Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Шагыйрь һәм журналист Госман Садәнең тууына 70 ел

Госман Садә басмада дөнья күргән өч шигъри китап авторы: «Мәхәббәт елы» (1985), «Җиләкле тәрәзәләр» (1987) һәм «Тайфун күзе» (1990).

Нигездә, ул — лирик шагыйрь. Публицистик характердагы тормыш материалын да ул тел-стиль чаралары ярдәмендә лирикага хас формаларга төреп бирергә тырыша. Тормышчан шигъри детальләр, халыкчан образы, йөгерек тел, фикер-хистә ихласлык, шигырьне композицион яктан матур һәм җиңел аңлаешлы итеп төзү осталыгы — болар шагыйрь иҗатының үзенчәлеген тәшкил итәләр. Ул шулай ук композиторлар тарафыннан көйгә салынган һәм халык арасында популярлык казанган милли рухлы «Әссәламегаләйкем», «Рамазан», «Җомга азаны» кебек җыр текстлары авторы буларак та билгеле.

Агымсулар

 

Кемгә талгын, кемгә ярсу -

Агымнарның төрлесе бар.

Агымнарга ыргылып бер,

Бөтерелеп йөрисе бар.

 

Гомер үзе мең ярсыган

Агымсудай түгелмени?

Ярларыннан ашкан сулар - 

Аның юлы түгелмени?!

 

Ләкин барлык гомерләр дә

Агым булып акмый икән;

Аргамактай ару белми,

Ярсып алга чапмый икән.

 

Тынчу күлдәй гомерләр бар - 

Анда аккош бер ямь тапмый.

Анда чишмә җыры белән

Чыңлап торган таңнар атмый.

 

Кемгә талгын, кемгә ярсу -

Агымнарның төрлесе бар.

Агымнарга ыргылып бер,

Бөтерелеп йөрисе бар.

 

Коштан төшкән күләгә

 

"Кеше барыбер кошлар нәселеннән..." Саҗидә Сөләйманова

 

Әверелә калса канат булып

Кешеләрнең әгәр куллары,

Якынаер иде... якынаер

Кош юлына кеше юллары.

 

Җирне күккә кошлар тоташтра,

Җир белән күк - якын күршеләр.

Өйрәнәләр очыш серләренә,

Очкан кошка карап кешеләр.

 

Кош булганбыз без дә кайчандыр бер...

Кош юллары керә төш булып.

...Зәңгәр күкне иңләп бер кош оча,

Күләгәсе төшә кош булып.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев