Көмеш кыңгырау

Адашкан эт турында хикәят

Аидага йодрык хәтле генә ап-ак йөнтәс көчек бүләк ит­теләр.

Көчек әле тәпиендә дә ныклап басып тора алмый. Атлауга арт аяклары икесе ике якка аерыла да китә, тыңламый. Көчек кызганыч итеп шыңшый, әнисен эзли иде. Аида аны сакланып кына кулына алды. Көчек, шуны гына көткәндәй, салкын юеш борынын кызның бармак­ларына төртте, өзек-өзек чинап куйды. Аиданың әнисе шешәгә шикәрле җылы сөт салып, имезлек китерде. Көчек башта имезлекне кабарга да теләмәде, төкереп кенә чыгарды. Ләкин тиздән теленә татлы сөт тиде, ахры, ул йотлыга-йотлыга имәргә кереште. Аида аңа бабасы­ның иске тун кыйпылчыгын җәеп йомшак, җылы урын әзерләде. Тамагы туйгач, көчек борынын йомшак мехка төртеп йокыга китте.

Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Кинг күзгә күренеп үсте, көрәйде. Бөтен тәне ап-ак куе бөдрә йон белән капланды. Хәтта күзләре дә күренми, маңгаеннан асылы­нып төшкән озын йон белән капланган иде. Аида аның күзен каплап торган йонны кисәргә теләгән иде дә әнисе рөхсәт итмәде. «Нәселе шундый аның, табигать аны шу­лай яраткан, дөньяга челтәр аша карарга тиеш, юкса су­кырая», — диде.

Көчекнең арт аяклары ал аякларыннан озынрак. Алгы уң аягының нәкъ тез турысында кап-кара тап бар. «Там­галы икән бу, югалса да табылачак», — дип елмайды Аи­даның әнисе.

Аиданың әтисе дә, әнисе дә Кингны яраталар, иркәлиләр иде. Ун көнгә бер аны «Кря-кря» дигән күзне ачыттырмый торган шампунь белән ваннада юындыра­лар, кич-иртән бакчага йөрергә алып чыгалар иде. Бакча да Кинг тәмам шашына, йөгерә, сикерә, Аида белән качышлы-качышлы уйный. Ул куаклар арасына кереп ята да сиздермичә генә түше белән шуыша һәм ырлап Аида­га ташлана, куркыта, янәсе. Аида курыккан булып кыла­на. Ул Аиданың җиргә иелгәнен генә көтеп тора һәм кинәт аның бантигын йолкып ала да чабып китә. Аида: «Бир, минеке, ник алдың?» - дип көчекнең артыннан йөгерә. Кингның исе дә китми. Кызны үрти-үрти тик чабулый. Ахырда кызчыкның түземлеге бетә, ул үпкәләп, бер читкә китеп утыра. Кинг исә, берни булмагандай, аның янына килә дә бөгәрләнеп беткән бантикны алды­на куя. «Ал, янәсе, мин шаярдым гына, үзеңә булсын!»

Кингның хуҗаларны гаҗәпләндергән тагын бер гадәте бар иде. Ул музыка тыңларга ярата иде. Аида музы­ка мәктәбендә укый, фортепьянода уйнарга өйрәнә. Ул уен коралы янына килдеме, Кинг арт аякларына утырып шыпырт кына кызны күзәтә башлый. Музыка аккордла­ры яңгырауга ул колакларын торгыза, тын гына тыңлап утыра да бераздан борынын өскә чөеп улый башлый иде. Аида уйнаудан тактауга ул туктый һәм: «Әйбәт җырла­дыммы?» — дигән кебек койрыгын болгый иде.

— Музыкаль көчек булды әле бу, — дип куаналар иде хуҗалары.

Җәй үтеп, Аидалар дачага күченгәндә, Кингка инде алты ай тулган, ул ап-ак бөдрә йонлы мәһабәт көчек бу­лып җитешкән иде. Әмма үз-үзен тотуы белән әле һаман сабый иде.

Бик тә ошатты Кинг дачаны. Башта нидер эзләгән сы­ман бик җитди кыяфәт белән бөтен бакчаны иснәп чык­ты. Ниһаять, эзләгәнен тапты. Койма буенда үскән сарут арасыннан ниндидер үләнне күреп чемченә башлады. Үләнне өзеп ала да башын мәзәк итеп өскә күтәреп тырыша-тырыша чәйни иде. «Үзенә кирәкле үләнне тапты, бу җирдәге үләннәрне таптама да, йолыкма да», — дип кисәтте Аиданы әнисе.

Кинг арт тәпиен күтәреп, бакчаның һәр почмагына тамга салып чыкты. Бу аның башка этләрне кисәтүе иде. Янәсе, «биредә мин яшим, мин — Кинг, бу минем биләмәм!» Бик горур, олпат көчек иде ул. Һичкайчан бер дә юкка Аида артыннан йөрмәс, киресенчә, кызчык ялына-ялына аның артыннан иярер иде. Шулай булмый ни! Ул бу йортның бердәнбер сакчысы, иң кирәклесе ич. Ипиен ул юкка гына ашамый, хуҗаларга тырышып хезмәт итә. Алар дачасы яныннан берәрсе узып китсә, тырышып-тырышып өргән була, аннары хуҗалары яны­на килеп яхшатланып койрыгын болгый. Ишеттегезме, янәсе, мин ничек өрдем. Узгынчы кешеләрнең дә, этләрнең дә аңа исләре китми, аның әле нәни икәнен әллә кайдан белеп торалар. Ә менә җиләктер, борчактыр кебек ризык эләктерергә төшкән кош-кортның аннан котлары алына. Йөнтәс маэмайның түтәлләр арасында күренүе була, дәррәү күтәрелеп очалар, Кинг үзенең көчле икәнен күрсәтер өчен кунган бер кошны сагалап кына тора иде. «Орчык буе гына булса да, кыңгырау кебек тавыш биреп тора, гамәлгә ярады бу бәләкәч», — дип мактый иде аны хуҗабикә.

Җәйләр шулай рәхәттә узар, Кинг гел кадер-хөрмәт күреп кенә яшәр кебек иде. Әмма дөньяның әллә нинди борылышлары була икән шул ул...

Көннәрнең берендә Аида, юл буенда үскән ромашка­лардан тәкыя үреп, бакча башындагы чирәмдә утыра иде. Бик озак шаярып-уйнап арыган Кинг аның янында тара­лып йоклый. Юк, бөтенләй үк йоклап та бетми, әледән-әле иренеп кенә әле бер, әле икенче күзен ачып, тирә-юньне барлап ала. Кирәкле-кирәксез җан иясе йөрмиме, янәсе, алар тирәсендә. Ара-тирә купшы койрыгын ялкау гына селкеп чебен-черкине куалап ала. Чү, бу ни бу? Ниндидер зур кара күбәләк, канатларын салмак кына селкеп, Аиданың баш өстеннән очып бара түгелме соң? Кингны бар дип тә белми, батырның батыры! Көчек хур­лыгыннан ярсып сикереп торды да өрә-өрә күбәләк артыннан ташланды. Күбәләк исә аның өрүенә игътибар да итми. Әнә ул биек булып үскән гөләп чәчәгенә кунды да тынып калды. Кинг аны куркытырга теләп ал тәпиләре белән гөләп куагына сикергән иде, тәпие авыртудан кыч­кырып җибәрде. Гөләпнең энәләре Кингның тәпиен чәнечте. Көчек чиный-чиный читкә сикерде. Күбәләк исә, карасу-кызгылт канатларын гамьсез генә җилпеп, тагын алга очты. Артык өскә дә күтәрелми, кабаланмый да, Кингның үзен эзәрлекләвенә дә игътибар итми. Чәчәктән чәчәккә кунып оча да оча. Кинг дөньясын онытып күбәләкне эзәрлекләде. Ниһаять, күбәләк кая­дыр куе агачлык арасына кереп югалды. Көчек шунда гы­на айнып киткәндәй булды, як-ягына карады. Ул нинди­дер ят урман аланлыгында басып тора иде. Яратканы Аи­да каядыр шушында гына булырга тиеш ич. Кинг боры­нын чөеп иснәнеп карады. Кайсы якка барырга белмичә югалып калды. Бәләкәй иде шул, килгән юлына төшә ал­мады. Бөтенләй кире якка китте. Аяклары тәмам хәлдән тайганчы чапты да чапты көчек. Чаба торгач урман юлы­на тап булды. Юл читенә чыкты да кая барырга белмичә, башын ал тәпиләренә куеп ял итәргә ятты. Аның тамагы ачты, су эчәсе, тизрәк Аида янына кайтасы килә иде.

Кояш баеды. Җиргә ашыкмый-кабаланмый гына төн якынлашты. Кинг Аиданы чакырып шыңшый-шыңшый елады. Аида ерак иде шул, яраткан көчегенең чакыруын ишетмәде. Шулчак урман юлыннан ава-түнә бу якка килүче бер кеше күренде. Кинг аннан куркып юлдан читкә сикерде. Кеше дә аны күреп алды. Аның киемнәре эленке-салынкы, йөзе шешенке, аннан ниндидер сасы ис килә иде. Кинг ул истән җирәнеп башын читкә борды. Кеше туктап калды, як-ягына каранды һәм нидер мы­гырдап, елмайгандай итте:

— Маһ-маһ, кил монда, җүләр көчек, адаштырдылар­мыни үзеңне? Әйдә минем белән, хуҗаңа кайтарып бирәм, — диде.

Кинг аның ни сөйләвен аңламады, билгеле. Шулай да «хуҗа» дигән сүзне тоеп алды һәм бу кеше янына барыр-гамы-юкмы дип икеләнеп торды. Кеше кесәсеннән бер кисәк колбаса чыгарып көчеккә ташлады. Кингның бик ашыйсы килгән иде, колбасаны шундук эләктереп алды һәм тагын өмет итеп кешенең күзләренә карады. Теге аңа тагын бер кисәк колбаса ташлады. Үзе әкрен-әкрен генә Кингка якынлашып аның аркасыннан сыйпады.

— Әйдә әле, йөнтәс, киттек. Минем йортны саклар­сың, овчарка түгелсең-түгелен, ярап торыр, — диде.

Кинг аңа иярде. Ул үзен Аида янына алып кайталар дип өметләнә иде.

Агайның йорт-җире, каралты-курасы биек койма белән әйләндереп алынган иде. Ишегалды тулы тавык-чебеш. Капкада Кинг күренүгә кызыл кикрикле, дәү бүксәле алагаем зур әтәч, канатларын калкан кебек итеп күтәреп, кококолап аңа ташланды. Ярый әле көчек агай­ның аяк астына качып өлгерде. Юкса әтәч аны чукып аласы иде. Кинг агайга ияреп туп-туры өйгә кермәкче иде, ул аңа аягы белән тибеп җибәрде.

—Үзеңнең эт икәнлегеңне онытма, ләгънәт, — диде. Аннары хатынына кычкырды. — Минниса, карале, мин сиңа нинди чебурашка алып кайттым. Кая, теге Актүштән калган чылбырны чыгар әле, бәйләп куйыйк үзен, юкса, түтәлләрне таптап бетерер.

Кингны озын чылбыр белән бәйгә утырттылар. И хур­ланды ул, и кимсенде. Үзенең йорт эте икәнен, аны бик яраткан Аида исемле хуҗасы бар икәнен әйтергә теләде. Теле юк иде шул аның, шыңшып, чинап, елап кына бер­ни дә аңлата алмады. Хуҗа кеше аның шыңшуына игъти­бар да итмәде.

Кинг көннәр буе кызу кояш астында, муенына чыл­быр таккан килеш ята. Хуҗабикә аның савытына анда-санда калдык ашлар салгалый. Кайчак хәтта эчәргә суы да булмый. Кингның туйганчы саф, чиста су эчәсе килә. Хуҗабикә аның савытын юу турында уйлап та карамый иде. Түзәр хәле калмыйча ачыгып савыты янына килсә, аннан борынын ярып сасы ис керә. Ачыган аштан борын эче авырта, эче китә. Ялтырап торган ап-ак йоннары яңгырга чыланып, тузанга буялып, пычранып бетте. Бер ай да үтмәде, этнең элекке матурлыгының эзе дә калма­ган иде. Аның хәтта исеме дә үзгәрде, ул хәзер Кинг түгел, Чебурашка иде.

Бу вакытларда Аида белән аның әнисе Кингны югалту хәсрәтен кичерәләр иде. Алар аны эзләмәгән, сорашма­ган җирләре калмады. Аиданың ашы — аш, йокысы — йо­кы булмады. Ул яраткан этенең кайдадыр интегеп, газап чигеп яшәвен күңеле белән тоеп елый иде. Бер төнне тө­шендә   ул   Кинг   белән   сөйләште.   Имештер,   Кинг рәшәткәле тимер койма артында моңаеп утыра. Йонна­ры тәмам пычранып, йолкышка әйләнгән, ябык, күзләре моңсу... «Мин хәзер Кинг түгел инде, исемем — Акбай», — ди ул. Аида аның янына керергә ишек тапмый аптырый. «Ачыктым, ашыйсым килә, туңам, мине килеп ал», — дип үтенә Кинг.

Аиданың Кингны юксынып газаплануын күргән әти­се:

—  Соң, башка берәр Кингка охшаган көчек алыйк, — дип карады.

— Юк, юк. Кинг барыбер табыла, эзлик, — дип каршы килде Аида. Ул анын табылачагына шикләнми иде.

Карлы-бозлы яңгырлары белән салулы й-салулый көз килде. Түтәлләрдәге яшелчә-җимешләрне җыеп алгач, Кингны бәйдән ычкындырдылар. Чылбырдан ычкынуга анын беренче теләге бу йорттан тизрәк качу, Аиданы эзләп табу иде. Ул, капка астыннан шуышып чыгып, тиз генә урамга ташланды. Юл уртасында кайсы якка барыр­га белмичә, әле бер якка, әле икенче якка карап басып торды. Шулчак капкадан кулына чыбыркы тоткан хуҗа килеп чыкты. Бу чыбыркының ачысын Кингның элек тә татып караганы бар иде. Әз генә кәефе булмадымы, хуҗа аның белән Кингка суга иде. Хуҗа бер генә сызгырды,

Кинг койрыгын кысып, тиз генә капка астыннан ише­галдына кереп тайды.

Кингның яшәү урыны болдыр астында иде. Бирегә яңгыр үтми иде үтүен, ләкин тынчу, караңгы иде. Ул үзе­нең Аида җәйгән йомшак җәймәдә генә йоклаган чакла­рын күз алдына китереп моңая иде. Нихәл итмәк кирәк...

Кинг яңа хуҗасына ничек тә ярарга тырышты. Ише­галдына ялгышып килеп кергән чит кош-кортны басты­рып куып чыгара, ят кеше керсә дә тавыш бирә. Моның өчен аны хуҗасы мактый иде. Ә беркөнне хуҗалары өйдә юкта ниндидер таныш түгел малай, капка астыннан ке­реп, чөйдә эленеп торган чыбыркыны алып чыгып китте. Кинг аны кертмәс өчен ярсып-ярсып өрде, өрә-өрә ар­тыннан йөрде. Ул исә Кингның өрүенә дә игътибар итмәде, көлде генә. И хурланды Кинг, ул чыгып киткәч тә озак итеп өрде әле.

Бераздан хуҗалар кайтты. Хуҗа чөйдә эленеп торган чыбыркының юклыгын күреп алды. Никтер кәефе юк иде аның, кемгәдер ачуланган, дулаган, ә үзеннән Кинг яратмый торган ис килә иде. Чыбыркының юклыгы аны тагын да ярсытып җибәрде. Шулчак ул үз алдында кой­рык болгап торган Кингка игътибар итте һәм котырынып эткә ташланды.

— Әрәмтамак, йортны да сакламагач, син нигә ярый­сын? Акылга утыртам мин сине, бәдбәхет! — Ул зур, каты куллары белән Кингны тотып алды да лапас астындагы утын яра торган түмәр янына өстерәп китерде һәм аның мәһабәт койрыгын эһ дигәнче балта белән чабып өзде.

Авыртудан Кингның сулышы кысылды. Әрнүен ба­сарга теләп ул җирдә бөтерчек булып тәгәрәп йөрде, үзәк өзгеч итеп чинады. Хуҗа исә этнең газаплануыннан ләззәт табып, мыскыллы итеп сүгенеп тора иде.

Кингның ярасы озак төзәлмәде. Ул башын борып кой­рык түмәренә карый да шыңшый, карый да шыңшый иде. Күрше-тирә балалары аны бик кызганалар. Хуҗа күрмәгәндә генә тәм-том ризыклар каптыралар иде.

Салкын кышны, ачы бураннарны Кинг ишегалдында, тышта уздырды. Нәсел-нәсәбеннән үк җылыга, өйдә то­рырга көйләнгән эт өчен бу бик газаплы иде. Бигрәк тә төннәрен салкын була. Ул дер-дер калтырап, туңып бол­дыр астында иске саламда ята. Ичмаса, бөркәнеп ятарга купшы койрыгы гына да юк ич. Яшь иде Кинг, сәламәт иде, авыр булса булды, кышны исән-сау уздырып җибәрде.

Теләсә нинди шартларга да күнегәсең. Кинг үзенең Чебурашка түгел икәнлеген дә онытып бара иде инде. Аидаларда яшәгән рәхәт көннәре бик еракта калып, алар инде томан аркылы гына шәпләнәләр иде. Шулай да Аи­даның исе гел аның борынын кытыклап тора кебек. Хуҗаның өеннән кайчакларда аңа бик таныш музыка ишетелә. Ул чакларда яңадан аның элекке тормышы исенә төшә. Аида фортепьянода уйный иде ич бу музыка­ны. Кинг болдыр астыннан чыгып, арт аякларына утыра да музыкага ияреп улый башлый. Башын бора-бора, үзенә калса бик моңлы итеп улый. Теге чакларда аның шулай улавы Аидага да, аның әти-әнисенә дә ошый иде. Үзләре юри дә улаталар иде әле. Янәсе, Кингның тавы­шы бик моңлы. Бу хуҗабикә исә аның улавын бер дә ошатмый, чыбык тотып, ачулана-ачулана куалый:

- И каһәр, өйгә зәхмәт китерәсең, улама бер дә юкка, — дип җикеренә. Ул хәтта Кингның музыкага кушылып улавын да аңламый иде. Кинг болдыр астына посып, эченнән генә шыңшып ята иде.

Яз җитеп, җир яңадан яшеллеккә күмелгәч, Кинг көннәр буе йорт нигезендә кояшта кызынып ята торган булды. Көзен дә, язын да кырыкмаган йоннары түмгәк-түмгәк булып чуалып, пычракка батып беткән. Ул пычрак түмгәкләрне асып йөрү Кингка бик авыр иде. Хәзер аның акмы-карамы икәнен дә аерыр мөмкинлек калмаган иде.

Көннәрнең берендә өстендәге тунының авырлыгын­нан, үзенең ачы язмышыннан гарык булып йорт ниге­зендә ята иде. Шулчак урам буйлап килгән бер төркем балаларга игътибар итте. Ул башта ал ар га өрергә дә теләгән иде, аннары кире уйлады. Узсыннар әйдә, урам киң ич. Чү, нинди таныш тавыш бу? Кыз бала тавышы. Кинг сикереп торды да балалар узып киткәнче ал арның артларыннан карап калды. Күңелендә күптән онытылган ниндидер бер ләззәтле хис яңарды. Ул иснәнә-иснәнә ба­лалар артыннан ияреп шактый барды. Кинг дөрес си­земләде: балалар арасында Аида да бар иде. Алар уку елы бетәр алдыннан үзләре шефлык итә торган совхоз пио­нерлары белән очрашуга, ал ар га концерт куярга килгәннәр иде.

Аида артына әйләнә-әйләнә үзләренә ияргән койрык­сыз эткә карап-карап алды. Аның югалган ак көчеге белән бу эт арасында җир белән күк аермасы иде. Кинг ап-ак бөдрә йонлы, нәфис, иркә көчек иде. Бу этнең исә йоннары әвәләнеп беткән, төсе әллә кара, әллә сары, пычрак койрык түмәре мәзәк тырпаеп тора. Кинг исенә төшкәч, Аиданың йөрәге тагын телгәләнеп алды. «Кай-ларда йөри икән аның яраткан көчеге?»

Төштән соң бөтен совхозның бала-чагасы мәктәп за­лына кунак пионерларның концертын тыңларга җые­лыштылар. Кинг яши торган йорт мәктәпнең күрше­сендә генә иде. Кинг шау-шулы балалар төркемен тәртипкә чакырып, өзек-өзек итеп өреп калды. Янәсе, бик шаулашып йөрмәгез, тәртипле булыгыз.

Мәктәп сәхнәсендә концерт башланды. Тирә-юньгә моңлы да, шатлыклы-дәртле дә көйләр таралды. Кингны бу аваз тәмам сихерләде. Ул башта мәктәп янына килде, аннан арт ишектән залга узды һәм сәхнә янына ук килеп арт аякларына утырды. Нәни тамашачылар бер­берләренә төртә-төртә: «Кара әле, кара әле, Чебурашка да концерт карарга килгән», — дип көлештеләр.

Сәхнәгә Аида чыкты һәм фортепьяно янына утырып, үзе яраткан әсәре - Чайковскийның ел фасылларын уй­нап җибәрде. Кинг дулкынланды, ярсыды һәм нәкъ теге вакыттагы кебек итеп, Аидага кушылып, сузып-сузып уларга кереште. Аида кинәт уйнавыннан туктады һәм «Кинг!» дип эткә эндәште. Кинг Аиданы таныды, үзенең исемен хәтерләде һәм ачы шыңшып, сәхнәгә сикереп менеп, ал аякларын кызның җилкәсенә куйды. Аида үзе­нең сәхнәдә икәнен дә, залда тамашачылар барын да онытып, урыныннан сикереп торды да Кингны кочак­лап, елап җибәрде. Үзе: «Кинг, эткәем, Чибәркәем ми­нем», — дип кабатлый иде. Аннары ул тураеп басты һәм тамашачыларга аңлатып бирде:

— Узган ел югалган этем табылды, Кинг бу, җыр-музы-ка ярата торган Кинг, — диде. Залдагылар гөрләтеп кул чаптылар. Бер малай:

— Кинг түгел ул, Чебурашка! — дип каршы төшәргә ма­ташып карады.

— Кинг, — диде Аида, — менә тыңлагыз әле ничек җыр­лый!

Аида яңадан фортепьянода уйнарга кереште. Кинг аның янына ук килеп утырды да моңлы итеп улап музы­кага кушылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: