Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Акколак һәм чуар тавык

Бу этнең исеме — Акколак.

Колаклары ак төстә булган­га, шундый исем кушканнардыр инде. Акколак — үзе болай зур да, артык кечкенә дә түгел. Ә менә усаллыгы! Кыска койрыклы булгангадыр инде. Кыска койрыклы этләрне усал була диләр бит. Капкадан кеше килеп керсә, өрә-өрә, өстеңә ташлана. Тешләп алуыннан куркып, шап иттереп капканы кире ябып куясың. Ябып куясың да, түземсезләнеп, кайчан хуҗабикә чыгар да сине өенә алып керер икән дип көтеп торасың.

Шундый усал эт инде ул Акколак. Ә менә аның күңе­ленә чуар тавык ничектер юл тапкан.

Гаҗәп... Бик тә гаҗәп...

Чуар тавык та шул ук ишегалдында яшәп ята. Тик эт аны оясына якын да җибәрми иде. Шуңа да тавык эт оя­сын читләтеп, әйләнеп үтә. Тик чуар тавыкның нигәдер эт оясына бик тә керәсе килә иде. Аның яныннан үткән саен, оя эченә сузылып-сузылып карый. Ник дисәң, бер йомшак урын бар оя читендә. Шунда кереп йомырка салырга әй җайлы да соң! Беркем дә сине тинтерәтми. Килбәтсез ак тавык та күз алдында тормый.

Шулай бервакыт Акколак, тәмле сөяк кимергәннән соң, тирән йокыга тала. Чуар тавык моны сиздерми генә бер читтән күзәтеп тора. Бераздан, бик әкрен генә, йомшак кына басып, эт яныннан үтеп, ояга кереп китә. Керүгә, үзе күзләп йөргән почмакка шыпырт кына барып утыра. Тыны да чыкмый. Бераз утыргач, бик матур чуар-кызгылт төстә йомырка салып куя. Шуннан соң тыңлап тора да, ничек кергән булса, шулай ук сак кына кире чыгып та китә.

Бу хәлне читтән күзәтеп торган ак тавык:

— Кот-котыйк, — дип куя. Янәсе, качып йомырка сал­саң, рәхәтләнеп «кот-котыйк, кот-котыйк» дип тә әйтә ал­мыйсың ич, — ди. — Болай качып-посып йомырка салуның ни кызыгы бар...

Менә эт тә йокы симертеп уяна, оясыннан чыгып бар­ган тавыкны күреп, тешләрен ыржайтып сикереп торырга ниятли. Тик ояда чуар-кызгылт йомырканы күреп, эшнең нидә икәнен аңлап ала һәм янә йокы­га талган кебек күзен йомган­дай итә. Йомырканың тәмен белә ич ул.

Бераздан Акколакның тама­гы ача. Һәм ул, оясына кереп, йомырканы тәмләп ашап та куя, үзе, хәйләләгән булып, чуар та­выкка ачулангандай карый.

Менә шушы хәлдән соң инде Акколак, чуар тавыкның качып йомырка салу вакыты җиткәч тә, йоклаганга сабышып ята башлый.

Чуар тавык исә, бик сак кына басып, эт оясына кереп китә дә йомырка салып чыга. Эт бары­сын да сизеп ята. Димәк, аны сый көтә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X