Кече яшьтәге балаларның артык кызыксынучан, тыелган нәрсәне татып яисә эшләп карыйсы килү теләге бик көчле булуы без – өлкәннәр өчен яңалык түгел.
Шырпы алып, ут сызып уйнап, учак ягып җибәрү алар өчен иң зур шатлык.
Тик, бер рәхәтнең, бер михнәте, дигәндәй, уеннан уймак ясамау, балаларга нәрсә ярый, нәрсә ярамаганлыгын аңлату - өлкәннәрнең иң зур бурычларының берсе.