Көмеш кыңгырау

Ак төнбоек (Гарәфи Хәсәнов)

Төнбоек чәчәкләре җәйге көннең халәтен белгертә. Язгы суыклар китүен, җылы чаклар җитүен... Менә таби­гатьнең хикмәте!

Төннең озынлыгы бер саплам. Суның май кебек талгын вакы­ты, үләннең нәкъ тулып җиткән чагы. Без печәнгә төштек. Пе­чәнлегебез тын инеш буенда, аның да киң булып җәелеп, борма­ланып киткән урынында — болында.

Ял иткән арада без, малай-шалай, су янына йөгерәбез, битлә­ребезне, муеннарыбызны юабыз, бер-беребезгә су чәчрәтәбез, чыр-чу киләбез. Ә берзаман тирә-яктагы тынлыкка, су өстенең гүзәл­легенә сихерләнеп, тынып калабыз. Төнбоекларны өркетмик дибез. Көннең нинди буласын шуларга карап беләбез. Куш йодрыктай чәчәк төймәләре бергәләп өскә калыкса, көн менә дигән булачак, күтәрелми торса, көн бүген йөзен чытачак, яңгыр башланачак...

Бүген алар кояштан иртә өскә калкалар. Ачылмыйча, кояш­ны көтәләр. Кояшны үзебез дә көтәбез. Озакламый якты кояш күренер, сусыл үләннәрдәге чык тамчыларын киптерер — без шунда печән җыя башларбыз. Ә күзләр... күзләр һаман да чәчәк төймәләрендә! Матурның матурын — аларның ачылуын күрми калмыйк дибез, «эчтә этләр өрү»енә дә илтифат итмибез.

Хәзергә әле су өстенә ямьле яшел төс биреп, кул яссуыдай киң, йөрәк сыман уемлы төнбоек яфраклары гына тирбәләләр. Эчләрендә һава куышлыгы булганга, батарга уйламыйлар да.

Шунысы кызык: төнбоек чәчәкләре җәйге көннең халәтен белгертә. Язгы суыклар китүен, җылы чаклар җитүен... Менә таби­гатьнең хикмәте!

Май аенда, алмагачлар чәчәктә утырганда, салкыннар булып ала ич әле. Көндезләрен каты суыта, иртә-кичен кырау төшерәм дип куркыта. Җимеш агачларының чәчәген, тернәкләнеп китәргә өлгермәгән кыяр-помидор үсентеләрен — һәммәсен бер төн эчендә кырау сугуы ихтимал. Андый чакта син төннәр буе учак ягып чыгасың. Төтеннән чорматасың. Бу көтелмәгән суык кайчан бетәр дип, ут йотасың. Күл яки ермак тирәсенә барасың, су өстенә карый­сың, шунда синең эчеңә җылы керә: син көткән уемлы киң яфраклар өскә калыккан. Төнбоек яфраклары! Син инде беләсең: хәзер бу көтелмәгән суыкларга чик килгән. Ә инде бер калыккач, ул яфраклар һич тә батмыйлар — көзгә тикле су өсләрен ямьлән­дереп торалар...

Менә берзаман, каршы яктагы сыртлар артыннан, күңелле елмаеп, кояш күтәрелә. Миннән дә алда торгансыз, мине дә уздыр­гансыз дип, ашыгып-оялып күтәрелә ул. Күк йөзендә өелмә болытлар да күренә. Аксыл күчмә болытлар гүя җилкәнле көймә­ләр, йөзәләр, йөзәләр...

Без һаман әле күреп туймаслыкны көтәбез. Безнең белән бергә җилкәнле болыт-көймәләр, ефәк суүсемнәр, сусак кәрзиннәре, укъ­яфрак такыялары, өянке һәм бөдрә таллар да селкенү-кымшануны оныткан.

Сәгать биш тә тула. Шунда әлеге яшел чәчәк төймәләре сүз куешкандай бердәм ачылып китә. Ачылган бере ак йолдыз булып кабына.

Ак төнбоек!.. Табигать бу чаклы да матурлыкны тудырыр, пакьлек-сафлыкны иҗат итәр икән дип, онытылып карыйбыз, сокланып туя алмыйбыз...

Исемгә бай ул төнбоек. Ак лалә исемле дә ул... Су гөлчәчәге дә ул... Хәтта нимфея дә... Берсеннән-берсе матур исемнәр!

Соңгысы — борынгы греклардан чыккан сүз. Имеш, бер сылу нимфа ак төнбоекка әйләнгән... Легенда инде бу! Тик аның легендага керүенә гаҗәпләнер урын юк: шул чаклы гүзәл чәчәккә борынгылар да сокланмый булдыра алмаганнар...

Һәр чәчәк уртасында — бер кояш! Әйтерсең лә күктәге якты кояш белән игезәк... Шул сары «кояш»ларын күркәм турсай­тып, алар көннәр буе кояштан күз алмый.

Кичке биштә янә су төбенә иңәрләр. Элек дүрт касә яфракла­рын төреп ябарлар, аннары гына әйләнеп тә тулганып бата баш­ларлар. Ә хәзергә... су өсте бәйрәм көне күк! Якыннарында — сары төнбоеклар. Болары су өстенә дә кагылмый, чак кына өскә күтәрелеп торалар, гүя шулай калкынып нидер көтәләр.

Көтүләре юкка булмаган икән: берзаманны үрдәк бәбкәләре күренде. Соры йомгакчыклар. Тиктормас кошчыклар. Чумып уйнарга яратучылар. Алар кайларга гына очып китмәде, кайларга гына өлгер йөзмәде. Әйтерсең лә су чәчәкләре белән куыш уйнады. Арада үтә кечтекне бар иде. Әнкәсе өстендә йөзде анысы. Тик ул алай тыныч кына түзеп утыра алмады — сикереп тә төште, төнбоек яфрагы өстенә дә менә башлады. Әй ничек тырышты... Ниһаять, киң яшел яфрак өстенә менеп урнашты. Су өсте уенын, күңелле җәйге бәйрәмне, ә-әнә кай җирдән, биектән торып күзәтте...

Гомергә истә калырдай күңелле, ямьле көн.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: