Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бердәмлек көне

4нче ноябрьдә  Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. 

Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәтә. Шул уңайдан Азнакай шәһәренең 3нче “Айсылу” балалар бакчасында балалар белән “Дуслык белән көчле без!” дигән темага әңгәмә үткәрдек. Россия Дәүләт флагы белән таныштык, Россия гимны тыңладык.  Дуслык турында бик матур шигырьләр укыдык. Төсле кәгазьләрдән күмәк эш башкардык. Шөгыль балалар өчен кызыклы һәм файдалы булды.

Азнакай шәһәре, 3нче санлы "Айсылу" балалар бакчасы тәрбиячеләре Кирамова Гүзәл Ринат кызы, Калимуллина Венера Шаһәдәт кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев