Көмеш кыңгырау

«По­черк» кө­не

Га­лим­нәр по­черк бе­лән ке­ше­нең ру­хи дөнь­я­сы ара­сын­да бәй­лә­неш бар дип са­на­ган­нар.

23нче гыйн­вар – кул­дан язу, ягъ­ни «по­черк» кө­не

Кул­дан язу кө­нен бил­ге­ләп үтү­не Язу өчен ки­рәк-ярак­лар җи­теш­те­рү­че­ләр ас­со­ци­а­ци­я­се (бу дөнь­я­да әл­лә-ни­ләр бар!) тәкъ­дим ит­кән икән. Аны икен­че төр­ле – «По­черк» кө­не дип тә ата­ган­нар. Бү­ген текст­ны компь­ю­тер­да җыю, элект­рон блок­нот­лар, элект­рон поч­та­лар  без­нең тор­мыш­ка шул­ка­дәр нык үтеп кер­де ки, күп­ләр «по­черк»­ның без­нең тор­мыш­та нин­ди мө­һим роль уй­на­вын аң­лап та бе­тер­мәс­кә мөм­кин­нәр. Әм­ма бу чын­нан да шу­лай.

Га­лим­нәр по­черк бе­лән ке­ше­нең ру­хи дөнь­я­сы ара­сын­да бәй­лә­неш бар дип са­на­ган­нар. 1875 ел­да фран­цуз га­ли­ме Жан Ип­по­лит Ми­шо­нер бе­рен­че тап­кыр «г­ра­фо­ло­ги­я» тер­ми­нын кул­лан­ган. «Г­ра­фо­ло­ги­я» по­черк аша ке­ше­нең пси­хик ха­лә­тен өй­рән­гән.  Хә­реф­ләр­нең зур­лы­гы, төз­ле­ге-авыш­лы­гы ке­ше­нең хо­лык-та­би­га­те ту­рын­да әл­лә-ни­ләр сөй­ли икән. Һәм иң кы­зы­гы – ха­рак­тер үз­гәр­сә, язу да үз­гә­рә, имеш­тер.

Уйнап кына башлаган идек...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: