Ак аю сере
Ак аю салкында ничек туңмый икән? Шул серне ачабыз.
Төньякта диңгезче булып хезмәт иткән чагым. Анда бит боз океаны. Котып. Ак аюлар дөньясы. Төньяк диңгезләре дә үзенчәлекле, кышын каталар, йөзеп булмый. Анда ак аюлар хуҗа. Ашыкмый гына йөриләр. Хәрәкәтләрендә көч, үз-үзләренә ышану сизелә.
Яз килгәч, океанда, диңгезләрдә боз эри. Су өстендә зур-зур боз кисәкләре йөзеп йөри, аюлар, шул бозларда сәяхәт итеп, үзләренә азык эзлиләр. Аю суда яхшы йөзә. Кызык: котыпта бозлар арасында туңмый да, суда да батмый. Еш кына ана аюның ике баласы була. Ак аю баласын кышкы йокы вакытында өнендә китерә. Алар бик кечкенә булып туалар, аналарының сөтен имеп тиз үсәләр. Ак аюның алып гәүдәсендә озынча муен, ә башы кечкенә генә. Күзләре дә кечкенә. Боз дөньясына ул хуҗа булып яши. Ул төрле азык белән туклана: балык, тюлень аулый. Кошлар кайткан чак булса, аю кош йомыркаларын да тәмләп ашый... Җәй көне хәтта җиләк тә ашап йөри. Ризык таба алмый ач калса, моржларны булса да ауларга тырыша. Аның нияте - әти-әнисеннән аерылган морж баласын аулау, әмма андый хәл сирәк була. Чөнки моржлар үз балаларын бик тырышып карыйлар, ерткычлардан саклыйлар. Ә олы моржларны аулау аңа җиңел түгел. Моржлар авырлыкка да авырлар, үзләре көчле дә. Кылыч кебек озын-озын тешләре курку сала. Шул тешләре белән үз-үзләрен саклыйлар. Аннан соң аларның тиреләре дә калын, аю тешенә җиңел генә бирешми. Тюленьнәрне, бигрәк тә балаларын аулау аюга җиңелрәк. Ял итәргә боз өстенә чыккан тюлень янына сиздерми генә килеп, кинәт ыргылып, шап иттереп сугып өлгерсә, аның авы уңышлы, тамагы тук була. Тюлень качып өлгерсә, аңа янә көннәр буе котып бозларында эзләнергә кирәк булачак.
Берзаман бер диңгезче миннән, ак аю салкында ничек туңмый икән, дип сораган иде. Дөрестән дә, алар котып суыкларында ничек туңмыйча яшиләр икән? Ак аюның туны ак, ә ак төс, физика законнары буенча, яктылыкны кире кайтара. Яктылык ул - кояш нурлары, безне җылыта торган нурлар, ә ак төс аны кире кага. Кара төс, киресенчә, җылыны үзенә яхшы сеңдерә, үзенә тарта.
Аюның ак туны, кояш нурларын кире каккач, аны ничек җылыта соң? Үземә дә кызык булып китте. Билгеле, ак аю өчен ак тун - уңай маскировка, ул аны боз өстендә, кар таулары арасында корбаннарына ау корганда күренмәс итә. Әгәр дә ул, бер тонналы ерткыч, сиздерми генә килеп, шап иттереп китереп сукса, шунда ук бозга сеңәсең. Ул үзенең корбаннарын шулай итеп аулый да. Ак булуына карамастан, салкынны җиңел кичерә, туңмый.
Аюның сере ачылды бит! Җәй көне иде. Хәрби уеннарда, төньяк диңгезләрдә йөзгәндә, капитан катерны бер диңгез култыгына кертеп туктатты. Ярга чыктык. Яр буе таш, өстә агачлар. Урман эчендә җиләк шулкадәр күп, ашап та, җыеп та бетерерлек түгел. Күлләр дә күп, искиткеч матурлык. Шунда йөргәндә, ак аюның йон бөртекләрен күреп алдым. Бик саклык белән генә аны алып, кулъяулыкка төреп, бик кадерләп, кесәмә салдым.
Шәһәргә кайткач, үзем укыган мәктәпкә киттем. Аюның тупас йон бөртеген төрлечә, кисеп тә, кисмичә дә микроскоптан карадым. Микроскоп линзасы аша гаҗәеп күренеш ачылды: аю йонының эче куыш булып чыкты. Ул нечкә торба кебек икән. Эчке ягы кытыршы булып тора. Ә аюның бөтен гәүдәсе - аяклары, бөтен җире - озын куе йон белән капланган. Табаннарында да тыгыз йон аның. Ультрафиолет кояш нурлары, ак кардан да, боздан да, төрле җирдән кире кагылып, төрле яктан ак аюның йон бөртекләренең куышлыгыннан тәненә үтеп керәләр. Әйтик, салмак кына атлаган аюның аяк табаны аркылы да нурлар үтә. Минем исемә шунда ук физика дәресе килеп төште. Без мәктәптә укыганда, физика дәресендә тәҗрибәләр ясап, кояш нурларын сынап караган идек. Яктылык спектрын күзәткән идек, нурларны без шуннан да яхшы беләбез, яңгырдан соң хасил булган салават күперен генә күз алдына китерегез... Ә ак аюның йон астындагы тәне чем-кара икән. Кара тән йон аркылы үтеп кергән кояшның ультрафиолет нурларын үзенә сеңдерә. Менә бит ул ничек. Җәй кояшы ак аюны җылыта. Бу вакытта ул тире астына май туплый. Тупланган мае, кояш нурлары юк чакта, туңарга ирек бирми, кышын җылы тота. Ул, әйткәнемчә, бераз булса да, кышкы йокыга талып та ала әле. Ак аюның тире астындагы мае ун сантиметрга кадәр җитә. Май катламы кышын җылыны эчтән тышка чыгармый, салкынны эчкә кертми. Менә бит табигать аюның серен ничек хәл иткән. Бик гади. Бер яктан, ак төс - маскировка, икенче яктан, - кояшның ультрафиолет нурларын үткәрүче үзенчәлекле йон бөртекләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев