Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Уллар көне

Ел саен 22нче ноябрьдә дөньяда күңелле бер гаилә бәйрәме – уллар көне билгеләп үтелә.

Ел саен төрле илләрдә билгеләп үтелә торган Әниләр көне турында барыбыз да белә. Бу бәйрәм Россиядә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә. Бик киң таралган булмаса да, Әтиләр көне дә бар, аның үз тарихы.

Гаилә бәйрәмнәре тематикасын дәвам итсәк, тагын бер истәлекле көн – «уллар көне»нә юлыгабыз. Бу бәйрәмнең тарихы, һәм аны кайсы көнне билгеләп үтәргә кирәклеге ачык түгел. Россиядә һәм кайбер башка илләрдә уллар көне 22нче ноябрьдә бәйрәм ителә, гәрчә бу бәйрәмгә рәсми багышланган көн әлегә юк.


Бу көнне һәркем үзенчә билгеләп үтә яки гомумән игътибарга алмый. Гадәттә, төрле интернет-чатларда уллары булган әниләргә котлаулар җибәрелә. Бу көн уллары армия сафында яки башка көч структураларында хезмәт итә торган әти-әниләр өчен бигрәк тә кадерле.

Әмма малайлары инде үскән гаиләләр өчен дә бу дата әһәмиятле. Чөнки гаиләдә нәсел дәвамчысы, варис туу элек-электән чын могҗиза һәм чын шатлык булган. Әтиләр киләчәктә дус һәм киңәшче булыр дип уллары тууын көтсәләр, әниләр үз улларының яклаучылары һәм ярдәмчеләре булыр дип өмет итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев