Көмеш кыңгырау

Халыкара альпинизм көне

Бу дөньяда адреналиннан башка яши алмаучы кешеләр була. Алар, кагыйдә буларак, спортның экстремаль төрләре, шул исәптән альпинизм белән дә мавыга.

Альпинизм иң хәвефле һөнәрләрнең берсе исәпләнә. Шунысы игътибарга лаек – альпинистлар теләгән биеклекләрен алулары да, таулардан исән-имин әйләнеп кайтулары да бер-берсенә бәйле була. Высоцкий, мисал өчен: «Дустыңның никадәр ышанычлы булуын беләсең килсә, үзең белән тауга ал», – дияргә яраткан.

Тауга менү өчен физик яктан гына түгел, рухи яктан да зур әзерлек кирәк, диләр белгечләр. Чөнки кешене климатик шартлар, температура үзгәреше, җил, тау һавасы һәм шундый күп кенә  уңайсызлыклар сынарга мөмкин.

Тарихы

Халыкара альпинизм көне рәсми төстә 1786 елда билгеләп үтелә башлый. 1786 елның 8 августында ике швейцарияле – Мишель Габриэль Паккарда исемле доктор белән аның юлдашы – аучы Жак Бальма Альпның иң биек ноктасы булган Монблан тауларына күтәреләләр.

Дөрес, бу биеклекне яулау уе белән 20 яшьлек Гораций Бенедикт де Соссюр яна башлый. Һәм егет әлеге биеклеккә менеп җитә алган кешегә рәсми төстә бүләк вәгъдә итә. Бүләк күпләрне кузгата. Шунысы кызык, Монблан тауларына менәргә доктор Паккарданы аучы Бальма үгетли.Паккарда берничә мәртәбә кире борылмакчы була. Тик акча турында хыялланган аучы аңа кире уйларга ирек бирми.

Альпинизм Россиядә 1900 елда гына таныла башлый. 1949 елда Советлар Союзында беренче тапкыр тауга менү буенча рәсми төстә ярышлар оештырыла. Бүгенге көндә исә альпинизм туризмның бер мөстәкыйль төре исәпләнә.

Сүз уңаеннан: Россиядә промышленность альпинизмы да бар. Бу тармак өчен әзерләнүче белгечләр төзелештә эшлиләр һәм коткару эшләрендә дә катнашалар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: