Мониторга карап ун минут утыруны ун минут буе кулны алга таба сузып тору белән чагышырырга була. Шулай торып карагыз әле сез менә! Яисә, мисал өчен, көне буе кар көрәп. Көрәк белән артыгын эшләп булмый бит. Ә күзләр белән без кирәгеннән артык эшлибез. Чөнки аларның аруын сизмибез. Күздә авыртуны сиздерүче рецепторлар юк. Дөрес, күрү вакытлыча начарланып торырга, күз аллары караңгыланып алырга мөмкин. Әмма без моны күзләрнең аруы дип кабул итмибез.