Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Йо­мыр­ка бәйрә­ме

Күп кенә илләрдә ок­тябрь­нең икен­че җом­га­сын­да Ха­лы­ка­ра йо­мыр­ка кө­не бил­геләп үтелә.

Дө­ресрә­ге, йо­мыр­ка ри­зык­ла­ры яра­ту­чы­лар бәйрә­ме. Белмәсә­гез, бе­ле­гез, шун­дый бәйрәм дә бар. Ап­ты­рар­лык тү­гел, йо­мыр­ка – күп ха­лык­лар­ның тук­ла­ну ра­ци­о­нын­да­гы төп ри­зык­лар­ның бер­се. Әйе, аны өнәп бе­термәгән ке­шеләр дә бар. Тик юк­ка. Әле­ге ашам­лык бик фай­да­лы са­на­ла. Йо­мыр­ка­ны иң күп ашау­чы ил – Япо­ния. Алар­ның хәт­та йо­мыр­ка­га ба­гыш­лан­ган бик по­пу­ляр мах­сус җыр­ла­ры да бар икән. Бәйрәм көн­не төр­ле ха­лык­лар­да исә йо­мыр­ка­дан төр­ле ри­зык­лар пе­ше­реп сый­ла­ну, рә­сем һәм ре­цепт бәй­гелә­ре үткәрү гадә­те яши. Без дә ка­лыш­мыйк!

 

Җиләк-җи­меш­ле ом­лет ре­цеп­ты

  • Бер че­ме­тем тоз са­лып ике йо­мыр­ка туг­лар­га.
     
  • Ур­та­ча кы­зу­лык­та та­ба­ны җы­лы­тыр­га, яр­ты ка­шык көн­ба­гыш мае һәм бе­раз ак май са­лыр­га, кы­за баш­ла­вын көтәргә.
     
  • Та­ба­га туг­лан­ган йо­мыр­ка­ны агы­зыр­га һәм ял­тын­су төскә кергән­че ике як­лап та кыз­ды­рыр­га.
     
  • Бер ягы­на төр­ле җиләк-җи­меш (мәсәлән, ал­ма, ка­ра­миләш, ба­нан һ.б.) тезәргә һәм бе­раз шикәр ко­мы си­беп, икен­че ягы белән ябып ку­яр­га.
     
  • Кай­нар ки­леш та­бын­га чы­га­рыр­га. Өс­тенә эрем­чек, җиләк-җи­меш сибәргә мөм­кин. Мон­дый иртән­ге аш­тан бер­кем дә баш тарт­мас.
  • Лилия Гыйбадуллина әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев