19 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Татарстан приставлары ике атна эчендә алиментлар буенча 7 миллион сум бурыч түләткән
“Балаңны искә төшер – алимент түлә” акциясе республикада 27 августта башланды һәм 10 сентябрьгә кадәр дәвам итте.
-
Татарстанда ягып җылыту буенча кайнар элемтә эшли башлады
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы оештырган кайнар элемтә телефоны – 8 (843) 231-14-10.
-
Авылда мәдәният оешмасына эшкә керәчәк яшь белгечләргә пособие түләнә башларга мөмкин
Урта һөнәри белеме булганнарга – 50 мең, югары белемлеләргә 100 мең сум акча түләүне тәкъдим итәләр.
-
Кое суы
Әкият ул - ялган...Тик гадәти ялган түгел, килешәсездер. Хикмәтле ялган.
-
«Алиш һәм балалар» шәһәр бәйгесе
10 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр Чаллының 14 нче санлы китапханәсе «Алиш һәм балалар» дип аталган шәһәркүләм иҗат бәйгесе уздыра.
-
19 сентябрь - «Смайлик» туган көн
Барысы да 1982 елның 19нчы сентябрендә башлана.
-
Чаллыда «Батарейка» гитара җырлары фестивале
21 сентябрь көнне “Заман” яшьләр үзәгендә «Батарейка» гитара җырлары фестивале узачак. Анда катнашу өчен 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге теләсә кайсы жанрда гитаралы музыка солистлары һәм башкаручылары (авторлык, эстрада, романслар, ишегалды җырлары һәм башкалар) чакырыла.
-
Җәлил укулары
Ике көн дәвамында - 18-19 сентябрьдә Казанда һәм Чаллыда "Җәлил укулары" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференциядә Татарстаннан һәм чит илләрдән тикшеренүчеләр һәм музей хезмәткәрләре катнаша. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.