«КАМАЗ-мастер» командасын каршы алырга теләсәгез
24 гыйнварда көндезге сәгатьләрдә «Бигеш» аэропортына «Дакар-2018» раллие җиңүчеләре - «КАМАЗ-мастер» командасын алып кайтучы самолет төшәчәк.
Алар 1 һәм 3 нче урыннар өчен халыкара ралли-рейды трофее булган «бедуин»нарны (күчмә гарәп) алып кайта.
Билгеле булганча, «Дакар-2018» нең 40 нчы, юбилей марафонында, йөк машиналары арасында Эдуард Николаев җитәкчелегендәге экипаж беренче урынны яулады....