фәнил. Янында Хәмит абый басып күзәтеп торганда бик күп тырышасы бар иде әле аның аккорд өчен!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: