Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Миллионнарча кешене әсир иткән уен

10нчы декабрь − Халыкара футбол көне

Ел саен 10нчы декабрь көнне дөньяның күп шәһәрләрендә иптәшләрчә футбол ярышлары уза. Җанатарлар тавышыннан хәтта һава да кыза шикелле бу көнне. Нәкъ шул рәвешчә миллионлаган кеше Халыкара футбол көнен билгеләп үтә. 120 миллионнан артык кешенең тормыш рәвешенә әйләнгән спорт төре инде бу. Берләшкән Милләтләр оешмасы карары белән, 10нчы декабрь Халыкара футбол көне дип игълан ителгән. 

Футбол турында кызыклы фактлар да бар. 

Күпләр футболны Англиядә уйлап табылган дип уйлый. Һәм ялгыша. Бу уен турында беренче тапкыр кытай китапларында язылган. Безнең эрага кадәр II гасырда ук кытай сугышчылары футболга охшаш  Цу Чю дигән уен уйный торган булганнар. Шул рәвешле алар үзләрен яхшы физик формада тотканнар.

Футбол буенча беренче дөнья чемпионаты 1930 елның 13нче июлендә Уругвайда уздырыла.

Ә Чаллы шәһәре 3нче гимназиясе укучысы Рәфис Минһаҗев футбол турында шигырь язган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев