Көмеш кыңгырау

Ачуланма инде, Илһам!..

Авылда печән өсте бәйрәм кебек. Ма­лайлар велосипедларына утыралар да урманга печән чабарга элдерәләр. Шулкадәр рәхәт ул иртәнге урман юлыннан велосипедта баруы!

Чыклы үлән, җиләк исе, рульгә эленгән сум­кадагы иртән генә савылган җылы сөт исе борынны кытыклый. Урманның борма-борма юлын әйт әле син!

Каеннар кочагыннан чыгасың да нарат арасына кереп югаласың.

«Их!» — Рәшит бүген велосипедлы ма­лайларга кызыгып кына кала инде. Кичә үзе­некенең көпчәген тишеп кайтты. Ямый да алмады — бик арыткан иде. Бүген дә вакы­ты юк. Уттай кызу печән өстендә көтү ку­ганчы чыгып ычкынмасаң — көләрләр. «Йок­лап калган», — дип уйларлар. «Велосипедны кемнән дә булса сорап торсаң гына инде. Хәер, мондый эш вакытында кем бирсен инде аны. Бирсә, бәлки, Илһам гына бирер. Ул бүген көтү чиратында».

Илһам, чыннан да, каршы килмәде. «Алып тор», — диде. Башка малайлар кебек: «Ка­рап кына йөр! Вата күрмә!» — дип арттан сөйләнеп тә калмады.

Шулай итеп, Рәшит иртәнге урманның ве­лосипедлы малайларга бирә торган рәхәтен, ләззәтен бүген дә тойды.

Ә кайтканда... Малайларның кайсыдыр: «Әйдәгез, авылга кадәр ярышып кайтабыз!» — дип кычкырды. (Кирәк бит!) Велосипедларның тизлеге шунда ук үзгәрде. Урман юлы өстендә тузан болыты күтәрелде. Рәшит бирешергә те­ләмәде — педальләргә бар көченә басты. Тик... Авылга кайтып җиткәндә генә велосипедның чылбыры ычкынды. Аны гына киертеп куеп була, билгеле. Урта күчәрнең подшипнигы ук таралганын күргәч, Рәшит аптырашта калды. «Нишләргә инде?! Кеше велосипеды бит!» — дип уйлады ул һәм авыл ягына күз салды. Ә малайлар инде таудан төшеп югалганнар иде. Барысының да җиңү теләге бик көчле булды бугай — ярышта катнашучылардан берсенең сафтан чыгуын берәү дә сизмәде.

Рәшит башта велосипедны төзәтмәкче бу­лып карады. Ләкин кая ул төзәтү... Яңа под­шипник кирәк. Малай башын аска иеп юл буендагы чирәмлеккә килеп утырды. Тик монда утырып та эш майтарып булмый. «Иң яхшысы — велосипедны Илһамнарның ише­галдына кертергә дә куярга. Аның ватык бу­луы турында әйтеп тормаска!» — дип уйла­ды ул. һәм шулай эшләде дә.

* * *

Рәшит йоклый алмады ул төнне. Әле бер ягына әйләнде, әле икенчесенә... «Үзеңә ях­шылык эшләгән кешене алдау булды бит инде бу». — Шушы уй аның башыннан бер генә минутка да чыкмады. — Дөресен әйтергә дә бик авыр. Илһам ачуланыр, үпкәләр».

Ул ишегалдына чыкты. Әнисенең уятуы да кирәк булмады бүген. Бик иртә булса да, тышта якты иде инде. «Әнә урман тавы. Бе­раздан анда тагын велосипедлы малайлар күренер. Ә Илһам!.. Ул нишләр инде? Их, ми­нем аркада...» Рәшитнең уйларын чүкеч та­вышы бүлде.

Күршесе Кәбир абый икән. Машинасы ти­рәсендә кайнаша:

—  Ватылдыңмы әллә, Кәбир абый? — Рәшит бу сорауны үзен бераз тынычланды­рыр өчен бирде бугай.

— Техника ватыл галап ала инде ул, күрше. Нишләп болай бик иртә тордың? Йокларга иде әле.

Рәшит күрше абыйсының соңгы сүзләрен ишетеп тә җиткермәде, күзен бер ноктага төбәп бераз карап торды да йөгереп өенә кереп китте. Шул арада мунча чормасын­нан мазутка, майга буялган төргәк табып алды ул. Аны ашыга-ашыга актарды. Нәр­сәләрнедер табып чалбар кесәсенә тутырды һәм түбән очка төшеп китте. Рәшитнең Ил­һамнарга таба бернинди икеләнүсез баруы иде бу.

Дуслар болдырда күрештеләр.

—  Илһам, син миңа ачуланма инде, дус­кай. Мин кичә синең велосипедыңны ваттым бит. Менә яңа подшипник алып килдем. Хәзер үзем төзәтәм.

Илһам велосипедының ватык булуын кичә үк белгән иде инде. Дөрес, Рәшиткә бик нык ачуы килгән иде аның. Ә бүген Илһамның тавышы да үзгәрмәде:

— Хәзер бергә төзәтәбез, Рәшит. Әйдә башта өйгә кереп чәй эчеп чыгыйк. Кичә көтүдән каен җиләге җыеп алып кайткан идем.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: