Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

1нче сентябрь һәм... ромашкалар

Бакчада салмак кына тирбәлеп утыручы чәчкәләргә карагач, әлеге хатирәләр кабаттан күңелдә яңара...

Җәй ахыры җитеп беренче сентябрь якынлашуга, күңел үзеннән-үзе балачакка кайта. Чөнки кая гына барма, әти-әниләре белән мәктәпкә әзерләнүче балаларга тап буласың. Кемдер каникулның соңгы көннәрен күңелле, онытылмаслык итеп үткәреп калырга тырыша, мәктәпкә беренче тапкыр баручылар аеруча дулкынланадыр... Сәүдә үзәкләрендә төрледән-төрле формалар, уку кирәк-яраклары сайлаучыларның исәбе-хисабы юк. Шул исәптән, укытучыга алып барасы чәчәкләрне сайлап, барлап кую кебек мәшәкать тә бар бит әле. Кемдер әзер, матур, кыйбатлыларны чәчәк кибетләреннән сатып алса, кемдер купшы букетларны заказ биреп махсус ясата. Бакчаларында мең дә бер чәчәк үстереп, гөлләмәләрне үзләре ясаучылар да җитәрлек. 

Аларга карыйм да, келт итеп үземнең беренче сыйныфка барган көннәрем искә төшә. Бүгенгедәй истә, Казанда эшләүче олы апам җәй урталарында ук бик матур күлмәк-форма алып кайтып куйды. Ул, әлбәттә, ике-өч ел киюгә исәпләнгән булганлыктан, миңа зуррак. Шуңа күрә, аның итәкләрен әни миңа кияргә таманлап, эчкә якка пөхтә итеп бөкләп, әзерләп куйды. Бик тә матур, канатлы ап-ак алъяпкыч таман булып чыкты.

Авылда сөт җыючы булып эшләгән әни, сөт тапшырырга барган уңайга, Өчнарат кибетеннән сатып алып кайткан үкчәле туфлиләр үзләре ни тора! Чәчләрне ике толымга үрергә дип кибеттән тагы ал бантиклар да алып кайтты. Әй аларның матурлыгы! Үземнән биш яшькә зур апага алган мәктәп сумкасының кайсыдыр җире кимчелекле булып, миңа эләгүе бераз кәефне төшерүне исәпкә кертмәсәң, бар да шәп!

Әле апа белән игезәк сыңары абый да бар бит. Миңа киреләнеп торуның мәгънәсе юклыгы көн кебек ачык. Бер юлы өч баланы мәктәпкә әзерләү өчен шактый чыгым китә шул. 

Портфель тулы өр яңа уку әсбаплары. Анда ниләр генә юк. Аларны Икшермәдәге туганым — минем белән бер яшьлек Рушан белән икебезгә пардан алдылар. Әле дә хәтердә, беренче сыйныфлар өчен махсус тутырылган комплект иде ул. Шушы киемнәрне киясе килеп, бәйрәм иртәсен ничек җиткерергә белмәгән чаклар...
Ниһаять, көтә-көтә көтек булгач, 1 сентябрь иртәсе дә җитте.

Сигезенче китүгә, мин киенеп капка төбенә чыгып бастым. Мин дә, әни дә, әти дә, әби дә шулкадәр бәхетле! Әти белән әби дәшми генә безне күзәтәләр. Әни барыбыздан да катырак сөенгән кебек. Сөенмәскә, аның кырык алты яшькә җиткәч тапкан төпчек кызы да мәктәпкә бара бит! Шулай да, әле иң мөһим өлеш хәл ителмәгән — кулда чәчәк юк. Кичтән белешеп куйганча, мин күршедәге Сабира апаларга йөгерәм.

Безнең якын тирәдә чәчәкләр алар бакчасында гына бар. Безнең әниләр әле эштә, күрше Миңҗамал апа да, Разия, Флүрә, Мосалия, Сәвия апалар — бар да эш кешесе. Күбебездә чәчәк түгел, кыяр, помидор кебек яшелчәләр дә йә бар, йә юк. Йорт саен диярлек бишәр-алтышар бала үскәнлектән, булса да, туярлык булмагандыр инде.

Ә Сабира апа инде лаеклы ялда. Бер малайлары гына өйләнмәгән. Ансы да авылда түгел. Менә шул Сабира апа, әйтерсең, мине генә көтеп торган! Аның артыннан түр бакчага түгел, өй артындагы бакчага ияреп керәм дә, умарта оясы кырыеннан урабрак узам. Ул сөйләнә-сөйләнә, җитез генә ак, ал төстәге ромашкалар өзә. Бу бакча миңа яхшы таныш. Монда крыжовник, карлыган куаклары да үсә.

Берничә төп бик тә тәмле алма бирүче алмагач та бар. Күрше апай йомыш белән керсәң дә, кайчакта узып барышлый да чакырып, алма белән сыйламый калмый. Шуңа күрә без, бала-чагалар, бу тирәдә чуалырга яратабыз. Аларга вак-төяк йомыш белән керергә атлыгып торабыз. Ә язын бәрәңге утыртканда бигрәк тә. Чөнки ул эш беткәч бик тә тәмле ризыклар белән сыйлый. Сусаганда эчәрсез дип, бәрәңге бакчасына алюмин чәйнеккә салып алма компоты чыгарып куя. Шуңа күрә дә минем кебек бала-чагалар чакырмыйча да күп җыела. Ат артыннан бәрәңге салучы кеше күп булганлыктан, эш бик җиңел бара. Ә без, бала чагалар, шул арада бер-ике чәйнекне бушатырга да өлгерәбез...

Бүген дә капкада минем арттан керүче тагы берничә бала күренә. Сабира апа беребезгә дә караңгы чырай күрсәтмичә, күлмәк-бантикларыбызны мактый-мактый чәчәкләр өзеп, аларны чәй эчендәге ялтыравык кәгазь белән уратып, кулыма тоттыра... Гариф бабай исә бер сүз дә дәшмичә, каш астыннан гына безгә карап тора. Елмаймый да, ачуланмый да. Сүзсез генә безне күзәтә. Аның яныннан тиз-тиз генә узып, капкага ашыгам... 

Сабира апаны мин һәрчак матур итеп, якты итеп искә алам. Исән булса, аңа хәзер 100яшьләр тирәсе булыр иде. Ул минем әни белән бер чамадарак иде кебек. Алты бала тәрбияләп үстергән. Шуларның бишесе — ир балалар. Мин белгәндә алар җиткән егетләр иделәр. Иң олысы — кызлары Гамилә апа кияүдә. Барысы да читтә яши. Кайчан кермә, алты почмаклы агач өйдә чисталык, тәмле ризык исе килеп тора. Иң исем киткәне тагы шул — Сабира апаның кая барса да, зәвыклы киенеп йөрүе. Өстендә — берсеннән-берсе җете бизәкле, матур күлмәкләр. Кибеткә яисә кунак ашларына барганда, түшенә матур «брошкалар» кадап куелган булыр. Өйдә, бакчада йөргән өс киеме белән кеше янына беркайчан чыкмас. 

Җәен аларда бала-чага — оныклар өзелми. Мин дә шулар янында кайнашам. Чөнки Гамилә апаның олы кызы Гөлгенә миннән ике яшькә генә кечкенә. Бергә уйныйбыз. Җитмәсә, без өйрәнсен өчен, ул безгә үзенең хатын-кызлар өчен ясалган велосипедын да җәлләмичә биреп тора! Матурлыкка, пөхтәлеккә мәхәббәт орлыкларын салуда күршебез Сабира апаның да өлеше зур кебек тоела миңа. Шуның кадәр ишле гаилә тәрбияләгән, абзар тутырып мал асраган, җиләк-җимеш үстергән, умарта тоткан, икешәр оя каз үстерергә дә, тагын әллә ниләр эшләргә вакыт тапкан, авылның мөхтәрәм, укымышлы ак әбисе бит ул!

Ә ул чакта — беренче сентябрь иртәсендә мин ул биргән чәчәк гөлләмәсен кулыма тотып, әни белән мәктәпкә киттем. Ишек төбендә елмаеп укытучы каршы алды. Чәчәкләрне аңа тапшыргач, без мәктәп эченә кердек. Бер мәктәптә без өч сыйныф укыячакбыз. Сыйныф саен дүртәр бала. Беренчегә ике малай, ике кыз керәбез. Шуңа күрә без, ике кыз, тиз генә алгы партага барып утырабыз. Тик укытуча апа яныбызга килеп, бер партада кыз һәм малай парлап утырырга тиешлегебезне искәртеп китә. Без шул чакта, бүген әле беренче тапкыр, авызларыбызны турсайтабыз. Нәтиҗәдә, күрше малае минем янга, икенче партага килеп утыра... 

Тик үтә бу кәефсезләнү! Ул көнне безнең кәефебезне бернәрсә дә төшерә алмый. Без мәктәпнең эче белән танышабыз. Икенче, өченче сыйныф кызлары безнең кием-салым, уку-язу әсбаплары белән кызыксына. Бернигә карамастан, барыбыз да бәхетле елмаешабыз!

Инде балаларым үсеп җитеп, күптән мәктәптән чыгып киткән. Үземнең дә эш урыным мәгариф белән бәйле минем. Кыскасы, күпме чәчәк букетлары әзерләгәнем, биргәнем, алганым бар. Күбесе инде хәтердән дә чыккан. Ләкин гап-гади ромашкалар тотып тәүге тапкыр мәктәпкә баруым, бөтен вак-төякләре белән, бүгенгедәй истә. Бакчада салмак кына тирбәлеп утыручы чәчкәләргә карагач, әлеге хатирәләр кабаттан күңелдә яңара...

Дамира Миннебаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев