Акбай белән Карабай
Фаил Шәфигуллин хикәясе.
Язгы төннәрнең берсендә, аһ-уһ килеп урынымда әйләнгәләгәндә, караңгы почмактан әни тавышы ишетелде:
— Нишләп көрсенәсең әле, улым, авырмыйсыңдыр ич?
— Юк, авырмыйм, әни. Түбәтәй тавы башында ятим көчекләр туңып ята, әниләре кайтмый да кайтмый, шул арны жәллим.
— Күңелем сизә, син ал арны барыбер алып төшәсең инде, — дип көлде әни. — Җан биргәнгә җүн бирер әле... Сөтебез дә мул, алып кайт син ал арны.
— И әни, — дидем мин, шатлыгымнан айлы тәрәзәгә сикерердәй булып, — рәхмәт, әни!
Иртән, көтү куганчы, безнең ишегалдында иде инде көчекләр. Ничек шулай яраткандыр табигать: берсе бүздәй ап-ак, икенчесе җир кебек кап-кара; агының күзләре күксел төстә, карасының күзләре дә чем-кара, ерактанрак карасаң, аның күзләре күренми дә хәтта, нәни төймәчекләр генә елтырап тора сыман.
Көчекләр, дерелди-дерелди, сөт эчтеләр дә кояшта җылынган басма тактасы өстендә икесе бер йомгакка әверелеп йоклап киттеләр.
Көннәр бер-бер артлы уза торды. Мин үзем дә, күрше малайлары да уйнап туйды сөйкемле көчекләр белән. Басма алдында аклы-каралы сәер йомгак тәгәрәп ятуын күргәч, тавыклар да гаҗәпләнү катыш шомлы кытакламыйлар, яшел күзле бохар песие дә, сырт йоннарын кабартып, мыекларын тырпайтмый инде хәзер. Хәер, басма алдына җылынырга гына чыга көчекләр. Лапас астында үз куышлары, үз оялары бар ал арның — шунда кочаклашып йоклыйлар, шунда төн куналар, оя авызыннан башларын чыгарып кына, чәпел-чәпел сөт эчәләр.
Исемнәре дә бар инде хәзер аларның. Бик гади, бик ятышлы исемнәр — Акбай белән Карабай. Чәңгелдәп өрә-өрә, ишегалды буенча күбәләкләр, шөпшәләр куарга да өйрәнделәр.
Ә җәйге каникуллар бетәрәк мондый хәл булды. Өйгә яңа көзге алып кайткач, иске көзгене әни басма алдына чыгарган иде. Шул көзгене кичтән йөзе белән яктыга әйләндереп куйган идем. Иртән ни күрим — көчекләр икесе дә көзге каршына килеп туктаганнар, әниләреннән качып кичке уенга барырга җыенган кызлар кебек, мыштым гына көзгегә карыйлар. Карабай, үзенең кара булуына гарьләнгәндәй, ничектер боегыбрак тора. Ә Акбай, киресенчә, күзләрен куанычлы елтыратып, үз шәүләсенә текәлгән, бертуктаусыз койрыгын болгый. Әтәч койрыгыдай кәкрәеп төшкән колакларына кадәр шатланганын сиздерә Акбайның.
Карабай озак маташмады, якынрак килеп, үз шәүләсен иснәштергәләде дә борылып китте. Акбай, башын әле бер, әле икенче якка кыйшайткалап, үз кыяфәтенә сокланып туя алмыйча, шактый озак торды. Ул да түгел, бәләкәй тәпиләреннән нәни тырнакларын чыгарып, көр тавыш белән өреп тә җибәрде. Аннары, кисәк кенә мәтәлчек атынып, бер читкә тәгәрәде һәм, сикерә-сикерә, лапаска таба йөгерде.
Җайлап кына сөт эчәргә керешкән Карабайны әле болай, әле тегеләй төрткәләде, тегесе тыңламагач, тешләрен ыржайтып ырылдап та алды. Карабай, бу хәлгә гаҗәпләнми-сәерсенми генә, язмышына буйсынды, койрыгын кысып, лапас почмагына кереп шылды.
Акбай ашап туйгач кына чыкты ул сөт эчәргә. Бу хәл көндез дә, кич тә, алдагы көннәрдә дә шулай кабатланды. Ояларында да бер йомгакка әверелеп йокламыйлар хәзер алар. Акбай түрдәрәк, корырак урында кәпрәеп ята, Карабай оя авызындагы каты җиргә кадерсез генә тәгәрәгән...
Көз җитте. Бәрәңге бакчалары Карабай йоныдай каралгач — атна-ун көн микән, юк микән — бервакыт иртүк сәер тавыш сискәндереп уятты мине. Кайдадыр кемдер кемгәдер рәнҗеп, җәберләнеп елый иде сыман. Торып тәрәзә янына килдем. Бөтен җиһан ап-ак. Кар яуган, беренче кар яуган. Җиңел генә киенеп, ишегалдына чыктым. Йомшак карга беренче эз салуым булды — теге тавыш янә, бу юлы якында гына ишетелде. Күз камашуы кими төшкәч, ишегалдындагы тамашаны күреп тетрәнеп киттем: кар җәймәсе уртасында соргылтланып, төсе уңыбрак калган Акбай, ак дөньяның бердәнбер чәчәгедәй балкып утырган туганының ияге астына башын яшереп, кызгандырып, нәзек кенә шыңшып, үзенчә чын күңелдән елый иде. Карабай әледән-әле аның колак артына кара борынын тидергәләп ала. Әйтерсең лә Акбай үзенең ак төстә булуы белән масаеп йөрүе өчен туганыннан гафу үтенә, тегесе исә: «Елама, елама, гафу итәм мин сине... Дөнья шулай ул, гел актан яисә гел карадан гына тормый, аклы-каралы була», — дип, Акбайны юата иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев