Бакчабызда «Иң оста әкият сөйләүче» дигән бәйге оештырдык. Балалар бик теләп катнаштылар. «Шалкан», Абдулла Алишның «Чукмар белән Тукмар», татар халык әкиятләре «Өч кыз», «Төлке белән каз», «Ике ялкау» һәм башка әкиятләрне шулкадәр оста итеп сөйләделәр - театр артистларымыни! Җиңеп чыгучыларны билгеләп, истәлекле бүләкләр белән сөендердек. Конкурсыбызны төрле җырлы-биюле уеннар һәм...