Көмеш кыңгырау

Ак песи

Газиз Мөхәммәтшин хикәясе.

Төзүче абыйлар һәм апалар бик матур урамда биш катлы йорт җиткерделәр. Шул матур йортның беренче подъездына өч малай, өч кыз күчеп килде. Алар бик тиз танышып, дус­лашып киттеләр. Кыш көннәрен дә, яз көннәрен дә, җәй көннәрен дә гел бергә уйнап үткәрделәр.

Менә көз җитте. Агач яфраклары саргайды. Яңгырлар ява башлады. Кошлар җылы якларга очып киттеләр.

Яңгырлы бер көндә Айдар балалар бакчасына бармады... Киенеп, урамга чыгып китте.

Урамда кояш юк иде. Һавадагы болытларны һәм җирдәге сары яфракларны куып, салкын җил генә исә иде. Айдар урамда кызык тапмады... Колаклары туңгач, өйләренә кереп китте.

Ишекне ачкан иде, кемдер нечкә тавыш белән:

—  Мияу-у! — дип кычкырып куйды. Почмакта ап-ак песи утыра иде. Айдарны күргәч, тагын нечкә генә итеп:

—  Мияу-у! — дип куйды.

—  Туңып беткәнсең бит. Әйдә, безгә керәбез, песекәй, миң сиңа сөт белән күмәч бирермен. Җылынырсың да, тамагың да туяр,— диде Айдар. Ләкин песи урыныннан кузгалмады.

Айдар, тәлинкә белән җылы сөт һәм йомшак күмәч кисәге алып чыгып, аның алдына куйды. Песи юка кызыл теле белән, челт-челт итеп, сөт эчә башлады. Аны бетергәч, күмәчне дә ашап куйды. Тамагы туйгач, ал аякларына бантын куеп, күзләрен йомды да тәмле йокыга талды.

Айдар, аны тизрәк дусларына күрсәтү өчен, Галимнең, Рәзинә белән Рәзимәнең, Тимер белән Карачәчнең бакчадан кайтуларын көтә-көтә аптырап бетте. Кайтып керүләренә:

—  Безгә песи килде! — дип сөенче алды. Дуслары да песине бик яраттылар.

—  Ура! Ура! — дип шатландылар.

Соңыннан, җыелышып утырып, аңа исем эзли башла­дылар.

Газиз Мөхәммәтшин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: