21 сентябрь көнне “Заман” яшьләр үзәгендә «Батарейка» гитара җырлары фестивале узачак. Анда катнашу өчен 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге теләсә кайсы жанрда гитаралы музыка солистлары һәм башкаручылары (авторлык, эстрада, романслар, ишегалды җырлары һәм башкалар) чакырыла.